Чүкеч, энә һәм мамык аның инструментлары иде

dDz8UZPC71w65 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган Мәгърүф Гыйльмияров  олуг юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

“Хезмәт юлым мәктәптә үк башланды”, — дип шаярта әңгәмәдәшем. Башкортостан Республикасы Байкыбаш районыТүргәнәй авылының җидееллык мәктәбендә укыганда ук аны укучылар комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул мәктәп оештырган барлык чараларда да актив катнаша. Комсомолга кергән егетне мәктәпнең беренчел комсомол оешмасы рәисе итеп сайлап куялар. Читать полностью

Россиядә үтәчәк 400 Сабантуйның берсе – Мәчәләйнеке

n6m0MDJbHj8Кунакларны җирлек башлыгы бавырсак белән каршы алды

Быелгы Мәчәләй авылы Cабан туен, һәрвакыттагыча, масштаблы итеп, ләкин, террорчыларга каршы тору максатыннан, элеккеге урынында түгел, ә стадионда үткәрергә туры килде. Шуңа да карамастан, бәйрәм бик тә күңелле һәм истә калырлык булып үтте. Читать полностью

Горурланырлык яшьләребез бар

-31B5e8RUOEТуган авылым Гали Сабан туена барган идем

Татарларда Сабан туе элек-электән иң кадерле, көтеп алынган бәйрәм. Ул һәммә милләтләрне берләштерә һәм дуслаштыра торган хезмәт һәм шатлык бәйрәме. Читать полностью

Инкыйлабка кадәр үткән соңгы Сабан туе

wPVcvheExWk110 ел элек, 1914 елның 31 маенда, Самарада милли бәйрәмебез узган

XIX гасыр ахырында, бигрәк тә Беренче рус инкыйлабыннан (революция) соң, Россия империясенең җәмәгать тормышы үсеш ала. 1905 елгы инкыйлаб патша хөкүмәтен диннәргә ирек игълан итәргә, җәмәгать оешмаларының хокукларын киңәйтергә һәм башка күп демократик үзгәрешләр кертергә мәҗбүрили. Читать полностью

Кул эшләре сабырлыкка өйрәтә

zkmMdvBavMY25 майда Кошелев бистәсендәге 7нче санлы мәктәптә Балаларны яклау көненә багышланган дәрестән тыш чара узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Глушкова үткәрде. Читать полностью

Гомерләрен татар халкына багышлаган кешеләр

aFU22XAxLZAМилли оешманың әгъзаларын искә алып

“Алыштыргысыз кешеләр юк”, диючеләргә ышанмагыз. Күренекле, талантлы, берәр нинди идеяләр белән янучы һәм аларны тормышка ашыра белүче шәхесләрне алыштырып булмый. Самараның татар милли хәрәкәте активисты, өлкә “Туган тел” җәмгыяте советының әгъзасы, ә аннан соң әлеге оешманың башкарма директоры булган Фәрхәт Мәхмүтов нәкъ шундый кеше иде. Үткән дүшәмбедә аның вафатына 5 ел булды. Читать полностью

Үткәннәрне барлап

dWrfunITY6IСамара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган чараларда фәнни-гамәли тикшеренү өлеше каралган.

Берничә эш төркемнәре арасында “Тарихи-мәдәни мирас” исемлесе дә булачак. Шундый аерым бер сөйләшү мәйданчыгын булдыру тарихыбызны тирәнтен белү, татар халкының милли үзаңын саклап калу һәм үстерү хезмәтендә бик зур роль уйнаганын тагын бер кат ассызыклап үтә. Биредә нинди мәсьәләләр каралачак? Читать полностью

Востоклылар алга бара!

QpG8-BE4M_MТөрле авырлыклар кичерергә туры килсә дә, Иске Мәчәләйдә Ринат Искәндәров җитәкчелегендәге “Восток” авыл хуҗалыгы оешмасының кырлардагы эшләре алга бара. Монда, әлбәттә инде, Ринат әфәнденең дә роле зурдан. Ул, оста җитәкче буларак, хезмәткәрләренең эшенә дөрес юнәлеш бирә, чәчү уңышлы булсын өчен, кирәкле чараларны алдан күрә белә. Гомумән, Ринат әфәнде Искәндәров Иске Мәчәләй һәм аның кешеләре өчен бихисап игелекле гамәлләр кылып яши. Без, авыл халкы, аңа барысы өчен дә бик рәхмәтлебез. Читать полностью

Мәктәп белән хушлашу — олы тормыш юлына аяк басу

QnsEQnEIJKg25 майда чыгарылыш сыйныфлар өчен тантаналы линейкалар узды

Менә тагын бер уку елы тәмамлануны игълан итеп, илебез мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый. Бу — күптән түгел генә чыр-чу килеп, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән, ә бүген инде “олыгаеп”, җитдиләнеп, үсеп киткән “беренчеләр” өчен дә, инде олы юлга чыгарга җыенган “унберенчеләр” өчен дә мөһим көн. Читать полностью

Без — татарлар

adBv2XqQBkAТатар халкы тарихында
Булган шаукымлы еллар.
Тукай да бит безне мактап,
Бүләк иткән күп җырлар. Читать полностью

Бу дөньяда изгелеккә ни җитә?!

gLvB4rXXSqwТуган ягы өчен җан атып яшәүчеләр күбрәк булсын иде

Интернет киңлекләрендә татар шагыйре Фатыйх Кәримнең шигырен бераз үзгәртеп язган:

Үзең турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була, — дигән шигъри юллар очрады. Шушы кыска гына юлларга нинди тирән мәгънә салынган! Чөнки иле, халкы турында уйлап, туган ягы өчен янып-көеп яшәгән кешеләрнең изге эшләрдән торган эзе, якты истәлеге рәх-мәтле якташлары күңелендә озак еллар буе саклана. Шуңа күрә аның гомере озын була. Читать полностью

«Бәхетле мөнәсәбәтләрнең нигезендә сабырлык ята»

R5EpZmd3k8815 майда Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтте

Илшат белән Юлия Заләтдиновлар – үрнәккә куярлык күркәм татар гаиләләренең берсе. Икесе дә дин юлында, саф татар телендә сөйләшәләр, ике малай, ике кыз үстерәләр, ачык йөзле, әдәпле, тәрбияле кешеләр. Читать полностью

Лаеклы авылдашларыбызны онытмыйк

wQH9rArxpOcҖиңү китергән май аенда, гадәттә, без батыр якташларыбызны искә алабыз

Менә мин дә сезгә бу язмамда милләттәшебез Мөгаллим Шакир улы Субеев турында сөйләргә булдым. Ул 1918 елның 20 февралендә Самара губернасының Подбельск өязе, Мәчәләй авылында Шакир Габбас улы Субеев гаиләсендә туган. 1932 елда имам гаиләсе репрессиягә дучар була, бөтен булган малларын тартып алып, бөтен гаилә әгъзаларын Себергә озаталар. Сугыштан соң гына аларны аклыйлар. Читать полностью