Миңа бер төркем хәрби ветераннар белән Самараның Идел буе бистәсендәге 43 санлы мәктәп музеенда булырга насыйп булды. Безгә аның бик тә эчтәлекле композицияләре белән экскурсовод Валентина Федоровна Косенкова таныштырды, Самарада оештырылган 58нче Кызыл Байраклы Прага исемендәге гвардия дивизиясе сугышчыларының Бөек Ватан сугышы елларында үткән көрәш юллары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Мәгълүм булганча, бу дивизиянең 31 хәрби хезмәткәре Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Музейны оештыруда Идел буе бистәсендә яшәүче сугыш ветераны полковник Баязит Мәҗит улы КАЗАКОВ күп көч куйган. Ул хәзер дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, музейның эше белән гел кызыксынып, үзенең киңәшләре белән аңа ярдәм итеп тора икән. Читать полностью