“Тортларымны “бисмилләһ” әйтеп пешерәм”

IMG-20220828-WA0038“Тортларымны “бисмилләһ” әйтеп пешерәм, шуңа күрә алар уңалар да”, — ди кешеләрне татлы ризыклар белән шатландыручы яшь милләттәшебез — Җәмил кызы Юлия Волкова.

Югары уку йортын тәмамлагач, җәмәгатьчелек белән элемтәдә торучы белгеч почтада логист булып эшләгән. Икенче улын табып, янәдән декрет отпускасына киткәч, торт пешерү серләренә өйрәнә башлаган ул.

Ике ел эчендә кулын шомартып, тәҗрибә туплап, искиткеч матур итеп бизәлгән, тәмледән-тәмле тортлар ясаучы остага әйләнгән Юлия. Аның тортлары бер-берсен кабатламый, бизәү ягыннан да, тәме буенча да һәрберсе үзенчәлекле. Чөнки эше конвейерга салынмаган, шуңа күрә иҗат итәр өчен мөмкинлеге бар.

- Тортлар пешерү идеясы ничек барлыкка килде? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

- Бервакыт иремнең әбисенең туган көненә бардык. Бәйрәм уңаеннан каенанам баллы (медовый) торт пешергән иде. Ул миңа шулкадәр ошады ки, аны үзем ясап карарга булдым. Рецептын алып,  бабамның туган көненә беренче тортымны пешердем. Бизәлеше гади генә булса да, бик тәмле килеп чыкты һәм барысына да хуш килде.

Бу мине канатландырып җибәрде. Шулай әкрен генә интернеттан торт пешерү серләрен үзләштерә башладым. Төрле мастер-класслар карый идем. Осталардан түләүле дәресләр дә, рецептлар да алдым. Шулай үзлегемнән өйрәнеп киттем, — дип сөйли Юлия.

Башта үзләре, якыннары, туганнары, дуслары өчен пешерә ул. Аннары иптәшләре: “Тортларың бигрәк тәмле дә, матур да, нигә аларны заказга ясамыйсың?” – дип тәкъдим итәләр.

- Беренче заказ бирүчеләрем нәкъ дусларым иде. Иптәш кызым баласының туган көненә торт пешерергә сорады. Аны мультфильм персонажлары белән бизәдем. Шуннан соң алар: “Бүтән кибеттән торт сатып алмаячакбыз!” — диделәр (елмая).

Тора-бара, бер-берсеннән ишетеп, башка заказ бирүчеләр дә барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә үз битемне алып барам, аннан да күреп беләләр, — ди милләттәшебез. 

 - Беренче мәлләрдә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде? – дип сорыйм үзеннән.

- Килеп чыгармы икән, дип бик борчыла идем. Торт тәмле дә, тигез дә, матур итеп бизәлгән дә булырга тиеш бит. Ул беренче карашка гына җиңел кебек. Әмма бу эшнең нечкәлекләре бик күп! Шул ук крем төрле температура йогынтысы астында үзгәрергә мөмкин. Суыткычта ул яхшы сакланачак та бит, ә менә юлда нишләр. Шуңа күрә барысын да алдан җентекләп уйлап эш итәргә кирәк.

Мастикадан фигуралар ясавы да баштагы чакларда авыррак булды.

Хәзер инде, Аллаһыга шөкер, тәҗрибәм дә артты, кул да шомара төште.

- Иң яратып пешерә торган тортың нинди?

- Яңа елга чыршы формасындагы тортлар, шикәр ширбәте (глазурь) ярдәмендә бияләй, кыш бабай, кар бабай (снеговик), кар бөртекләре сурәтләре төшерелгән прәннек-печеньелар ясарга, аларны матур итеп төргәкләргә ошый миңа. Өйдә бәйрәм рухы хөкем сөрә, күңелдә тылсымлы хисләр уяна, кәеф күтәрелеп китә.

- Димәк, син тортлар гына түгел, ә прәннек-печеньелар да пешерәсең?

- Әйе, капкейклар, трайфллар, кекслар да пешерәм.  Аларга кешеләр бәйрәм уңаеннан гына түгел, болай чәй янына гына да заказ бирәләр, чөнки күпләрнең химия кушып җитештерелгән татлы ризыкларны кибеттән сатып аласылары килми. Ә мин тортлар, прәннек-печеньелар ясаганда бары тик табигый, югары сыйфатлы ингредиентлар кулланам.

- Тортларны бизәр өчен идеяларны кайдан аласың, кайдан илһам туплыйсың?

- Идеялар үзеннән-үзе барлыкка килә. Тирә-яктагы гүзәллекне күрә белергә кирәк. Балалар белән урамда йөргәндә дә мин һәрвакыт матурлыкны күзаллыйм. Табигать илһамландыра. Интернетта берәр нинди искиткеч рәсем күреп аласың. Гомумән, гел уйланып, фантазияне эшләтеп торырга туры килә.

Мин үз-үземә бик таләпчән. Пешергән ризыкларым тәм буенча да, бизәлеш ягыннан да идеаль булырга тиеш.

- Әзер рецептларны үзгәртәсеңме, үзеңнән берәр нәрсә өстисеңме?

- Әйе, кайчакта ниндидер ингредиент өсти алам. Әмма гадәттә технологик карталар буенча пешерәм. Ә менә инде тортны бизәгәндә иҗат өчен киң мөмкинлекләр ачыла.

- Нинди тортларга ешрак заказ бирәләр?

- Балаларының, якыннарының туган көннәренә.

