Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбе быел юбилейга әзерләнә. Шул уңайдан мәктәбебезнең тарихы, аның элеккеге һәм хәзерге укытучылары турында “Бердәмлек” битләрендә язарга уебыз бар. Беренче язмабыз – мәктәп турында.
Гали авылында 1860 елларда ук мәдрәсә булган. Анда авыл кешеләре генә түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар да дин гыйлемен өйрәнгәннәр. Бу мәгълүматны авыл музеенда сакланучы архив документларыннан табып алдык. Димәк, авылдашларыбыз, ким дигәндә, 150 ел белем үзләштерәләр, булып чыга түгелме? Читать полностью