Мөнәвәрә апаның сөйләме чын мишәрчә – каты булса да, үзенчәлекле көй кебек яңгырый. Пенза татарыдыр, дип уйладым башта. Юк, Ульян өлкәсеннән икән. Быел 90 яшен тутырып килүче бик хәрәкәтчән бу апа, тормыш иптәше Иннәтулла абый белән бергәләп, Самарның Комсомольский һәм Куйбышев урамнары чатындагы үзләреннән дә борынгырак өйдә яшиләр. 1870 елларда төзелгән дүрт катлы бу йорт, Мөнәвәрә апа кебек үк, нык һәм хәтерле. Ләкин күпне күргән йорт үзе турында берни дә сөйли алмаса, Мөнәвәрә апаның хәтер төпкелләреннән бөтен илебезнең дә, Идел буенда яшәүче татарларның да тарихын эзләп алырга мөмкин…
Алдан сөйләшенгәнчә, әле генә җепшек кар явып үткән шәһәрне буеннан-буена узып, хәлдән таеп, Мөнәвәрә апаларның фатирына барып кергәндә, аның чәе кайнап утыра иде инде. Юеш аякларымны күреп, ул шундук чишендерде, җылы тәпечмәкләрен китереп тоттырды, кайнар кофе салып бирде: «Шикләнмә, кызым, шикләнмә. Чинаякларым чиста, юып кына куйдым әле. Шикләнмичә эч», – дия-дия өстәл янына утыртты. Аның шушы сүзләрен ишетү, елмаючан йөзен күрү мине бөтенләй йомшартып җибәрде. Үземнең әбиемнең сөтле чәйләре, йомшак кабартмалары искә төшеп китте. Шулай инде, бер чор кешеләре бит алар, Совет чоры башындагы бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган хатыннар…
Мөнәвәрә апа Иске Кулаткы районындагы Иске Атлаш авылында туган. Авыл зур булуына карамастан, татар халкы бик начар яшәгән анда. «Кайбер йортларда гына чиста икмәк ашыйлар. Күпчелеге исә начар сыйфаттагы арыш онына шундый ук начар тары оны кушып ипи сала. Иске Атлаш татарлары ашый торган ризык хайваннар ашый торган боламыкны хәтерләтә», – дип яза 1870 елгы ачлык отчетында Саратов губернасы жандармерия идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Н.П. Пекарский. Ул елларда биредә Мөнәвәрәнең әбисе белән бабасы яшәгәннәр. Бабайны, алты баладан аерып, 1868 елгы Рус-төрек сугышына алалар. Ул аннан Нәфисәсенә бүләккә дип бик шәп сандык алып кайта. Өйдәге бердәнбер яхшы әйбер шушы музыкаль сандык була, ә аның ачкычы – гел әби кесәсендә. Сандык ачылганда яңгыраган чыңлы көйне Мөнәвәрә апа әле дә яхшы хәтерли. Тик ул сандык бабай кулына хәерле сәгатьтә төшмәгән, күрәсең…
1932 елда Иске Атлашта хәллерәк хуҗаларны кулакка чыгарулар, эзәрлекләүләр башлана. Печәннәр сарай башларына тутырылган, бәрәңгеләр базга төшерелгән сентябрьнең җилле бер көнендә кемдер, коммунистларга үч итептер инде, авылның дүрт башыннан ут төртә. Салам башлы өйләр, берсеннән-берсе кабынып китеп, дөрләп яна башлыйлар. Бу вакытта 8 яшьлек Мөнәвәрәнең әбисе (ә бабай сугыштан кайткач, үпкә чиреннән үлеп киткән инде) авылның башка очында кунакта, әнисе Мәфтуха кырда эшли. Өйгә хуҗа булып калган Мөнәвәрә үзеннән кечерәк энеләрен һәм сеңелесен ут капкан өйдән өстерәп чыгара да, нишләргә белмичә аптырап, яна башлаган салам түбәгә карап тора. Менә йортка чәче-башы тузган әбисе йөгереп керә дә, «Аһ!» иткәнче яна торган өйгә кереп китә. Күршеләр дә әбинең утка кереп киткәнен күреп калганнар икән. Ирләр йөгереп килеп, аны тартып чыгарганда чәче, камзолы, бите яна башлаган була инде. Шушы хәлдән соң әби сукырая. Каһәр суккан сандыкта Мөнәвәрәнең әткәсе һәм аның бертуган ике энесе эшләп, яңа өй салырга җыйган акчалары сакланган икән. Янгыннан соң акча да, иске өй дә калмый, баздагы бәрәңге дә пешә, келәттәге игеннәр дә, янып, көл була…
Шулай итеп, зур гаилә йортсыз, акчасыз, печәнсез һәм игенсез кала. Берничә йорт аша гына яшәүче Хәмзиннар шушы биш кешене үзләренең келәтләренә кертәләр һәм, каңгыр башларына урын тапканчы, ашатып торалар. «Базда пешкән бәрәңгебезне алып чыгып ашый идек», – дип искә ала Мөнәвәрә апа.
