Фашизм коллыгында

Сабир Ярулла улы Сафиуллин. Польша, Цехотинек шәһәре. 18.03.1945 - 23.03.1945

Сабир Ярулла улы Сафиуллин.
Польша, Цехотинек шәһәре. 18.03.1945 — 23.03.1945

Яшьлек гомерем минем шундый кыска,
Шундый кыска булып тоелды.
Кичен чәчәк аткан булды, ә таңында,
Ә таңында инде коелды…
(Һ. Такташтан)

Минем кулда вакыттан саргаеп, таушалып беткән немец телендәге ниндидер язу бланкалары. Аларның кире ягында каләм белән язылган, “Фашизм коллыгында. Башымнан үткән хәлләр турында кечкенә хикәя” дип аталган, авылдашым Сабир Ярулла улы Сафиуллинның истәлек язмалары.
Сабир абый Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында хезмәт иткән. Сугышка барып керүгә алты ай була дигәндә, бик каты яраланып, госпитальгә җибәрелә. Аннан соң аңарга туган Яңа Ярмәк авылына кайтып, тугыз ай дәваланырга, яраларын төзәтергә бирәләр. 1942 елның октябреннән, терелеп беткәннән соң, Сабир абыйны кабат фронтка җибәрәләр, һәм аңа инде иң канкойгыч бәрелешләрдә - Сталинград сугышында катнашырга туры килә.
Читать полностью

“Океан”ны буйсындырган Сания апа

news_6021 (1)

Сания Ибраһим кызы КАЮМОВА

Биредә теләсә нинди көндә дә кеше өзелми. Ни әйтсәң дә, Самара шәһәренең нәкъ уртасында урнашкан «Океан» кибетенең халык арасында абруе бик зур. Күпләр аны әле 1976 елның мартыннан, беренче ачылган көненнән бирле үз итәләр һәм төрле ризык ашамлыкларны сатып алыр өчен, тик бирегә генә йөрергә тырышалар. Югыйсә, хәзер зур универсамнарга, супермаркетларга, сәүдә үзәкләренә кытлык юк бит. Алар бүген шәһәрдә адым саен.

Юк шул, “Океан”ның үзенә бер тарту көче бар, күрәсең. Беренче ачылган көненнән башлап озак еллар шушы зур сәүдә комплексының генераль директоры булып эшләгән Сания Ибраһим кызы КАЮМОВА шул вакытларны хәзер дә ниндидер шаян көлемсерәү аша, ләкин горурланып исенә төшерә. Читать полностью

Балам, багалмам минем…

Галия Усманова

Галия ханым УСМАНОВА улы Гайсә (әнисе артында) һәм тәрбиягә алган башка балалары белән.

Юл читендә әкрен искән җилдә, алтынсу-сары төсле тук башаклар тибрәлә. Игенче менә шуларны үстереп, мул уңыш җыеп алыр өчен күпме көч-куәт түгә?! Ә яңа туган сабый баланы чын кеше, тәрбияле, тәүфыйклы, сау-сәламәт итеп үстерер, якты киләчәк кешесе итеп күрер өчен әти-әни күпме тырыша икән?! Менә шундый уйланулар кичереп, мин Челно-Вершины районындагы Совет Норлаты авылына барып җиткәнемне сизми дә калдым.
Читать полностью

Большая дорога от Больших Тархан

2

Сегодня, 1-го апреля, Ильгиз Гатауллович Мустафин отмечает свое 80-летие

Единственный выпускник Московского пограничного училища 1964 года дослужился до генеральского звания. То же самое можно сказать и про выпуск Высшей школы КГБ 1974 года. Этим генералом стал один и тот же человек – Ильгиз Гатауллович Мустафин, который 21-й год живёт в Самаре.

С хабаровскими внуками, 2007 г.

С хабаровскими внуками, 2007 г.

На выбор им профессии решающее влияние оказали… дезертиры. В последний год Великой Отечественной войны они увели ночью корову Мустафиных, разобрав сруб сарая во дворе дома, стоявшего в родном селе Ильгиза – Большие Тарханы, что в Татарской АССР. По горячим следам сельчане кинулись искать пропажу, но в соседнем овраге обнаружили лишь останки бурёнки, которую жулики успели освежевать. Пятилетний мальчик недоумевал тогда: «Как же так? Вся страна воюет с фашистами, отец мой, которого я даже запомнить не успел, пропал без вести под Смоленском, а тут какие-то трусы грабят население, обосновавшись в лесных землянках!» И решил для себя Ильгиз: «Вырасту и буду бороться с нечистью». Читать полностью

Ана йөрәге

сСәгыйдә кияүгә бик яшьли чыккан. Ире Әбүзәр Кәлимуллин Үзбәкстан якларына комсомол юлламасы алгач, яшьләр кулга-кул тотынышып туган авыллары Яңа Мансурны калдыралар да Аму-Дарья елгасы буена китеп баралар.

Сәгыйдә һәрвакыт гаиләсе зур, бәхетле булыр дип хыялланган. Бала ул иң зур куаныч та, юаныч та… кайгы да дип кем уйлаган бит? Читать полностью

Шагыйрь классташым

загруженноеТатар язучысы, шагыйрь, драматург, Татарстан Рес­пуб­ли­касының атказанган сәнгать эшлек­лесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимгә 15 августта, исән булса, 77 яшь тулыр иде. Ләкин ул безнең арабызда юк инде (авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын). Быел Рөстәм Мингалимнең туган көнен аңардан башка гына билгеләп үтәбез.

Рөстәм минем классташым иде. Без аның белән Камышлы районының Дәүләткол авылында 5 — 7 классларда бергә укып, мәктәпне тәмамладык. Ул минем хәтердә елмаючан ачык йөзле, юмор яратучы сабакташым булып калган.

