Бар бит бу дөньяда шундый эшлекле, курку белмәс, горур җанлы, Аллаһының берлегенә ышанып, башкаларны да шуңа инандырып яшәтүче кешеләр. Илаһи Ходаем, андыйлар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калыйк. Хак динебезне халык арасында танытуга, үстерүгә үз көчләрен жәлләмәгән милләттәшләремне очратып сөйләшү — үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза.
Сүз Новокуйбышевски шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе, имам-хатыйб Әхмәткәрим Сәгыйрь улы Минекаев турында. Җиргә нык басарга, үтемле сүз әйтергә әтисеннән өйрәнгән абыебыз моннан нәкъ 16 ел элек татар җәмәгатьчелеге каршында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. Өч меңнән артык мөселман кардәшләребез яшәгән шәһәрдә нигә мәчет төземәскә?! Ләкин бу артык җаваплы эшне ялгызы ерып чыга алмас, дигән сүзләр халык арасында йөрмәде түгел, йөрде. Читать полностью →