“Яктылык”та “беренче кыңгырау” яңгырады

SONY DSCБелем көне турында Сама­раның бердәнбер “Яктылык” татар мәктәбеннән “Бер­дәмлек”тә фоторепортаж бас­тыру инде күптәнге гадәткә әйләнеп китте. Без бу юлы да тантанадан читтә калмаска булдык һәм укучыларыбызга чираттагы язмабызны тәкъ­дим итәбез.

Көн болытлы булып, иртә­дән бирле яңгыр менә явам-явам дип торса да, матур мәктәп киемнәренә киенгән укучылар, аларның ата-аналары, әби-бабалары һәм башка якын туганнары мәктәп йортындагы мәйданга бәйрәм тантанасына җыелдылар. Читать полностью

“Бердәмлек”кә бәя арзанайды

i“Бердәмлек”не үз иткән кадерле укучыларыбыз! Менә тагын 1 сентябрьдән газетабызга 2017 елның беренче яртысына төп язылу кампаниясе башланды. Сезгә шуны әйтәсем килә: соңгы елларда почта хезмәте өчен бәяләр күтәрелү сәбәпле вакытлы матбугат бәяләре дә күтәрелде һәм язылу бәясен санап чыгару шактый буталчык эшкә әверелде. Без аның нинди булачагын алдан ачык итеп әйтә алмыйбыз. Читать полностью

В Похвистневском районе прошел фестиваль дружбы народов «Мы вместе!» (ВИДЕО) / Без бергә!

DSC_0494В поселке Алькино Похвистневского района Самарской области, на территории центра агротуризма «Сельский уют», недавно состоялся первый фестиваль национальных сообществ «Мы вместе!». Его организатором стала администрация муниципального района Похвистневский при участии национальных общественных объединений Самарской области.

Читать полностью

Вазыйх Мөхәммәтшинның хезмәт юлына – 55 ел! / Лаеклы хезмәт өчен / Корабль по имени «Прогресс-В»

IMG_9808

Губернаторыбыз Николай Меркушкин исеменнән Вазыйх Мөхәммәтшинны өлкә администрациянең милли һәм конфессиональ идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова котлады.

“Ренессанс” кунакханәсендә Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата углы Вазыйх Мөхәммәтшинның хезмәт юлына 55 ел тулу һәм аның туган көне уңаеннан зур тантана узды.

Бәйрәм мохиты бина ишекләрен атлап кергәч үк сизелде. Юбиляр Вазыйх әфәнде Мөхәммәтшин кунакларны елмаеп, ачык йөз белән каршы алып торды. Аның битеннән, күзләреннән нур бөркеп торды. Читать полностью

Ә син мәктәпкә әзерме?

1Август – укучылар һәм ата-аналар өчен иң кызу ай. Мәктәп формасы, букча, уку әсбаплары һәм башка кирәк-яракларны аласы бар. Берәүләр: “Кыйбат булса да сыйфатлы булсын”, — дип фирмалы кибетләрне әйләнеп чыга, икенчеләре экономия максатыннан базарга ашыга. Без дә бүген баланы мәктәпкә җыю бәясе турында берничә ата-ана белән сөйләшеп алдык. Читать полностью

Помидор башкаласында – бәйрәм

Сызранның татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары мөхтәрәм кунакларны җыр-моң белән каршы алдылар.

Сызранның татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары мөхтәрәм кунакларны җыр-моң белән каршы алдылар.

Сызран — өлкәбезнең зур тарихлы шә­һәр­ләренең берсе. Аңа быел 333 яшь тулды. Шушы вакыйгага багышлап, шәһәрнең иң борынгы урамында, шәһәр Кремле диварлары янында Сызранга нигез салучы гаскәр башлыгы Григорий Афанасьевич Козловскийга һәйкәл куелды.

Сызран шәһәре администрациясе, зур предприятиеләр, эшкуарлар һәм халык акчасына Россиянең халык рәссамы, сәнгать академиясе әгъзасы Альберт Чаркин тарафыннан бронзадан эшләп куелган биш метрлы мәһабәт скульптураны ачу тантанасына меңләгән тамашачы җыелган иде. Анда өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин да катнашты. Читать полностью

И, язмыш, язмыш…

iБеркөнне кичен, командировкадан кайтып, телевизор янына ял итәргә утырдым. Яңа Гасыр — “Планета” каналында Татар­станның танылган җыр­чысы Салават Фәтхет­динов:

“Беркайчан да онытмагыз,

Алда сират күпере

Әнкәйләр кичерер ул,

Тик Ходай кичерерме?!”, — дип җырлый иде. Читать полностью

Рәшит Шамкай: “Ялгызым калганда елап йөрим”

shamkay-150x150Рәшит Шамкай сигез ай элек йөрәгенә операция ясатты. Бүген инде хәле ярыйсы. Табиблар катгый рәвештә: “Ярты елсыз сәхнәгә чыгасы түгел!” — дип кырт киссә дә, ул өйдә тик ята алмаган. Сезон тәмамланганчы берничә концертта катнашырга өлгергән. Үзе исә «тамак сорый бит, даруларына да күп китә», дип акланды. Бүген мин — Шамкайда  кунакта. Өстенә «егетләрский» ак фут­болка, башына түбәтәй киеп каршы алды ул мине. Хатыны — Суфия апа  Идел буенда урнашкан бакчаларына киткән иде. Читать полностью

Әтием белән сөйләшкәндәй булдым…

Әхмәдулла Хәмидуллин (алдагы рәттә, сулдан беренче. Бөек Ватан сугышы елларында төшерелгән фотосурәт).