Әбинең өч малае да бу вакытта читкә эшкә киткән булалар. Алар кайтып, аянычлы хәлне белгәч, Самарга, ятим калган Мәфтуханы үстергән агалары Хәсән Алмакаевларга барырга мәҗбүр булалар. Ул үзе дә бит, киң күңелле кеше буларак, хат саен: «Килегез, килегез!» – дип өзелеп дәшә.
- Оборона (хәзерге Алексей Толстой) урамындагы 35 санлы йортка килеп төштек. Карасак, барактагы 14 метрлы бүлмәдә Алмакай абый үзе, хатыны һәм өч баласы яши. Без – сигезәү. Табылды урын, кызым, – дип хатирәләрен дәвам итә Мөнәвәрә апа. – Түшәм астында балаларга сәндрә ясап куйдылар. Олыларга иелеп йөрергә туры килә иде. Ә кечкенәләр, төшмичә дә, өстә яталар. Төшеп, кая барасың – өскә кияргә кием, аякка итек юк. Ә без, олыраклар, идәнгә тезелешеп ята идек.
Ирләр, Алмакай агаларының улы Мөхәммәт эшли торган 11 төзү трестына эшкә урнашып, бераз эшләгәч, гаиләгә 7 метрлы бүлмә бирелә. «Аллага шөкер, үз почмагыбыз булды. Әбигә агач карават ясап куйдылар, әти белән әнигә чаршау артында урын табылды, ә без, гадәттәгечә, идәндә».
Шулай 1936 ел да узып китә. Мөнәвәрә тугыз яшендә Куйбышев урамы, 22 адресы буенча урнашкан 26 санлы башлангыч татар мәктәбендә укый башлый, латин графикасы буенча татар телендә укырга һәм язарга өйрәнә. Ә укудан бушаган вакытларында әнисенә «Хаят» артелендә эшли торган Алмакай абыйлары китереп бирә торган галошларны ямарга булыша. Хәзерге яшьләргә бу сәер тоелырга да мөмкин. Ләкин утызынчы елларда галош ямый торган артель дә булган. Машина тәгәрмәче камерасыннан кисеп алынган ямаулыкны башта рашпиль белән нечкәртәләр, аннары наждак белән тигезләп чистарткач, клей белән ябыштырып куялар. Менә бу гаиләдәге балалар да кайсы галош юа, кайсы камера кисә, кайсы ямый…

Әтисе
- Әтием Әбүшаһман Әхсәнов һәм аның энеләре, заманына күрә, укымышлы кешеләр иде. Коръән
укыдылар, җомга намазларын калдырмадылар. Башта Ленинградский урамындагы мәчеткә йөриләр иде. Аны япкач, Фрунзе һәм Комсомольская урамнары чаты мәчетләр байтак иде, аннары барысын да сүттеләр…
1937 елның кышы. Караңгы шомлы кичләрнең берсендә Әхсәновларның ишеген шакыйлар. Мылтык тоткан НКВД хезмәткәрләре кереп тула, тентү башлана. Нәрсә эзләгәннәрен кем дә белми. Тик чүпрәк-чапрактан башка әйбер тапмыйлар алар. Балалар, сукыр әбиләренең итәге арасына качып, елап утырган арада, Әбүшахманны алып китәләр. Ә энеләре качып, сарайга бикләнеп өлгерәләр. Шунда төн үткәргәннән соң, бу өйгә кайтмыйлар инде алар.

