Камышлы районының Мәдәният йортында Иске Ярмәк авылының гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тууына 102 ел тулуга багышланган икенче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале булып узды.
Иртәнге сәгать 10 да сайлап алу туры башланып, ул төшке ашка кадәр дәвам итте. Программаны бик матур, эчтәлекле, саф татар телендә район мәдәният бүлеге хезмәткәре Алсу Шәкүрова алып барды. Читать полностью