Хатын-кыз нечкә хисле, йомшак холыклы иркә зат, дип әйтергә яраталар. Ай-һай, алай микән? Камышлы районы, Яңа Усман авылында яшәүче Сания Барый кызы Җиһаншина сөйләгәннәрне тыңлыйк әле.
- Без яшь чакта заманалар бик авыр иде бит, — дип башлады сүзен Татарстанның Лениногорск районындагы Яңа Иштирәк авылында туып үскән Сания апа. — Колхозда эшләгәндә акча түләү дигән нәрсә юк иде. Эшләгән хезмәт көннәрен язып баралар да, көзен, уңышлар җыелып беткәч, шул эш көннәре исәбенә икмәк белән түлиләр иде. Читать полностью