25 майда Кошелев бистәсендәге 7нче санлы мәктәптә Балаларны яклау көненә багышланган дәрестән тыш чара узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Глушкова үткәрде.
Билгеләнгән вакытка балалар әти-әниләре белән бергә сыйныфка җыелдылар. Программада шулай ук татар халык костюмы элементлары — изү һәм калфак ясау буенча мастер-класс та каралган иде. Ә махсус кунак сыйфатында декоратив-гамәли сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова Гульнара Насыйрова чакырылды.
Дәрес сорау-җавап форматында башланды, укучылар сүзләр төзеделәр, табышмаклар чиштеләр. Уеннан соң Гөлфия Рәшитовна актив һәм тырыш укучыларга грамоталар, дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Җәй көне татар телендә китаплар укырга, яңа сүзләр, җырлар өйрәнергә һәм, әлбәттә, үз телеңне яратырга киңәш бирде. Татар телен белүченең 30га кадәр чит телне аңлый алуын искәртте.
Аннан Гөлнара Мидхәт кызы балаларга изү белән калфакның тарихы турында сөйләде. Укучылар милли костюм турында зур кызыксыну белән тыңладылар һәм ашкынып эшкә тотындылар.
Бу бик четерекле булса да, балалар аны уңышлы башкардылар, останың күрсәтмәләрен җентекләп үтәделәр һәм эш барышында сабырлык һәм төгәллек күрсәттеләр.
Мастер-класс балаларга үз халкының мәдәниятен яхшырак белергә генә түгел, ә аларны сабырлыкка, тырышлыкка һәм игътибарлылыкка да өйрәтте.
Чарада катнашкан барлык укучылар һәм аларның ата-аналары исеменнән 7нче мәктәп директоры Ольга Ларцевага, татар теле укытучысы Гөлфия Глушковага, декоратив-гамәли сәнгать остасы Гөлнара Насыйровага, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кошелевка, «Дуслык» иҗтимагый оешмасының вице-президенты Минәхмәт Хәлиулловка, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүровка, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горлановка, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ленар Сабировка, департамент җитәкчесе урынбасары, сәнгать белеме һәм социомәдәни проектлау бүлеге начальнигы Евгения Мищенкога зур рәхмәт җиткерәбез.
Гөлназ ХӘСӘНШИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 791


