Тумышы буенча Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылыннан булган Ригил КУРМАЕВны Самарада белмәгән кеше аздыр, мөгаен. Актив егет үзен “Яктылык” татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыганда ук күрсәтә башлый. Төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулаган. Мәктәп тормышына битараф булмаган үткен укучыны җирле милли иҗтимагый оешмалар күреп алып, үз сафларына җәлеп итәләр. Шулай итеп, Ригил “Туган тел” оешмасы вәкиле булып китә. “Бердәмлек” газетасының әбүнәчеләре аны газетабыз оештырган рәсем, инша бәйгеләрендә катнашучы буларак та хәтерлиләрдер әле. 2000 еллар башында Самарада бер генә милли чара да аның катнашыннан башка узмаган, дисәм дә ялгыш булмас — Сабан туйлары, Сөмбелә, Нәүрүз халык бәйрәмнәре, “Самара гүзәле” конкурсы, татар дискотекалары уздыру, Татарстан оештырган милли чараларда катнашу Ригил Курмаев тормышының зур өлешен биләп ала.
Еллар узган саен заманалар үзгәрә бара. Көнкүрешебезгә интернет килеп керү белән безнең героебез, дуслары белән бергә, социаль челтәрләр аша милләттәшләребезне берләштерү белән шөгыльләнә башлый. Бу юнәлеш тә бик уңышлы гына эшләп китә. Ул арада Ригил, Самара дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, олы тормышка аяк баса, гаилә корып җибәрә. Көндәлек мәшәкатьләр аны иҗтимагый оешмалар эшчәнлегеннән ерагаерга мәҗбүр итәләр. Әмма Ригил алардан бөтенләй аерылмый. Бала чактан җәмгыятькә, халкына файдалы булып яшәргә күнеккән егет бүген дә дөньяга карашын үзгәртмәгән. Сирәк кенә булса да милли иҗтимагый эшләрдә катнашырга вакыт таба һәм, белеме буенча юрист буларак, авыр хәлдә калган кешеләргә юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.
Читать полностью →