- Татлы ризыкларны пешерүдә үз серләрең бармы?

- Әйе, бар, әлбәттә. Тик аларны берсенә дә чишмим (көлә).

- Нинди тортың белән горурлана аласың?

- Ике яруслы, 6,5 килограммлык тортым белән горурланам. Аны, тере чәчәкләр белән бизәп, юбилейга пешергән идем. Ерак юлны узып та, ул бик яхшы сакланды.

IMG-20220828-WA0003

Ике-өч яруслы тортларны ясавы күпкә авыррак. Бик күп нечкәлекләрне, нюансларны күздә тотарга кирәк.

- Нинди заказ аеруча исеңдә калды?

- Туйга чәчәкләр арасында кәләш белән кияү фигуралары сурәтләнгән тортка заказ биргәннәр иде. Ул чәчәкләрне мастикадан ничек итеп дөрес ясарга кирәклеге турында өч көн уйланып йөрдем (көлә). Таҗ яфракчыкларын бер-берсенә туры китереп, тигез итеп формалаштырырга кирәк иде. Аллаһыга шөкер, чәчәкләрем тере кебек килеп чыкты.

- Тортлар пешерү синең өчен кәсепме әллә иҗатмы?

- Иң беренче чиратта, иҗат. Кешеләрнең минем хезмәтемнән канәгать булып калуы, елмаеп, рәхмәт әйтүләре илһам өсти. Бигрәк тә балаларның ничек шатланганын күрсәгез икән! Шуларның барысы да минем өчен зур бүләк, сөенеч, иҗат җимешләремә югары бәя булып тора.    

-  Теләсә кем, синең кебек, торт пешерү остасы була аламы әллә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт кирәкме?

- Теләсә кем өйрәнә ала, дип саныйм, тик моның өчен, иң беренче чиратта, ихлас теләк кирәк. Әлеге максат белән янарга тиеш син. Һәм, әлбәттә инде, сабырлык таләп ителә.

Мин эшемне бик яратып, җанымны биреп башкарам. Төн уртасында уянып, тегеләй ясасам, ничегрәк булыр, болай итсәм, яхшырак түгелме икән, дип уйланып яткан чаклар да күп.

IMG-20220828-WA0035 IMG-20220828-WA0034 IMG-20220828-WA0012 IMG-20220828-WA0010 IMG-20220828-WA0001

- Юлия, ике малай тәрбиялисең. Вакытны ничек җиткерәсең?

- Иремә мең рәхмәт. Ул миңа һәрнәрсәдә дә ярдәм итә. Торт пешерү өчен кибеттән кирәкле ингредиентларны да алып кайта. Балалар белән дә шөгыльләнә.

Заказлар күп булганда төнлә эшләргә дә туры килә.

IMG-20220828-WA0007

- Сине акыллы, тәртипле кыз буларак беләм. Бу – әти-әниең тәрбиясенең нәтиҗәседер? Аларның нинди үгет-нәсыйхәтләрен күңелеңә сеңдереп, үтәп яшисең?

- Барлык яхшы сыйфатларны сеңелем Румия белән миндә әтиебез Җәмил, әниебез Роза, бабабыз Касыйм, әбиебез Мәдхия тәрбияләделәр. Алар безне мәрхәмәтле, эш сөючән, ярдәмчел, сабыр булырга, кешеләргә хәлдән килгәнчә булышырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләрне үпкәләтмәскә өйрәттеләр. Барысын да үз үрнәкләрендә күрсәтеп үстерделәр.

Кызганычка, әти генә быел вакытсыз вафат булды шул.

Ә татар телендә сөйләшкәнем өчен мин әти-әниемә һәм бабама, әбиемә аеруча рәхмәтле. Гаиләбездә һәрвакыт ана теле яңгырады. Бездә “мама”, “папа” сүзләре ишетелмәде, “әтием”, “әнием”, “әбием”, “бабам”, дип эндәштек.

Әби-бабай кечкенәдән догалар өйрәттеләр, динебезгә мәхәббәт тәрбияләделәр.

Ана телемне белүемә шатланам, татар кызы булуым белән горурланам! Улларымда да телебезгә, милләтебезгә, Исламга, гореф-гадәтләребезгә сөю хисен сеңдереп үстерергә тырышам.

IMG-20220828-WA0006 IMG-20220828-WA0023 IMG-20220828-WA0038

- Синең өчен гаилә яисә карьера мөһимрәкме?

- “Мөселманның көймәсе елганың уртасыннан барырга тиеш”, диләр. Динебез Ислам буенча да уртадан бару хәерле. Икесе дә мөһим. Әмма татар халкында гомер-гомергә хатын-кыз гаилә учагын саклаучы булган. Гаиләбез – безнең терәгебез, тормышта иң мөһиме, дип саныйм.

- Синең өчен бәхет нәрсәдә?

- Якыннарымның исән-сау, янымда булуы.

- Нинди планнар белән янып яшисең?

- Тортлар пешерүдә осталыгымны камилләштерергә, тәҗрибәмне баетырга телим. Гомумән, бер урында торырга ярамый, һәрвакыт үсештә булырга кирәк, чөнки бу өлкәдә даими рәвештә яңалыклар барлыкка килә. Шуларны күзәтеп, өйрәнеп, кулланып тору мөһим.

Шулай ук антигравиацион тортлар ясарга өйрәнергә хыялланам.

- Уй-ниятләреңә ирешергә язсын, Юлия!

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (36), 2022 ел.

 

Просмотров: 739

Комментирование запрещено