Күңелсез хәбәр. Татар авылларының тарихы, исемнәренең килеп чыгышы турында чатнатып сөйләп бирә алган кеше — Фирдәвес Гарипова вафат. Укучыларыбызга «Ирек мәйданы» газетасында чыккан интервьюны тәкъдим итәбез.
Аны бу өлкәдә татар дөньясындагы төп белгеч дип атарга мөмкин. Әлеге эшкә чын мәгънәсендә гомерен, сәламәтлеген биргән. Фәнни тикшеренүләр уздырып, төннәр буе хезмәтләр язып, хастаханәгә эләгеп, ул чак кына үлемнән кала. Ләкин бүгенгә кадәр башлаган эшенә тугры. Аның хезмәтләре даими рәвештә “Казан утлары” журналында басыла. Фирдәвес апа татар авыллары тарихына багышланган берничә китап, дистәләгән монография язган. Аның һәр татар саласы турында бөртекләп җыйган мәгълүматлары алтынга тиң. Читать полностью