Татар ирләребезнең уңганлыгына-булганлыгына сокланып туймаслык. Ә алар безнең якларда бик күп. Шундыйларның берсен мин күптән түгел Камышлы авылында очраттым.
Илдар Әхмәтгали улы Хәмидуллин тумышы буенча – Камышлы районының Яңа Ярмәк, ә хатыны Асия ханым Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Икесе дә инде күптәннән лаеклы ялда. Балалары Айдар, Ләйсән, Айнур, Илнур да үсеп җитеп, бүген кайсы кайда үз тормышлары белән яшәп яталар. Читать полностью