- Сәрвиназ, сеңелем, дәресләрең тәмамлану белән өйгә йөгер. Әнкәйне озакка ялгыз калдыру килешмәс, диде апасы.
— Ярар апам, борчылма, бары да әйбәт булыр, диде кыз. Чынлап та, дәресләр беткәч тә өйгә йөгерде, әнисен ашатты, чәй эчерде.
Апасы Гөлфәниягә инде егерме ике яшь, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Ә Сәрвиназга – уналты гына, тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Шуңа күрә мәктәпкә дә бергәләшеп йөриләр.
Ә әниләренең вакыты күп хәзер, Нәфисә өчен дөнья мәшәкатьләре артта калды, үлем көтеп ята ул. Табиблар гомеренең санаулы көннәре генә калганын үзенә үк әйттеләр инде. Шуңа күрә, кызлары мәктәптә булганда, тормышын барлап ятудан башка эше юк. Читать полностью