Әнисе
Мәфтуха ирен эзләп, кая гына барса да, кире боралар, «передача»ларын да алмыйлар. Тик 1956 елда гына Әбүшаһман Әхсәнов гаепсезгә кулга алынган, дигән кагәзь килә. Шунда аның 1938 елда ук атып үтергелгәнлеге билгеле була.
29 яшеннән тол калган Мәфтүха тормыш арбасына үзе җигелә. Дөрес, Хәсән ага Алмакаев ярдәм итеп тора, ятим балаларны калдырмый. Ә шулай да, Мәфтуханың ике малае ачлыктан, авырулардан үлеп китәләр. Биш яшьлек төпчек малае туберкулездан вафат булгач, аны күмәргә барырга ат та табылмый, акча да булмый. Аптырагач, ана Мөбиннең ябык кына гәүдәсен юрганга төрә дә, трамвайга утырып, зират ягына китә. Кеше күрмәсен өчен олы кызының итәгенә малайның аякларын куеп, кулы белән каплап баралар. Акча булмагач, зиратта да урын табылмый. Зират сакчысы тол хатынны жәлләп, шыпырт кына исемсез кешеләр күмелә торган чокырга күрсәтә. Мәфтүха шуның янында үзе чокыр казып, малаен җирли…

Фәйзуллиннар гаиләсе
1939 елда репрессированный Әбүшаһманның гаиләсен 7 метрлы фатирдан да куалар. Сукыр әбине үги улы Кармалыга алып китә, ә Мәфтуха ике кызы белән башта Алмакай агасында, соңрак аның кызы Маһруйның баласын карап, хәзерге Тарихи мәчет күршесендәге йортта яшиләр. Ә Маһруйның ире фин сугышыннан кайткач, тагын ышык эзләргә туры килә.
- Самарда билгеле Вәлшиннар, Туймасовлар фамилияләрен беләсеңме, кызым? Шуларга гомер буе рәхмәт укыйбыз. Алар безнең авылдан сөрелгәч, качып, Куйбышевка килгәннәр һәм ничектер Водников урамындагы кырыгынкырыгынчы йортның подвалын эләктереп, чистартып, тәрәзәләр куеп,
мичләр чыгарып, үзләренең зур гаиләләренә фатир ясаганнар. Баеп китеп, яхшырак йортлар алгач, подвалдагы бер бүлмәне безгә ул вакыттагы 4 мең сум акчага саттылар. Хәлебезне беләләр иде инде: «Ярар, әкренләп түләрсез әле», – диделәр. Әни егерме ел буе түләде шул бурычны. Кинәндек инде, үз почмагыбыз булды бит.

Реабилитация турында белешмә
Мөнәвәрә 14 яшендә госпитальгә савыт-саба, идән-тәрәзәләр юучы булып эшкә урнаша. Врачлар һәм шәфкать туташлары җыелышып, чәй эчкәндә кыз читтән карап тора, яхшысынмый. Чөнки чәй янына алып килергә бер кисәк шикәре дә булмый бит аның. Яһүд милләтендәге госпиталь җитәкчесе моны күреп: «Кызым, укыйсың киләме?» – дип сорый. «Минме? – дип, кыз апага өмет тулы күзләрен күтәрә. – Тик мин русча белмим бит». «Өйрәнерсең әле», – дип, табибә кызны Пирогов исемендәге хастаханә каршындагы курсларга укырга җибәрә. Мөнәвәрә көндез эшли, кичен ай яктысында укый, ә ял көннәрендә әнисенә идән юарга, Маһирә апасының баласын карарга булыша.