Читать полностью

Хезмәт юлым “Бердәмлек”тә башланды…

Римма НУРЕТДИНОВА (уңда) Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Рес¬публикасының халык артисткасы Исламия МӘХМҮТОВА белән.

Римма НУРЕТДИНОВА (уңда) Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Исламия МӘХМҮТОВА белән.

Бүгенге көндә өлкәбездә татар телендә мөселманнар тормышында булган барлык яңалыклар белән мил­ләт­тәш­ләребезне даими рәвештә таныштырып баручы мәгълүмат чаралары аз түгел. Шулар арасында “Самар татарлары” медиа-порталы лаеклы урын алып тора. Биредә һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүматны тапсын өчен, аның баш мөхәррире Римма Нуретдинова, әлбәттә, зур көч куя. Кызыклы язмалар, аудио- һәм видео материалларны төрле чыганаклардан җыеп, татарлар тормышындагы яңалыкларны беренчеләрдән булып безгә ул хәбәр итә, дисәң дә дөрес булыр, минемчә. Юкка гына, шаяртып, кайберәүләр аны “Римма-ТАСС”, дип атамыйлардыр. Читать полностью

Авылның киләчәген яшьләр хәл итә

Шарафутдиновы

Җәүдәт белән Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВЛАР уллары Илнур һәм киленнәре Айсылу белән.

Хәзерге вакытта без, яшь­ләр авылда калмыйлар, ата-бабаларының нигезен сак­лау турында уйламыйлар, шә­һәр­дәге матур тормышка кызыгып, читкә китү ягын гына карыйлар, дип зарланырга яратабыз. Ә менә Камышлы авылында яшәүче Җәүдәт һәм Рәмзия Шәрәфетдиновлар гаиләсе бе­лән очрашкач, бу фикернең бик үк дөрес түгеллеге ачыкланды. Читать полностью

Врачеватель детских сердец

врач3Несколько лет назад по окончании обучения в ин­тернатуре по специальности «кардиология» по­ступила на работу в Самарский областной кли­нический кардиологический диспансер (СОККД) врач Юлия Шагитовна Шарафутдинова. Родом молодой доктор из Тольятти, здесь сбылась ее мечта поступить учиться в медицинский уни­верситет и связать свою жизнь с медициной. Родители, хотя и не медики, полностью одобри­ли выбор дочери. Читать полностью

Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова: “Улларыбызның балачагы булырга тиеш, дидек”

1_jpgТатарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдиноваларның гаилә корып, бергә яши башлаганнарына аз да түгел, күп тә түгел – нәкъ 25 ел тулган икән. Көмеш туйларын өйдә генә – гаилә учагы җылысында билгеләп үткәннәр. Алтын баганалары – терәк булырлык ике егет Булат белән Фоатны үстергән гаилә дә әле бу. Димәк, тәрбия мәсьәләләрендә сөйләшергә сүзләр җитәрлек. Читать полностью

Хыялларың – канатларың синең

Сабина Мавлетова

Сабина МӘҮЛЕТОВА әнисе Саҗидә ханым белән.

Мәктәпләрдә яңгыраган соңгы кыңгыраудан соң чыгарылыш сыйныф укучылары ничектер үсеп, олыгаеп киттеләр сыман. Әйе, гамьсез балачак еллары артта калды шул. Хәзер аларның барысын да бер генә сорау борчый: нишләргә? Кайсы уку йортына документларны тапшырырга? Сайлаган юл дөресме? Мин дә шушы сорауларны Челно-Вершины районы, Совет Норлаты авылында туып үскән Сабина Мәүлетовага би­рергә булдым.  Без аның белән ямь-яшел тал-тирәкләр арасыннан тын гына агып ятучы инеш буендагы  болында очраштык. Кыз һәм аның әнисе Саҗидә ханым каз бәпкәләрен саклыйлар иде. Читать полностью

Рустам Батыр: «Путин написал письмо матери экс-муфтия Татарстана»

11.jpg

Среди мусульманских деятелей Татарстана такой высокой чести не удостаивался больше никто

Приятной неожиданностью для мусульман Татарстана стало поздравление президента России Владимира Путина, направленное старейшей в республике активистке ислама, которой в минувший Рамадан исполнилось 90 лет. С визитом вежливости на этой неделе известную проповедницу навестили муфтий РТ Камиль хазрат Самигуллин и  первый заместитель муфтия РТ Рустам Батыр. В своей статье Рустам-хазрат делится своими впечатлениями от общения с уникальной женщиной, рассказывает о ее былых заслугах, 125 внуках и правнуках, а также размышляет над тем, почему музей ислама в «Кул Шарифе» не совсем компетентно выполняет свою работу.
Читать полностью

Кыл яхшылык, чәч син иман нуры

АюповБүген “Сургутский”  ит комбинаты һәм икмәк заводы җитәкчесе Гаяз Идрис улы ӘЮПОВка 60 яшь тулды!

Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Виктор Альтергот Сергиевск районына барган саен башта нәселле эре терлек үрчетүче фермаларны карап чыга һәм аннан турыга “Сургутский” ит комбинатына юнәлә. Милләттәшебез Гаяз Әюпов 2007 елда ачып җибәргән бу ит комбинатында җитештерелгән продукция аңа аеруча ошый, чөнки колбаса җирле фермерлар җитештергән иттән генә ясала, шуңа күрә ул бик тәмле була да икән.  Авыл хуҗалыгы министры, бу продукцияне Самарада да сата башларга кирәк, дип әйтеп килә, ләкин Сергиевск районында яшәүче халык аны кибет киштәләрендә озак тотмый, шундук алып бетереп бара. Самарага аның бик кечкенә өлеше генә килеп ирешә. Читать полностью