
Хөснулла Баһаутдин углы Баһаутдинов (1857 – 1937).
Үткән 2017 елны Хөснулла Баһаутдин углы Баһаутдиновның тууына — 160,
вафат булуына 80 ел булды
Үз ата-бабаларының, халкының, авылының тарихын һәм тормышын белү кешенең үткән заманнарга мөнәсәбәтен, ата-бабаларына ихтирамын һәм мәхәббәтен, бу тормышка карашын билгели. Тарихыбызны, борыңгы мәдәният истәлекләрен өйрәнүгә игътибарыбызны арттыру — һәркайсыбызның изге бурычыдыр. Милләтебез борыңгыдан ук югары мәдәниятле һәм бай гореф-гадәтләргә ия.
Иске Ярмәк авылы элгәредән үк үзенең зурлыгы, халкы — җәмгыятьтә бик тә тырыш, белем алырга һавәс булулары белән тирә-як авылларга гына түгел, хәтта илебезнең бөтен почмакларына да билгеле. Ярмәклеләр төрле һөнәр ияләре булып, бөтен белгән белемнәрен һәм көчләрен куеп эшлиләр. Иске Ярмәк авылында туган авылдашларыбыз үзебездә генә түгел, күрше-тирә як районнарда һәм өлкә күләмендә дә хезмәт кылалар. Иске Ярмәк авылы тарихында тирән эз калдырган, авылны мәдәниятлы һәм белемле итүдә, данын тирә-якка таратуда үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле Хөснулла хәзрәт тә, чит җирләрдән килеп төпләнсә дә, авылны чын күңеленнән хөрмәтләп, безгә якты истәлек калдырган. Читать полностью →