Курслар тәмамланганда 1942 ел була инде. Шәфкать туташы булып эшли дә башламаган 16 яшьлек кызга шундук повестка да килеп җитә: «Өч көн эчендә военкоматка килеп, учетка басарга! – диелгән анда. Нишләмәк кирәк? Бармасаң, утырталар, барсаң, яшеңә карамастан, сугышка алалар. Мәфтуха апа бер кисәк ипине төреп, кызының кулына тоттыра да, призывной пунктка чыгарып җибәрә. Аягына чүпрәк чүәк, өстенә ситцы күлмәк кигән кызчык призыв пунктына килгәч, хәйран кала: аның кебекләр анда бихисап!
Сугыш вакытындагы Куйбышевны күз алдына да китерә алмыйсыз сез хәзер. Шәһәрнең зуррак биналары госпитальләргә һәм хәрби комиссариатларга бирелгән.
Урамда штатский костюм кигән кешеләр бик сирәк очрый. Булганнары барысы да заводларда көне-төне корал ясыйлар. Комиссариатларда тар-мар ителгән батальоннарның исән калган солдатларын җыеп, яңа батальоннар туплана. Бөтен җирдә катгый дисциплина хөкем сөрә. Эшли торган кешеләргә – 400, эшләмәүчеләргә 200 грамм ипи бирелә…
Мөнәвәрәне, бер төркем кызлар белән бергә, хәзерге Гагарин паркы урынындагы Черновский бакчасы дачаларына илтеп урнаштыралар. Анда Идел буе шәһәравылларыннан җыеп китерелгән кызларның иге-чиге юк икән. Өсләренә кияргә иске солдат штаны белән гимнастеркасы, башына – пилотка, ә аякларына – берничә размерга зуррак ботинка…
Кызларның кайсы савучы, кайсы дуңгыз караучы, кайсы завод эшчесе. Мылтыкны кайсы ягыннан
тотарга икәнен дә белмиләр. Нишләтәсең, Сталин приказы буенча өченче призывка 17 яшьлек егетләрне дә, кызларны да алырга, диелгән.
Менә шушы кыз балаларны алты ай буе мылтык тотарга да, зенит-ракет пушкасыннан атарга да, рация белән эшләргә дә, парашюттан сикерергә дә өйрәтәләр. Мөнәвәрә, шәфкать туташы буларак, медчастька эләгә.
Укулар тәмамлангач, бу кызлардан 1856нчы зенит-артиллерия полкы туплап, фронтка озаталар.
Аларның полкы II Украина фронтына эләгә. Хәзер телевизордан Украинада бара торган сугыш
сводкаларында Кировоград, Первомайск, Одесса, Горловка дигән атамаларны ишетеп торабыз. Нәкъ шунда бу полк беренче сугыш чирканчыгын ала да инде.
- Эшелон Украинага кергәч, күзләребезне тәрәзәдән алырлык түгел иде – авыллар һәм шәһәрләр урынында мич торбалары гына тырпаеп тора. Кировоградка җитәрәк безнең поездны да бомбага тоттылар. Бераз үз хәлебезгә кайткач, исән калганнарны барлый башладык. Япь-яшь кызларыбызның сугышка барып җитә алмыйча да, һәлак булуын күрү бик авыр булды безгә. Ләкин бомба шартлауларына да, үлемгә дә өйрәнеп була икән. Безнең батальонны алдагы фронтка түгел, ә ныгытучы икенче сызыкка куйдылар. Алгы фронттан яралыларны китерәләр, без аларны дәвалыйбыз, зенитчыларыбыз һаваны яктыртып, дошман самолетларын эзләп табалар һәм бәреп төшерәләр иде. Аллага шөкер, мин, шәфкать туташы буларак, кеше үтермәдем, тик дәваладым гына. Шул яктан күңелем тыныч.
