Кешегә җир йөзендә яшәр өчен бик кыска вакыт бирелә. Барысына да өлгерермен әле, дип яши торгач, беркөнне артыңа борылып карыйсың да, гомернең инде үтеп баруын, тик кайбер нәрсәләргә инде көчең җитеп бетмәслеген аңлыйсың.
Тау итәгенә сыенып утырган Камышлы районындагы Яңа Усман авылында гомер итүче Рифкать Ризаэтдин улы Фәрзетдинов бүгенге көндә үзенең шәхси типографиясендә китаплар бастырып чыгару белән шөгыльләнә.
Мин аның өенә барып кергәндә, ул нәкъ шушы эше белән мәшгуль иде. Авыл өендә, тыныч кына, мавыгып эшләп утырган Рифкать абыйны күргәч:
- Бу яңа һөнәргә кайдан өйрәндегез соң? — дип сорадым мин аңардан. Рифкать ага сөйләп китте.
- 2007 елда Бөгелмә шәһәрендә туган авылым Зирекле турында (ул Оренбург өлкәсендә урнашкан) ”Әткәйләр җире” дип аталган үзем язган китабымны чыгардым. Зиреклебез бар, яши әле. Ә менә күп татар авылларының әкренләп таркалып баруы йөрәкне әрнетә. Китабым дөнья күргәч, читтә яшәүче авылдашларыбызны җыеп, Сабан туе кебегрәк матур очрашу да үткәрдек, авылыбызның киләчәге турында уртага салып сөйләштек.
Китаплар чыгару уе белән күптәннән янып яши идем инде. Бервакыт шулай интернет битләрендә “актарынып”утырганда, биредә бөтен нәрсәгә өйрәнеп буласын аңлап алдым. Менә хәзер берничә ел шушы эш белән ныклап шөгыльләнәм. Иң элек Яңа Усман авылы тарихын тупладым. Дөрес, беренче коймак төерле була, ди бит татар халкы. Баштан барысы да шома гына бармады, хаталарым өстендә күп эшләргә, барысын да яхшылап өйрәнергә туры килде.
Күптән түгел Сергиевскида Бөек Җиңүгә багышланып үткәрелгән күргәзмәдә үземнең китапларымны халыкка тәкъдим иттем. Ә алар инде байтак кына җыелды.
Әтиемнең энесе Хәйретдин ага сугыш вакытында немец концлагеренда булган. Аның икенче энесе Закир абыйның малае Рәшит немец сайтына кереп, регистрация номерыннан шул турыдагы мәгълүматларны, белешмәләрне эзләп тапкан. Туганы өчен йөрәк әрнүләрен Закир абый үзенең “Тоткын язмалары” дип исемләнгән кулъязмаларында тасвирлаган. Миңа шуларны бергә туплап, китап итеп чыгарырга туры килде. Аннан соң хезмәттәшем Тәлгать Хәкимовның “Тормыш юлы хатирәләре” дип аталган китабын нәшер иттем. Хәзер авылдашым Камил ага Хәлимовның шигырьләре чират көтеп ята.
Рифкать Ризаэтдин улы миңа ничек итеп китап чыгару, ясау серләрен төшендерде. Ул баштан текстны компьютерда җыя, аерым битләрне берләштерә дә, аннан соң тышлап ук куя. Китап хәзер, телисең икән, күпме кирәк кадәр бастырып, тарата да аласың.
Шуны да әйтергә онытып торам: Рифкать абый — данлыклы балыкчы да, фотограф та бит әле. Ул балык тоткан чакта төшерелгән Сок елгасы тирәсендәге матур күренешләрне, авылның матур табигатен үзе чыгарган китапларында урнаштыра, тышлыгын бизи. Менә нинди иҗат эшен яратучы кеше булып чыкты ул! Ә китап чыгару эше белән мәшгуль чагында, Рифкать Ризаэтдин улы, тормыш иптәше Рәшидә апаның әйтүенә караганда, озын төннәрнең үтеп киткәнен сизми дә кала икән.
Рифкать ага һәм аның хәләл җефете Рәшидә ханым кырык ел мәктәптә укытучы булып хезмәт иткәннәр. Аларның кызлары Гүзәл белән Лилия дә шул ук һөнәрне үзләштергәннәр. Дөрес, хәзер Айгөл – бухгалтер, Лилия дә башка эштә эшли икән инде. Фәрзетдиновларның оныклары да төрле югары уку йортларында укыйлар.
Рифкать абый гомере буе мәктәптә математика фәнен укыткан, тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары, аннан соң озак еллар җитәкче булып та эшләгән. Аның хезмәт җимешләре тиешенчә бәяләнеп, Рифкать Ризаэтдин улы “Россия Федерациясенең укыту отличнигы” исеменә лаек булган, Самара өлкәсе һәм Россия Федерациясе тарафыннан бихисап мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгән.
Ул лаеклы ялга чыккач, авыл музеен җитәкләргә алынган һәм аны үстерүдә көчен кызганмый эшли. Рифкать абый — авылның сугыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлары оешмасы рәисе дә әле.
- Мин бу вазифага алынганда, биредә бернинди рәсми кәгазьләр юк иде. Өйдән-өйгә кереп, ветераннарның һәм инвалидларның исемлеген теркәдем. Моңа байтак кына вакыт кирәк булды. Оешмабыз даими рәвештә “Кайгыртучанлык” һәм “Миһербанлык атнасы” дигән акцияләрдә катнашып килә. Төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрүдән дә читтә калмыйбыз, авылның көнкүрешен яхшыртуда да, зиратлар өстен чүп-чардан арындыруда да үз өлешебезне кертәбез, — дип үзенең шатлыклы хисләре белән уртаклашты Рифкать ага Фәрзетдинов.
Кылган изге эш-гамәлләре өчен ул “Камышлы районының мактаулы кешесе” һәм “Бөтенроссия инвалидлар оешмасының мактаулы әгъзасы” дигән исемнәргә лаек, дип табылган. Компьютерда шахмат уйнап, гел призлы урыннар да алып килә икән Рифкать ага.
Менә шундый бар яктан да камил, хезмәттән курыкмаган, намуслы кеше белән очраштырды мине ул көнне язмыш.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Яңа Усман авылы,
Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Математик с историческим уклоном и активной жизненной позицией
Просмотров: 1649
Рәхмәттән башка язарга сүз дә юк кебек.Сез булмасагыз, безнең язмалар дөн я күрмәгән булыр иде. Исән- имин булыгыз!!!!!
Спасибо вам за книги. С уважением, ваша ученица Гимаева Расима