Тату гаилә — бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. “Агач — яфрагы, кеше хезмәте белән матур”, ди халык. Язучы Ф.Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “Бу дөньяда адашмыйча — саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Дөрес, тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң? “Без шушы сорауларга җавап эзләп авылыбызның социаль реабилитация бүлегендә көндез ял итү, дәва чаралары алучы лаеклы ялдагы ветераннарыбыз янына иң шәп хуҗалык алып баручы үрнәк гаиләләрне чакырдык. Минсәлих һәм Мөхлисә Зариповлар, Нәгимулла һәм Зәлифә Гәрәевлар, Тәбрис һәм Фәния Вәлиәхмәтовлар һәм Гөлсинә Галиуллина бәйрәмебезнең иң түрендә утырдылар. Читать полностью →