
Өчкаен авылы урамы
Яңа җиргә яңа өметләр белән Туган авылым Өчкаен Ульяновск һәм Самар өлкәләренең чиге булып торган Карамал елгасыннан өч чакрым ераклыкта урнашкан. Безнең Яңа Малыклы районы җирләре элек Самар губерниясенең Ставрополь өязенә, аннан Куйбышев өлкәсенә кергән булган. Районның бүгенге алты татар авылы Иске Исәнтимер, Урта Исәнтимер, Иске Төгәлбуа, Өчкаен, Зирекле Куак, Әбдери һәм чикнең икенче ягында калган Мачәй, Каенлы, Тупли, Алмалы, Идәй исемле татар авыллары бер оя булып утырып, аларның халкы да элек-электән аралашып, бер-берсенә йөрешеп, туй уйнатып яшәгәннәр. Кызганыч, бүген инде бу татар авылларының халкы елдан-ел кими бара, кайберләренең исемнәре генә калды. Читать полностью →