Битараф кеше түгел ул

7Di7tUJUCFsКамышлы районының Татар Байтуганы авылында күп еллар фельдшер булып эшләгән, ә соңгы елларда Сәләй Вагыйзов музее мөдире вазифасын башкаручы Нурания Абзалова Нурания Минсәхи кызы Абзаловага 65 яшь! Читать полностью

«Кәмит Җәвит» капка төбендә

VwTcY3lOs7EГали авылында ярты ел элек барлыкка килгән “Ялкын” иҗат төркеме “Татарстан – Яңа гасыр” каналындагы “Кәмит Җәвит” телевизион тапшыруында катнашты. Бу очрашу уйламаган-көтмәгән җирдән килеп чыккан. Читать полностью

Туган ягың мәдәниятен һәм тарихын беләсеңме?

vjDAxFjJhi8Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык инициативасы белән узган чарада Самара тугызынчы мәртәбә катнашты. Үз илебездә һәм чит илләрдә яшәүче руслар, инглизлеләр һәм испанлылар Россия халыклары тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белү дәрәҗәләрен тикшереп карый алдылар. Читать полностью

Әни – өйнең кояшы

6zcnYGmM3PkКошки районының Иске Җүрәй авылында яшәүче Сания Миннан кызы Әминовага 10 ноябрьдә 95 яшь тулды

Сания 1929 елда Миннан һәм Хәдичә Гыйниятуллиннар гаиләсендә беренче бала булып туган. Балачагы һәм яшьлеге сугыш, аннан соң илне аякка бастыру чорына туры килә. Шуңа күрә Сания, мәктәпне тәмамлагач, беркая да китми, үз мәктәбендә җыештыручы булып эшли башлый. Ул заманнарда техничкалар урманнан утын ташып, кисеп, мәктәп мичләрен ягарга тиеш булганнар. Менә шушы 14 — 15 яшьлек кыз, авыл хатыннары белән беррәттән, үгезләр җигеп, 15 — 20 чакрым ераклыктагы урманнан утын ташыган. Бераз ныгыгач, Сания колхоз эшләрендә дә катнаша башлый: җәен кыр эшләрендә эшли, кышын фермада сыер сава, бозаулар карый, Бөек Ватан сугышыннан кайтып, авыл кибетендә сатучы булып эшләүче әтисенә ярдәм итә. Читать полностью

Һаваларда оча ике аккош…

c_Opr5lswlQ1 ноябрьдә 94 яшендә Большая Черниговка районының Кочкиновка (Таллы) авылында яшәгән алдынгы колхозчы, гомер буе тракторчы, комбайнчы булып эшләгән, газетабызның иң актив хәбәрчесе, һәвәскәр шагыйрь Габделәхәт ага Латыйпов вафат булды. Соңгы елларын ул балалары янында, Бөек Ватан сугышы ветеранына бирелгән фатирда Пестравка район үзәгендә яшәде. Газетабызның тугры дусты туган авылында җирләнде. Читать полностью

Иман һәм яхшылык символы

nTtPZIun-LIСамараның Җәмигъ мәчете ачылуга — 25 ел

Куйбышев мөселманнарының күптәнге хыялы — мәчет төзү турында сүз кузгатырга 1985 елда, Михаил Горбачев башлаган перестройка нәтиҗәсендә мөмкин була. Шәһәр һәм өлкә хакимиятләре өстәленә килеп кергән үтенеч-гариза 1989 елның язында, Идел буенда ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең мөселман календаре буенча 1100 еллыгына әзерләнгәндә тәмам формалаша. 17 сентябрьдә, Партизанская һәм Борская урамнары киселешендә, яңа мәчет төзеләчәк урын дип исәпләнгән мәйданчыкта митинг оештырыла, чара символик нигез ташы салу белән тәмамлана. Бераздан проектны эшләү башлана, төзелеш фондына беренче кертемнәр килә башлый. Читать полностью

Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре исеме бирелү белән котлыйбыз!

RhKAWpbE8ng«Яктылык» мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галия Фоатовна Тупасовага Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре исеме бирелде. Бу мөгаллимәнең күпьеллык хезмәтен һәм эшкә бирелгәнлеген тану. Читать полностью

Яралы күңелләр әле дә әрни

rquX6-rc5ZA30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Гаепсез хөкем ителгәннәр истәлегенә…

Ел саен үткәрелә торган “Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне” тарих төпкелләреннән җан өшеткеч вакыйгаларны актарып чыгара. Советлар илендә миллионлаган кешеләр иң яхшы елларын лагерьларда үткәрергә мәҗбүр булганнар, күбесен, уйдырма сәбәпләр табып, атып үтергәннәр. СССР таркалганнан соң, ул вакыйгалар беркайчан да онытылмасын һәм кабатланмасын өчен, халык таләбе белән “Хәтер һәм кайгы көне” гамәлгә кертелгән. Читать полностью

Укучылар конференциясен һәм Яңа ел бәйрәмен көтәбез

0lPxUvanB2MУзган дүшәмбедә Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте советының чираттагы утырышы узды.

Оешма президенты Ильяс Шәкүров рәислегендә үткән җыелышта агымдагы елның соңгы ике аена эш планы билгеләнде. Мәсәлән, декабрь башында өлкә татар массакүләм мәгълүмат чараларының Укучылар конференциясен үткәрү көтелә. Чарада шулай ук туган як тарихын өйрәнүче Фәрит Ширияздановның һәм Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафинның яңа китаплары киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Читать полностью

Рөстәм Хөснелгатин: «Ут минем һөнәремә әверелде…»

1V8PGrBar0MБертуган Рөстәм һәм Рәис Хөснелгатиннар гаиләләрендә бишәр бала туар дип һич кенә дә уйламаганнар, әлбәттә. Гаилә елы һәм Әтиләр көне уңаеннан Рөстәм, аның хатыны Резеда һәм беренче кызлары Нурия белән очрашып, күп балалы гаиләдә тормыш-көнкүреш ничегрәк булуы турында сөйләштек. Читать полностью

Үткәннәрдән — киләчәккә…

4An7JpFEyKM13 октябрьдә Ширяево авылында үткән тарихи-мәдәни милләтара чара шулай аталган иде. Максаты да изге – борынгы болгар бабаларыбыз җирләрендә бүген яшәүче төрле милләт халыклары арасында милләтара һәм конфессияара дуслык һәм килешүчәнлек мөнәсәбәтләрен ныгыту. Читать полностью

Бердәмлек безне көчле итә

dFoM0TTVsEUСамарада «Россия Федерациясе халыклары традицияләре күптөрлелеге — төбәк мәдәнияте һәм тарихы байлыгы» дип аталган конференция узды

Самара өлкәсе төрле милләт халыкларының тату яшәү үрнәге булып тора. Мәдәниятләр арасында тигезлек саклау өчен регионда җирле халыкның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар даими үткәрелә. Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе үткәргән конференция дә нәкъ менә шушы максаттан оештырылган иде. Читать полностью

Чын җир кешесе ул

Sb_DWppUGuo13 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Галилеләр Камил Габдулла улы Йосыповны нәкъ шулай бәялиләр. Шушы авылда туып-үскән, белем алган, бәхетен читтән эзләп йөрмәгән, туган авылы кыр-тугайлары матурлыгыннан, газиз туфрагы биргән уңыштан ямь тапкан. Яшьтән үк һәр эшне күңел биреп эшләргә өйрәнгән ир-егетнең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Читать полностью