Почетного знака «За заслуги перед Камышлинским районом» был удостоен глава сельского поселения Старое Усманово Мидхат Шайдуллин

image (2)В Камышлинском районе сложилась добрая традиция чествовать заслуженных жителей муниципального образования. Почетного знака главы района «За заслуги перед Камышлинским районом» летом текущего года был удостоен глава сельского поселения Старое Усманово Мидхат Шайдуллин. Нагрудный знак и удостоверение Мидхату Исламтдиновичу был вручен Главой Администрации района Рафаэлем Багаутдиновым во время празднования районного сабантуя. 
Мидхат Шайдуллин родился и вырос в селе Старое Усманово. Читать полностью

Мәхәббәт булса, гаилә дә нык

Насыповы

«Киявебез башка милләт кешесе булгач, беренче мәл­ләрдә бераз уңайсызланган булсак та, хәзер сөенеп туя алмыйбыз».

Хәзерге вакытта яшьләр арасында еш кына таркалган гаиләләрне очратырга туры килә. Моның сәбәбен: “Без­нең милләт кешесе түгел иде яки холык-фигылебез туры кил­мәде”, — дип аңлатучылар да бар. Ә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Раушан белән Флюра Насыйповлар белән танышкач, миндә бөтенләй башка уйлар туды. Читать полностью

Азат Надыйров: «Дустым Эльсор Кәбиров белән матур хатирәләргә чумып утырдык»

P1030715«Туган тел» җәмгыятенең оешкан елларындагы эшчәнлегендә бик актив катнашкан кешеләрнең берсе — Эльсор Газиз улы Кәбиров. Кызыл Йолдыз, 3нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән фронтовикны, Кёнигсбергны алган өчен «За трудовое отличие» медале кавалеры булган милләттәшемне быел туган авылым Камышлының Сабан туенда очраттым. Читать полностью

Татулыкта – матурлык

Сагида

Сәгыйдә апа ШАКИРОВА яраткан оныклары Илшат һәм Илназ белән.

Гомер-гомергә каенана бе­лән килен турында ямьсез, төрткеле сүзләр ишеткәләп то­рабыз. Татар халык әкият­ләренә күз салсаң, анда да каенана — аждаһа, ә килен бернинди хокукы булмаган бер мескен итеп тасвирлана.

“Ә хәзерге заман каен­анасы һәм килене нин­ди­рәк икән соң?” — дигән со­рау­ларым мине Камышлы районының үзәгендә гомер итүче каенана — Сәгыйдә апа һәм аның килене Гүзәлия Шакировалар яшәгән йорт­ның ишеген ачып керергә этәрде. Читать полностью

Тольяттида шах һәм мат

СалаховаСамара өлкәсендә шахмат уенына тиешенчә игътибар бирелә, дип әйтергә дә була: урта мәктәпләрдә шахмат секцияләре эшләп торса, махсус спорт мәктәпләрендә профессиональ дәрәҗәдәге белем алырга да була. Мәсәлән, Тольяттиның “Шахмат” олимпия резервы мәктәбендә биш яшьтән алып унсигез яшькә кадәр 700ләп бала шөгыльләнә. Алар арсында халыкара һәм бөтенроссия турнирларында җиңүчеләр байтак.

Бу спорт мәктәбенең җи­тәкчесе милләттәшебез Гөл­нара Сәлахова (рәсемдә) үзе дә балачактан шахмат уйный. Ул Россиядә, Чехиядә, Словакиядә, Вен­гриядә, Польшада узган халыкара турнирларда җиңү яулап, призлы урыннар алып кайткан, 1989 елда Россия чемпионы исемен яулаган. Ә 1995 елда аңа халыкара мастер исеме бирелгән. Читать полностью

Житель села Балыкла, ветеран Великой Отечественной войны  Назмутдин  Юсупов отпраздновал 90-летие

a6e430934fbad92a3f203711d138f220В эти летние дни житель села Балыкла, ветеран Великой Отечественной войны Назмутдин Юсупов принимал поздравления с 90-летием. Местного старожила пришли поздравить руководитель аппарата Администрации района Раиль Шакуров, директор центра социального обслуживания пожилых граждан и инвалидов Наиля Габидуллина, глава сельского поселения Балыкла Расиль Юсупов, заведующая территориальным отделением ЦСО Венера Юсупова, председатель первичной ветеранской организации Раиль Вахитов. 

