Бәхилләшү

SONY DSC8 январьда, изге Мәүлид аенда, Самара татарлары арасында абруй казанган Хәлифә Нурулла кызы Ганиеваның йөрәге тибүдән туктады. Ул арабыздан 92 яшенә җитеп, аек акылында, озак авырмыйча, сабыр гына китеп барды. Моңа күңел әле дә ышанмый. Минем шушы  хатым аның изге рухына дога булып барсын иде! Читать полностью

Сугыш һәм хезмәт ветераны

DSC_5924Дәүләткол авылында туып үскән Зәкиулла Сәйфулла улы Зиннуров һәм аның тормыш иптәше Мәрьям апа белән 2002 нче елның январь аенда очрашкан идек. Ул вакытта рәхәтләнеп чәй өстәле янында сөйләшеп, дөнья яңалыклары турында гапләшеп утырдык. Зәкиулла абый белән Мәрьям апаның пар канат булып яшәүләренә 50 ел тулган вакытлар иде ул. 13 ел вакыт узып та киткән. Кабат очрашканда Зәкиулла абый  Балыклы авылында Гүзәл  кызы гаиләсендә гомер итә, ә узган  ел  Мәрьям апа бакый дөньяга күчкән иде. Нишлисең бит, кешеләргә гомер тигез бирелми, кемдер алдарак, икенчеләре соңрак китә. Тик олыгайган көндә ялгыз калулары читендер. Ярый да якын кешеләрең булса. Зәкиулла Сәйфулла улына ул яктан  сүз әйтерлек түгел, олыгайган көннәрендә хөрмәттә генә яши. Ул аңа лаек та, чөнки фронтовик авыр тормыш сынаулары үткән кеше. Читать полностью

Президент СОТО «Туган тел» празднует свое 50-летие / Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

1-DSC_0845

Главный консультант управления национальной и конфессиональной политики департамента мониторинга общественного мнения Администрации Губернатора Самарской области Роман Сергеевич Кирсанов зачитал поздравление от Губернатора Самарской области Николая Ивановича Меркушкина.

По случаю своего 50-летия (родился 3 февраля 1965 года, официально празднует день рождения 20 февраля)  президент Самарского областного татарского общества «Туган тел», председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», Совета директоров ООО «Ипозембанк», профессор кафедры экономических наук ПГСГА  Ильяс Гумерович Шакуров организовал торжественный обед в Соборной мечети города Самара. На меджлис собрались представители областной администрации, мусульманской уммы региона, руководители национально-культурных центров, активисты и ветераны татарского общественного движения, коллеги, сельчане, друзья и близкие Ильяса Гумеровича. Читать полностью

Талант җирдә ятмый

SONY DSC

Роза Мостафиева җырчы Айгөл Бариева белән.

Роза белән без бер урам аркылы гына туып үстек, бер мәктәптә белем алдык. Иске Ярмәкнең иң шәп аккан гөрләвеге Кунакбайда кәгазьдән ясалган көймәләр дә агыздык, кышын Юкәле тауда чаңгы шудык, җәй буе колхоз орлык келәтләрендә ашлык та чистарттык әле. Икебез дә колхозчы гаиләсеннән, димәк әниләр белән беррәттән колхоз кырларында суган, чөгендер, ә шәхси бакчада бәрәңге утау безгә дә тәтеде. Җәйнең иң күңелле мизгеле Сок елгасында су керү иде. Шул күңелле мизгелләр бер баланың да исеннән чыкмыйдыр. Читать полностью

Йөрәкләрне җилкетүче, яшәргә көч бирүче тормыш җиле

скачанные файлы (2)16 февраль – каһарман якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көне

Самара өлкә хөкүмәте ярдәмендә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында китап дөнья күрәчәк

Мин аның турында, аның ачы язмышы турында беренче тапкыр үткән гасырның алтмышынчы еллары башында ишеткәнмендер, мөгаен. Ә беренче шигырьләрен Камышлы районының татар телендә нәшер ителүче “Югары уңыш өчен” газетасында укыганмындыр, дип уйлыйм. Моны ул елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, юллама буенча нәкъ шушы басмага эшкә җибәрелгән, аннан соң Татарстанның Лениногорск һәм Чирмешән районнары буенча “Социалистик Татарстан” (Хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасының үз хәбәрчесе булган, озак еллар Татарстан радиосы белән җитәкчелек иткән, “Чаян” журналында җаваплы секретарь булып эшләгән Минвагыйз Зәйнетдинов та сагынып искә ала. Читать полностью

Әле дә сызлый күңелдәге яралар…

гизатовы

Фәнис белән Венера ГЫЙЗЗӘТОВЛАР.

15 февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне

“Картлык көнебездә зур таяныч, яр­дәмчебез булыр”, — дип тәрбияләп үс­тергән газиз балаларын бер генә әти-әни дә канкойгыч сугышка җибәрәсе килми. Шулай да туган ил чакыргач, хәрби хезмәт бурычын һәрбер ир-егет үтәргә бурычлы. Ә хәрби хезмәтләре Әфган җирендәге конфликтларны җайга салу чорына туры килгән совет солдатлары хәрби бурычларын батырларча, намус белән үтәде… Читать полностью

Илһамлы гомер (ВИДЕО)

shakirov2Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка — 80 яшь. Татар музыка мәдәниятенең тулы бер эпохасы аңа нисбәтле. Илһам аганың кабатланмас тавышы борынгы милли көйләребезнең бөтен моңын, хис тирәнлеген ачып бирергә сәләтле. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тыңлаучыларны дистә еллар буе рухландырып, канатландырып торды.