Әхмәдулла Хәмидуллин (алдагы рәттә, сулдан беренче. Бөек Ватан сугышы елларында төшерелгән фотосурәт).

Апрель башында “Самара татарлары” сайтында Большая Черниговка районының Дингезбай авылында яшәүче Гөлнара Харрасованың “Бәлки кем дә булса бу фотосурәттә үзенең туганын танып алыр?” дигән язмасы чыккан иде. Гөлнара ханым Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Габбас Ягъфәров турында язган һәм бер төркем солдатларның фотосурәтен куйган. “Беренче рәттә уңнан беренче — минем бабам. Арттагы рәттә уңнан өченче — Похвистнево районы Гали авылыннан Барый исемле абый. Безнең белән Гали авылыннан тагын өч кеше хезмәт итте”, — дип сөйли иде бабам, тик мин аларның исемнәрен хәтерләмим инде. Бәлки, кем дә булса туганнарын танып алыр?” - дип язган автор. Бу хәбәрне укыган кызым Гөлчирә: “Инәкәй, рәсемдәге кешеләрнең берсе безнең Әхмәдулла бабайга бик охшаган”, — дип шалтыратты. Ка­расам, чынлап та, сулдан беренче утырганы — минем әткәй ич! Читать полностью

Камышла: Субсидии раздора / Губернаның кечкенә бер районында зур гауга көчәя

iВ маленьком районе губер­нии разгорается настоящий скандал.

В марте 2016 года инициа­тивная группа камышлинцев направила обращение к главе района, требуя сменить руко­водителя Управления сельско­го хозяйства и отправить в от­ставку самого главу. Получив отказ, инициаторы от имени фермеров района обратились в «Общероссийский Народный фронт». В мае общественники приехали в Камышлу и вынес­ли свои рекомендации. Но ини­циативная группа вновь потре­бовала отставки главы, а затем обратилась в местный из­бирком с ходатайством о проведении референдума о не­доверии. Мы разбирались, что же случилось в Камышле и по­чему возник конфликт. Читать полностью

“Караван-сарай” мәчетендә кунакта

DSC_1778

Гөлимә ханым Җангабилова “Өмет” һәм “Бердәмлек” газеталары мөхәррирләрен мәчет белән таныштыра.

Быел апрельдә Оренбургка, моннан 110 ел элек дөнья күргән “Вакыт” газетасының һәм аның дәвамчысы булып саналучы “Яңа вакыт” басмасының 25 еллык юбилеена баргач, безгә, Самара һәм Ульян өл­кәләренең татар газеталары мөхәррирләренә, бу гаҗәеп бай тарихлы өлкә үзәгенең күп истәлекле урыннарында булырга насыйп булды. Моның өчен, әлбәттә, безне каршы алып, ике көн дәвамында озатып йөргән өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, бу төбәкнең танылган эшкуары Мөхтәр Галиулла улы Хәсәновка рәхмәтлебез. Ул безгә атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм мәчете, Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе белән дә якыннан танышырга булышты. Без Урал елгасы ярына куелган Европа һәм Азиянең чикләрен билгеләп торучы мәһабәт монументны күрү бәхетенә дә ирештек, үткән гасырның илленче елларында минем Зәйнәп апам укыган Оренбург татар педучилищесы бинасын да рәсемгә төшереп алдык. Читать полностью

Җитәкче – ул һәрвакыт җитәкче

киямов

Мәсгут Сәхаб улы Кыямов.

Була бит дөньяда шундый кешеләр: бала чагыннан эзләнә, яхшы укый, иҗтимагый эшләрнең барысына да алына, үсә төшкәч тә укуын дәвам итеп, һаман яңа үрләргә омтыла, китек тормышыбызны яхшыртырга теләп, сайлап алган һөнәре буенча камиллеккә җитәргә тырышып эшли. Кыенлыкларга тарганда да андыйлар төшенкелеккә бирелмиләр, юлын табып, барыбер җиңүче булып чыгалар.

22 августта 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Мәсгут Сәхаб улы Кыямов нәкъ шундыйлардан. Тамырларында куе крестьян каны аккан бу кеше шушы районда туып үскән, Бе­зенчукта авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнче юллама буенча Кемерово өлкәсе күмәк хуҗалыкларының берсендә плановик булып эшләгән. Ә армиядән соң турыга Кошки районындагы туган авылына кайткан һәм шунда сиксәненче елларга кадәр экономист булып хезмәт иткән, комсомол оешмасын җитәкләгән. Читать полностью

Җәен дә гөрләп тора

IMG_20160731_110604Җәй челләсе булуына карамастан, Гали авылы мәд­рәсәсе йорты гөрләп тора. Аның турыннан үткән-барган кеше “Сөбеханаллаһ” дип, сокланып әйтеп куя. Мәчет йортында малайлар атланып килгән ике дистә чамасы велосипед басып тора, ә читтәрәк, волейбол, футбол мәйданчыгында, туп бәргән тавышлар ишетелә. Кайбер малайлар уктан ату белән мәшгуль. Читать полностью