Читать полностью

Спортка гашыйк егет

ХабибуллинТатар халкында: “Хезмәт кешене бизи”, — дигән мәкаль бар. Дөрестән дә, авыл җирлегендә яшәүче яшьләр хезмәткә генә өйрәнеп калмыйлар, спортта да зур җиңүләргә ирешәләр. Хәзерге язмам Челно-Вершины авылы мәктәбенең спортка гашыйк тугызынчы сыйныф укучысы Фирдинанд Фәрит улы ХӘБИБУЛЛИН турында.
Читать полностью

Күңелләрдән күңелләргә моң күчереп

загруженноеКамышлыда якташыбыз кү­ренекле татар шагыйре Әнвәр Давыдовның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә мәктәп балалары да күп катнашты. Бу — бик күркәм күренеш. Төбәгебездә туып-үскән яки әле дә туган якта яшәп иҗат иткән шагыйрьләр, язучылар белән очрашу, аралашу укучыларда туган ягыбыз белән горурлану, аны ярату, милли рух, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек хисләрне уята һәм аларны тагын да үстерергә ярдәм итә.  Ә безнең Камышлы төбәге талантлы шәхесләргә бик бай. Алар арасында тыйнак кына, халык арасында артык күренмичә, иҗат итүче шагыйрьләр дә бар. Мондыйларны без һәвәскәр шагыйрьләр дип әйтергә күнеккәнбез. Ләкин шагыйрь бер күренекле әдибебез әйткәнчә, һәвәскәр була алмый, талантлы яки уртача талантлы гына була ала. Дөрес, җирле шагыйрьләр, нинди генә талантлы булсалар да, зур калаларга китеп, иҗат юлында зур-зур исемнәр яуламыйлар. Туган җирдә шапырынмыйча гына яшәп хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларның кайберләрен белмәвебез дә мөмкин. Ә алар бар, һәм бу шагыйрьләрнең шигъри күңелләре чишмә кебек ургылып, йөрәкләре иҗат ялкынында янып тора.

Без бүген менә шундый искиткеч тыйнак бер шагыйрь белән танышырбыз. Ул Камышлы районының Степановка авылында яшәп иҗат итүче Рәшит Хайрувар улы Айсуваков. Читать полностью

Тормыш юллары катлаулы, берьялгызың юл үтмә…

ЗубаировыМенә шушы язманы язарга утырдым да, кылт итеп, мәрхүмә каенанам әйткән сүзләр исемә килеп төште. Ул исән чагында безгә: “Ир белән хатын бер-берен тулыландырып яшәргә тиеш”, - дип киңәш бирә иде.

Дөрестән дә, ялгыз яшәү­че кешеләрне очратып сөй­ләшкәндә, күзләреннән ниндидер моңсулык, сагыш, ятимлек бөркелә кебек. Чөнки аларны бербөтен итеп тулыландырып торучы, борчу-кайгыларын бү­ле­шүче якын кешеләре, авыр­ган чакларында бер чынаяк су бирүчеләре дә юк.

Похвистнево районы Яңа Мансур авылында гомер итү­че Хәмит ага һәм Рушания Зөбәеровлар белән очрашкач, моның шулай икәнлегенә тагын да ныграк инандым. Читать полностью

Газета белән укучыны тоташтыручы җеп

13 июль — Россия почтасы көне

Иңнәренә авыр букча аскан, көненә зур юл үтүче почта хезмәткәрләре авыл җирендә зур эш алып баралар. Алар матбугат белән укучы арасында тоташтыручы җеп кебек. Авылның бер башыннан икенче башына кадәр көн саен йөреп чыккан почтальоннар, гадәттә, бөтен хәлләрдән хәбәрдар һәм барысының да хәл-әхвәлен белешеп йөри.

- Эшем, җиңелләрдән булмаса да, бик ошый үземә, — ди Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында хат ташучы булып эшләүче Әмина апа Хәсәншина. - Газета-журналлар таратканда авылдашларым белән аралашудан ләззәт алам мин. Читать полностью

Ярты гасыр буе янучы гаилә учагы

НуриевыГаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Димәк, гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шундыйларның берсе — Камышлы районының Яңа Ярмәк авылындагы Нуриевлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора.
Читать полностью

Счастье поселилось рядом

imageОтличительная черта хозяев одного из подворья в поселке Чулпан Алсу и Ахкам Сафиуллиных — любовь к творчеству во всех его проявлениях. При встрече с Сафиуллиными чувствуешь положительную энергию, исходящую от них. Их дом и всё, что находится рядом, является образцом для подражания. Читать полностью

Авылыбыз сандугачы

ГафуроваДөньяда һәр кешенең җанына якын туып үскән җире бар. Һәм язмыш җилләре кая гына ташласа да, кадерле туган җирнең һәр куагы, һәр сукмагы шул кешене гомер буена үзенә тартып тора. Әгәр дә шул якның гүзәллеген шигъри юлларга салып, сандугачтай сайрый торган талант иясе дә булса — бу бик зур бәхет. Бу яктан без, яңаярмәклеләр, бик бәхетле халык. Чөнки авылыбызның гүзәллеген нечкә күңеле аша үткәреп, аны әдәбият һәм сәнгать җимешенә әверелдерә торган язучыбыз Гөлсинур апа Гафурова бар бит! Читать полностью