Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы каршында “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте барлыкка килде
Хәер, “Ак калфак”лар Самара өлкәсе өчен яңалык түгел. Хатын-кызлар егерменче гасыр ахырында да, егерме беренче гасыр башында да оешып алганнар иде бит инде. Тик ул оешмаларның эшчәнлекләре нишләптер бик тиз сүрелде. Самара татарлары тарихы белгече Шамил Галимов бу хәлне болайрак тасвирлый: “Беренче оешма җитәкчесе үзе эшләргә теләмәде, ә икенчесенә бирмәделәр”. Шулай да, Самара өлкәсендә татар хатын-кызлары оешмасы юк, дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Халыклар дуслыгы йортында менә берничә ел инде “Мин-ниса” оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Аның җитәкчеләре Мәрбия Сафина һәм Наилә Әбделганиева хатын-кызларыбызга дин белемен генә өйрәтеп калмыйлар: “Мин-ниса”га йөрүчеләр чын мөселманча, татарча киенү, мөнәҗәтләр әйтү серләренә төшенәләр, күңелләре тулганда күмәкләшеп җырлап та җибәрәләр, дөнья, гаилә темаларына сөйләшеп утыралар, бер-берсенә төрле киңәшләр биреп ярдәм итешәләр. “Безнең шәкертләребез укучылар гына түгел, ә чын мәгънәсендә хатын-кызлар оешмасы һәм без бергәләп мәчет эшләрендә актив катнашабыз”, — дип сөйлиләр остазлар. Читать полностью →