Румыниядә кыш чыкканнан соң, Венгрия башкаласы Будапештка барып җиттек. Шунда Җиңү көнен дә каршыладык, ә июньдә безне яхшы вагоннарга утыртып, урын-җирләребезгә ак җәймәләр җәеп, Россия ягына озаттылар. Бөтен чикләрне үтеп, үз илебезгә килеп кергәч, беренче тукталышта ук вагоннардан төшеп, җиребезне үбә-үбә елаганыбызны хәтерлим. Чит илләр бай да, матур да, ә газиз илең бер генә. Без моны яхшы беләбез, кызым…
Эшелонны һәр станциядә нәкъ кинодагы кебек чәчәкләр, ипи-тоз белән, поезддан төшүчеләрне һавага чөеп, каршы алалар. Мөнәвәрә әнисенә күчтәнәчкә дип, коры паекка бирелгән биш кило онын, өч банка америка консервасын һәм ашамыйча җыйган берничә шакмак шикәрен күтәреп, подвалына кайтып керә. Сугыш юлларын үтеп кайткан шәфкать туташын бик шатланып Калинин хастаханәсенә эшкә алалар. Ә аның хезмәт кенәгәсендә дә, паспортында да «Вера Александровна Аксёнова», дип язылган икән. 1949 елда, паспорт алмаштырырга вакыт җиткәч, ул Атлашка кайтып, үз исемен торгызу белән шөгыльләнә башлый. Шул вакытта ул Кармалыда яшәүче Иннәтулла Фәйзуллин белән таныша да инде. Фронттан кайткан егет кызны ычкындырмый, артыннан барып, өйләнә..
Дүрт класс белеме булган Иннәтулла абый 1526 санлы автоколоннага шофер булып урнашып, гомере буе цистерна машиналарында авыллардан сөт ташу белән шөгыльләнә. Ул шушы хәтле гомер шәһәрдә яшәп тә, рус телен тәмам өйрәнеп бетә алмаган әле. Аның каравы, менә дигән матур гаилә корган. Ул беркайчан да эчмәгән дә, тартмаган да, хатынын авыр сүзләр белән җәберләмәгән. Ике балаларын укытып, кеше иткәннәр, оныклары да хәл белергә килеп йөриләр. Гомумән, бу өйдән корреспондентлар, мәктәп балалары, китапханәчеләр өзелми. Чөнки Мөнәвәрә апа әле дә бик актив кеше. Элек тә шулай булган. Фронт дусларын бөтен Россиядән Куйбышевка парадка җыйганы турында да тәфсилләп сөйләгән иде, кызганычка, барысын да язып бетереп булмый. Бер китаплык.

Губернатор К.А. Титов белән
Кызганычка, вакыт үзенекен итә, очрашу саен фронтовикларның дә, туганнарның да рәтләре сирәгәя бара… Ә Мөнәвәрә апа әле мәчеткә дә, иске шәһәрдә үткәрелә торган чараларга да, Җиңү көне алдыннан уздырыла торган очрашуларга да йөри. Яшь буынга сугыш турында, аңа кадәр булган авыр тормыш турында күбрәк сөйләп калырга тырыша ул. Кулында шул хәтле күп язмалар, истәлекләр, фотосурәтләр саклана, искиткеч.
…Теләр-теләмәс кенә ике гасыр гомер хатирәләрен саклаучы кунакчыл апа яныннан чыгып барганда, ул кулымнан сыйпап:
- Кил, кызым, кил тагын, иркенләп сөйләшеп утырырбыз. Әле чәй дә эчмәдек бит әле, кил, –
дип озатып калды. Насыйп булса, Мөнәвәрә апа, насыйп булса…
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Самар татарлары» журналы, №1 (10), 2015 ел.
Просмотров: 1444



