
Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ (уртада) Сабан туе кунаклары һәм гармунчылар арасында.
Фән Вәлиәхмәтов халык җырларын җырлап, көмеш телле тальян гармунын сыздырып уйный-уйный сәхнәгә килеп кергән чын мәгънәсендә зур артист. Гәүдәсе белән дә, тавышы белән дә сәхнәләрне тутыра ул. “Әрем исе, әрем тәме”, “Сарманай”, “Герман көе”, “Ак каеннар безне какмаслар” кебек халык яраткан җырларны сузып җибәргәндә күңелләрдә татарларның шушындый алыптай ирләре, талантлы җырчылары булуы, шулар булганга халкыбыз моңнары гасырларда яшәве белән горурлана башлыйсың. Менә быелгы Самара Сабан туенда янымда утыручы ак яулыклы бер апа: “Мин бүген Сабан туена Фән Вәлиәхмәтовның килүен ишетеп бик шатландым һәм махсус аны тыңлар өчен килдем. Ә моңача оныгым Казаннан алып кайтып биргән кассетасын әйләндереп юанырга туры килә иде”, — дип сөйләп торган иде. Ялгыш сүз кушкан апа да аның “фанаткасы” булып чыккач, мәйданда андыйлар күптер дип уйлап, Фән Вәлиәхмәтовтан интервью алырга булдым. Читать полностью →