Юбилей мөнәсәбәте белән Илһам ага авызыннан төрле елларда яңгыраган фикерләрне туплап укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Читать полностью

Любовь к врачебному и театральному искусству

Тухбатов А.М.

Нет ничего удивительного в том, что многие врачи основательно разбираются в искусстве и являются завсегдатаями различных театров и концертных залов, выставочных галерей и музеев. Привычен россиянам и процесс перемещения медицинских работников на писательскую ниву и эстрадные хлеба, предполагающий завершение лечебной практики и профессиональное овладение культурными высотами, которое со временем приносит заслуженную известность и славу. Но чтобы заместитель главного врача районной больницы был одновременно и режиссером драмтеатра – это из области уникальных фактов, и аналогичный второй пример быстро найти не удастся. Именно такое совмещение профессий осуществлял зам. главврача Камышлинской центральной районной больницы, в течение семи лет возглавляя Камышлинский татарский народный театр. Причем успех ему сопутствовал в обоих направлениях деятельности, что подтверждается присвоением герою этой статьи звания почетного гражданина Камышлинского района и ряда других наград. Речь идет об Атласе Мугатабаровиче Тухбатове. Читать полностью

«Теперь живи и радуйся жизни»

Участник ВОВ Назмутдин Юсупов,  проживающий в селе Балыкла

Участник ВОВ Назмутдин Юсупов, проживающий в селе Балыкла

Гражданский и человеческий долг каждого человека — постоянно поддерживать ветеранов ВОВ, окружать их заботой и вниманием, дарить им тепло своих сердец. Их жизнь - это подвиг. Каждому из нас нужно учиться у людей старшего поколения любви к Родине, сплоченности, мужеству и самоотверженности во имя достижения великой цели.
- Теперь живи и радуйся жизни: всего вдоволь… Нам и хлеб доставался с трудом. В годы войны и после победы тяжело было всем, но никто не жаловался, все работали за трудодни, за небольшую зарплату. Я проработал более 40 лет в колхозе «Правда» трактористом, никакой работы не боялся. Сегодня живем комфортно, уютно, дома какие строятся! Размером в клуб! Время, о котором мы даже не мечтали, - отметил Назмутдин Юсупов, пожелав всем мира и добра. От таких воспоминаний в глазах ветерана навернулись слезы. Читать полностью

Детство, опаленное войной…

6В рамках областного проекта «Победный май» продолжается конкурс «Эстафета Памяти». Районная газета Елховского района «Северные Нивы» представляет вниманию читателей воспоминания о  военном детстве одного из  участников конкурса — ветерана ВОВ,  труженика тыла Сафина Хайруллы  Набиулловича (24.08.1934 г.р.), жителя села Теплый Стан  Елховского района.

…Война и дети.  Трудно представить себе что-то более несовместимое. Стать взрослыми нам пришлось очень рано:  приходилось работать с ними наравне. Мы понимали, что без нашей помощи в тылу просто не обойтись… Отец мой – участник Советско-финской войны 1939-40 гг., вернулся летом 1940 г. На войну новую с немецкими фашистами мобилизован в апреле 1942 г. С матерью  остались сестра Шамингалям с 1932 г., я, сестренка Марьям с 1936 г., сестренка Хадича с 1938 г., брат с 1940 г., после отца в июне 1942 г. к годовщине самой кровопролитной войны родилась сестренка Зайнеп. Каково было выжить этой семье из семи  человек в военные годы?! Читать полностью

Политтехнолог, руководитель PR-агентства «Экономика и власть» Дмитрий Савчук: «Мечеть — это мой второй дом»

v hachaloВ том, что человек добровольно переходит из одной веры в другую нет ничего нового. Этот выбор делали многие тысячи людей на протяжении сотен лет. Однако путь, по которому новообращенный пришел к такому решению, его духовные терзания, прежде, чем принять другую веру, уникальны для каждого. Мы встретились с политтехнологом, руководителем PR-агентства «Экономика и власть»  (Самара - Саратов - Ульяновск) Дмитрием Савчуком, который рассказал, почему он перешел из Православия в Ислам, какая между ними разница, чего боятся ревностные мусульмане и, как он совмещает «черный» PR с Исламскими канонами.
Читать полностью

Сугыш еллары әле дә хәтердә

DSC_5683Бу йортның капкасын ачып кергәч тә, аның төзеклегенә, пөхтәлегенә игътибар иттем. “Хуҗа үз куллары белән яратып, нык итеп ясаган өй”,- дип уйлый-уйлый өйгә кердем.

Мине Кәшбелгата Хөснелгата улы Хөс­нелгатин үзе каршы алды. Чыннан да, өй эче дә нык, пөхтә иде.

-  Балаларым кайтып йөриләр, өй эшләрендә булышалар, үзем картайдым инде, исәнлегем дә китеп тора, — дип моңаеп алды ветеран.

Кәшбелгата абыйны тормыш бер дә иркәләмәгән. Ул 1924 елның ноябрь аенда Камышлы авылында дөньяга килә. Өч яше тулгач әтисе гаиләсен алып Бозбаш поселогына күченеп, өй җиткереп яңа тормыш башлый. Читать полностью

Галиулла хәзрәт Субеев гомерен Исламга багышлады

getImageБезнең Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә 2012 елдан бирле имам булып Галиулла хәзрәт Субеев эшләп килә. Халык аның эшләгән эшләренә, Коръән кушканча яшәвенә бик зур бәя бирә. Галиулла абыйның тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул берникадәр вакыт колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә аннан Борское училищесында механизаторлыкка укып чыккан. Иптәшләре белән бергәләшеп, авылдан поезд вагоны өстенә атланып йөри торган булганнар. Читать полностью