Сабан туйлары тәмамланды, дип уфтана гына башлаган идек, милли бәйрәмебез янә милләттәшләребезне бер мәйданга җыя. 21 августта Сабан туе Самарада яңа форматта – Идел өстендә теплоходта үтәчәк. Бу үзенчәлекле бәйрәмдә тамашачыны нинди сюрпризлар көтә?
Сабан туен Идел өстендә оештыручыларның берсе — Әлфия Хәбибуллина белән элемтәгә кереп, самаралыларны кызыксындырган кайбер сорауларга җавап алдык.
- Әлфия ханым, әлеге проект белән җентекләбрәк таныштырып үтсәгез иде.
- Казанда музыкаль теплоходлар белән без инде 15 ел шөгыльләнәбез. Аның идея авторы “Болгар” радиосының алып баручысы, “Азан” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзерахманов. Быел Татарстан башкаласы белән генә чикләнмичә, киң илебезнең татарлар яшәгән төрле төбәкләренә дә чыгарга булдык. Чөнки җәй көне концерт сезоны тәмамлана, милләттәшләребез бу вакытта үз телендә аралашуга, җыр-моңга сусый башлый. Ә теплоход ул киң аралашу урыны! Концертларда сәхнәдән генә күргән артистлар белән алар монда рәхәтләнепаралаша-сөйләшә алалар!
- Самара тамашачысы кайсы артистларны күрү бәхетенә ирешәчәк?
- Самара тамашачысына бу проект бик ошады, без инде сезгә икенче тапкыр киләбез бит. Үткән килүебездә самаралылар җырчы Илназ Бах белән очрашканнар иде, ә бу юлы Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар булачак.
- Сабан туе дигән сүзне ишетүгә милли уеннар күз алдына килеп баса. Бу юлы теплоходта уеннар үткәрелерме?
- Әлбәттә! Алай гына түгел, уеннарда катнашучыларга Казаннан алып килгән бүләкләрне дә тапшырачакбыз!
- Гомумән, тамашачыны нинди сюрпризлар көтә?
- Сюрпризлар булачак, әмма, барысын да ачып салмыйк әле, килгән тамашачы үзе күрер.
- Сәяхәт ничә сәгатькә сузылачак?
- 5 сәгать буена рәхәтләнеп уйнап, биеп, җырлап күңел ачачакбыз!
- Үзенчәлекле Сабан туе бәйрәмен кайсы төбәкләрдә уздырырга өлгердегез инде?
- Сембер, Самара, Волгоградта булган идек инде, алда Санкт-Петербург, һәм, әлбәттә инде, Казан. Әйткәнемчә, Самара белән Сембергә (Ульяновскига) тамашачы соравы буенча, кабат барабыз. Билетлар сатылып беткән дә инде.
Самара тамашачысын без актив, җыр-моң яратучы буларак беләбез, яратабыз. Киләчәктә дә күңелле, җылы, матур очрашулар насыйп булсын иде.
Әңгәмәдәш — Рәфыйк НУРИЕВ.
Просмотров: 1149