♦Фәхретдин Канюкаев һәм Минәхмәт Хәлиуллов позицияләреннән чигенмәделәр һәм корылтай татарларга кирәкми, диделәр ♦
25 январьда Самараның “Яктылык” мәктәбендә уздырылган “Самара татарларының каймагы” җыелышында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самара татарларының корылтаен уздыру мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Күпчелек халык, чыгыш ясаган барлык оешмаларыбызның җитәкчеләрен тыңлаганнан соң, “корылтай өчен”, ә өлкә автономиясе “каршы” тавыш бирде. “Дуслык” һәм “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары тавыш бирүдә катнашмадылар, чөнки җыелыштан чыгып киткәннәр иде.
12 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортындагы утырыш татар оешмаларын берләштереп, корылтай уздыру мәсьәләсендә бер фикергә килү өчен җыелган иде. Аны башлап җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин татар оешмаларын бердәм булырга, киңәшеп эшләргә өндәде. Читать полностью →