Күңелләрне назлап тальян гармун моңы агыла. Бу шулай Гали авылының оста гармунчысы Дәрҗеман абый Салихов үзенең тальянында уйный. Сәхнәдә Гали авылының яшь җырчысы Ислам Кәлимуллин, туган авылы турында җырлап, халыкны Сабан туе мәйданына чакыра. Читать полностью
«ЯШЬЛӘР on-line» собрал татар из различных уголков нашей прекрасной планеты
«ЯШЬЛӘР on-line» — молодежное ток-шоу для татароязычной аудитории, где обсуждаются наиболее актуальные для молодежи темы. Вся программа проходит в неформальной обстановке, и гости передачи могут не только высказать свое мнение, но и задавать вопросы другим присутствующим. Так же ведущие приводят результаты опроса в социальных сетях на заданную тему, и каждый желающий “on-line зритель» может выйти на связь со студией через телефон или skype. Беседа разбавляется музыкальными паузами.
В этом выпуске собрались татары из различных уголков нашей прекрасной планеты.
Ярмәклеләрнең Сабан туе гөрләп узды! (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Игене барның җыры да бар
Бу көннәрдә өлкәбезнең татар авылларында яшәүчеләр шаулатып-гөрләтеп ата-бабайлардан калган ямьле Сабан туе бәйрәмнәрен уздыралар. Ярмәклеләр дә ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмне бик матур үткәрделәр. Читать полностью
Илгиз әфәнде Колючев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Илгиз әфәнде хәләл җефете Асия ханым һәм улы Илдар белән.
Кеше кайчан матур була икән?
Синдәй гөрләп яшәгәндәдер.
Кичә, 4 июньдә, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесенә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты И.И.Колючевка 75 яшь тулды. Шушы уңайдан юбиляр Самарның Җәмигъ мәчетендә тантаналы мәҗлес үткәрде. Илгиз әфәндене котларга өлкәнең һәм шәһәрнең иҗтимагый татар оешмалары, Диния нәзарәте вәкилләре, мәхәлләләр башлыклары, хезмәттәшләре, туганнары, дуслары җыелган иде. Читать полностью
«Ялкынлы яшьлек» халык ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе И.И.Колючевка — 75 яшь!
Хөрмәтле Ильгиз әфәнде!
Без Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телибез. Гомерегезне халыкка хезмәт итүгә багышлаганыгыз өчен рәхмәт әйтәсебез килә. Ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
«Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле коллективы.
«Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты И.И.Колючевка — 75 яшь!
Хөрмәтле Ильгиз әфәнде!
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклим.
Сез “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленең җитәкчесе буларак, милли мәдәният өлкәсендә бәяләп бетергесез эшләр башкардыгыз һәм башкарып киләсез, үзегезнең эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән Самарда яшәүче татарларның күңелен яуладыгыз. 44 иҗат елы эчендә сез җитәкчелек иткән ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте, коллективны татар илендә белмәгән кеше юктыр.
Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Сез – танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес, рухи мәркәзебез Казанда олуг хөрмәткә ия булган, өлкә түрәләре тарафыннан җитди бүләкләргә лаек булган ир. “Дуслык” ордены кавалеры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәрен йөртәсез, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Губерна, татар халык мәдәниятен тергезүдә зур көч куйганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре лауреаты булдыгыз. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләттебез, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Научно-документальный фильм о крымских татарах
Большая разница. Рузиль Гатин и Даниэль Кайгермазов
Самарда XXI Пресса фестивале узды/ ХXI журналистский фестиваль «Пресса-2014» прошел в Самаре (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)
31 майда Самарның Струковлар паркында XXI Пресса фестивале узды. Аны Самар шәһәр округы администрациясе белән бергә Россия Журналистлар берлегенең Самар өлкәсе оешмасы оештырды. Татар басмаларын һәм сайтларын халыкка “Бердәмлек” газетасы, “Самар татарлары” журналы, “Самар татарлары” һәм “Дуслык” интернет-сайтлары күрсәтте. Читать полностью
В Волгоградской области провели Всероссийский сельский Сабантуй (2014 год)
Представители татарского и мусульманского сообществ снова в прямом эфире ток-шоу «Универсальный формат» (29 мая 2014 года)
Cегодня, 29 мая 2014 г., вышла очередная передача «Универсальный формат» на телеканале «Самара ГИС» с представителями татарского и мусульманского сообществ.
Участники передачи рассказали о том, как прошли Сабантуи в регионе, напомнили о наступлении долгожданного благословенного месяца Рамазан.
Илдар һәм Гүзәлдән өр-яңа КЛИП — «Эх, туйлар»
Шушы көннәрдә Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың «Эх, туйлар» дип аталган җырларына клип дөнья күрде. Карыйбыз: http://www.youtube.com/watch?v=IoUJzKIM8FQ
Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Назиф Идрис улы ЕНАЛИЕВка – 60 яшь!
Хөрмәтле Назиф әфәнде!
Сезне “Бердәмлек” газетасының хезмәткәрләре, күпсанлы укучылары исеменнән юбилеегыз — 60 яшь тулу уңаеннан чын күңелебездән тәбрик итәбез.
Сез, Мордовия Республикасының гади бер татар авылында туып, татар гаиләсендә милли тәрбия алгансыз, татар мәктәбендә татар шагыйрьләренең шигырьләрен укып хозурлангансыз.
Сезнең бер гади татар малаеннан рус телен, әдәбиятын яхшы белгән галим булып китүегез күпләргә яхшы үрнәк. Мордовия дәүләт университетында доцент, кафедра мөдире буларак, булачак укытучыларны әзерләүдә сезнең эшчәнлегегез бәяләп бетергесез. Читать полностью