Салават Миңнеханов шоу-бизнес турында китап яза

news_1797Танылган җырчы Салават Миңнеханов шоу-бизнес законнарына, сәхнә арты тормышына багышланган китап яза башлаган.

«Мине тамашачы җырчы буларак кына белә. Ә мин бит әле клиплар да төшерәм, продюссер буларак та эшлим. Шуңа да шоу-бизнес тормышын яхшы беләм дип уйлыйм. Сәхнә – ул наркотик. Анда бер менгән кеше тиз генә китә алмый. Сәхнә кешене гел үзенә тартып тора. Менә шул сәхнә тормышы турында китап яза башладым әле», дип бүлешкән Салават Миңнеханов «Туйлар.ру» хәбәрчесе белән.

Жанна Фрискеда яман шешнең соңгы стадиясе

news_1795Бөтен Россия Жанна Фрискеның сәламәтлеге турында борчыла. Кичә аның ире яман шеш турындагы сүзләрнең дөрес булуын Беренче каналда раслады.
Табиблар  җырчыда әлеге зәхмәт яшәрү буенча косметология процедуралары ясаганнан соң килеп чыккан булырга мөмкин дип белдерә.
Германиягә китешли аэропортта төшерелгән фотода каталкада ятучы авыру кешенең Жанна Фриске булуына ышануы да кыен, кызганычка каршы.

Гүзәл Уразова тере чәчәкләрдән үреп ясалган күлмәк кияргә хыяллана

news_1794Җырчы Гүзәл Уразова татар эстрадасында сәхнә киемнәре белән аерылып тора. «Мода атыннан куып булмый, модадан алда барырга гына була» дип кабатларга яраткан Гүзәл Уразова кием сайлауга бик җитди карый. Сәхнә киемнәрен дә ул үзе уйлап таба. Тегүчеләргә исә Гүзәлнең идеяләрен тормышка ашырасы гына кала.

Модадан алда бару дигәннән, әлегә кадәр чит ил һәм рус эстрадасы җырчыларын гына «балкыткан» светодиодлы күлмәкне дә татар сәхнәсенә иң беренче булып Гүзәл Уразова киеп чыкты. Анысы да үз идеясе иде. Инде җырчы тере чәчәкләр белән бизәлгән, чәчәкләрдән үреп ясалган күлмәк кияргә хыяллана, дип яза җырчының официаль сайты. Читать полностью

Иркәнең иске Яңа ел төнендә икенче кызы туган

Әлеге шатлыклы вакыйга белән Иркә «Ирек мәйданы» газетасы белән бүлешкән. Бала 14 гыйнвар көнне иртәнге 5 сәгать 20 минутта дөньяга аваз салган. Кызның авырлыгы — 3 кг, буе — 51 см. Сабыйга Әминә дип исем кушарга уйлыйлар. Читать полностью

Гульназ Сафарова: «Я плакала, когда говорили, что я пробилась благодаря папе»

436.jpg

С Искандером Хайруллиным

Самая популярная татарская теле- и радиоведущая в интервью ГАЗЕТЕ «БИЗНЕС Online» рассказала, чего она больше всего боится и какой она себя видит через пять лет Читать полностью

Алсу әтисенең юбилее уңаеннан җыр иҗат иткән (КЛИП)

news_1780Танылган җырчының әтисенә 6 гыйнвар көнне 60 яшь тулган. Алсу дөньяда иң кадерле кешеләрнең берсенә бүләкне бик озак эзләгән һәм нәтиҗәдә “Дочь отца” исемле җыр иҗат иткән. Әлеге җырга төшерелгән клипны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез. Читать полностью

Рената Литвинова Земфирага КЛИП төшергән

Земфира Рамазанова «Жить в твоей голове» җырына клип тәкъдим итте. Ул аны рәсми сайтына һәм YouTube аккаунтына урнаштырган.

Режиссер һәм төп рольне башкаручы — Рената Литвинова. Читать полностью

Гүзәл һәм Илдар белән ихлас әңгәмә (ВИДЕО)

img056Шушы арада җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов «11 нче сезон» дип аталган концерт программасы белән Россиянең төрле төбәкләрендә гастрольдә йөри. Концерт араларында алар Уфада эшләп килүче «Туган тел» каналына ихлас һәм эчкерсез әңгәмә биргәннәр. Карыйбыз: Читать полностью

Олимпиада утын Салават та тотып чапкан (ФОТО)

news_1768«Бу — минем тормышымда иң мөһим 200 метр», — дигән Зәкиеч журналистларга Олимпиада утын тотып чапкан дистанциясе турында. Читать полностью

Зәңгәр ат елы! (Йолдызнамә)

news_9040Яңа ел “чабулый”! Чабуламыйни, Ат елы ич! Зәңгәр агач ат елы безгә нәрсәләр алып киләчәк? Йолдызлар бу җәһәттән ниләр сөйли? Читать полностью

Яңа ел балдагы

кольцоМаҗаралы кыйсса

Дәртле аһәңнәрен яң­гы­ратып, Кремль курантла­ры җиһанга Яңа ел килүен хәбәр итеп суга башла­ды. Шау-гөр килгән яшьләрнең Яңа ел теләкләре, әфлисун суы тулы стаканнарның шатлыклы-шаян зеңгелдәүләре аны тагын да тылсымлырак авазлар белән бизәп, ямьләндереп җибәрде. Читать полностью

Алсу раскрыла рецепты своей сияющей кожи

alsuПевица Алсу всегда находится в прекрасной форме. Даже после родов артистка совсем не изменилась. Оказывается, у звезды есть несколько правил, которые помогают ей всегда выглядеть потрясающе. Читать полностью

Дилә Нигъмәтуллина кызын күкрәк сөтеннән аера алмый

news_1754Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинәгә 1 яшь тә 9 ай булган. Әлегә ул балалар бакчасына йөрми. Шунлыктан Дилә дә артык иҗат белән шөгыльләнә алмый. Әле Сәфинәнең күкрәк сөтеннән дә аерыласы килми икән.

 «Бүген-иртәгә дия-дия сузыла. Имәргә бик ярата, гел килеп ябыла, җәллим, сабыйны интектерәсем килми. Ничекләр аерасы булыр инде?!», дип белдергән Дилә Нигъмәтуллина «Ирек мәйданы» газетасына.