Һәр ана йөрәгендә бала хәсрәте

халида халиса сагида

Бертуганнар Саимә (сулдан-уңга), Халидә, Халисә һәм Сәгыйдә.

Без гаиләдә дүрт кыз үстек. Беркайчан да чакыру көтеп тормыйбыз, бер авыл­да яшәгәнлектән, туган көн­нәребездә бергә җыелырга, сөйләшеп, үткән гомеребезне искә төшереп утырырга яратабыз. Читать полностью

Бер айну тарихы

АААлкоголизмны җиңәргә була, дип саный бер милләттәшебез һәм башкаларга да бу юлны күрсәтергә тели

Эчүчелек. Күпме аналарның бәхетсезлеге, хатын-кызларның челпәрәмә килгән өметләре, исерек ата-анадан гарип туган сабыйлар язмышы, юл һәлакәтләре һәм үлем-китем сәбәпчесе ул. Беренче тапкыр авызына хәмер алган ваемсез яшь кеше бу турыда уйламый, әлбәттә. Ләкин берникадәр вакыттан соң бу адымының ялгыш булуын аңлый, ләкин эчүчелек тозагыннан ычкына алмыйча, башта җәмгыять тормышыннан төшеп кала, ә аннары вакытсыз дөнья куя… Читать полностью

Чарасызлык зары

жуковы

Равилә ханым ире Марат, балалары һәм оныклары белән.

Хәлләрен белергә дип өйләренә барсам, салкыннан куырышкан гөнаһсыз сабыйлары елаша

«Очрашу билгеләгән ке­шенең өенә барганчы, иң элек аның күрше­сенең хәлен бел», дигән гыйбарә бар. Шуңа таянып мин дә Равилә Минәхсән кызы Жукованың тормышы белән танышу алдыннан Камышлы районының Яңа Усман авылы җирлегенә юл тоттым. Биредә мине җитәкче урынбасары Раилә Рәшит кызы Маннапова каршы алды. Нәкъ менә аңардан Равилә ханым турында белешеп, тормышы турында сораштым да инде. Читать полностью

Гали авылында яшәүче Саимә МОРЗАХАНОВА: «Айдар, яшә җырларыңда»

Саимә апа Морзаханова Айдар Га­лимовка чиккән кулъяу­лык бүләк итә.

Саимә апа Морзаханова Айдар Га­лимовка чиккән кулъяу­лык бүләк итә.

Авыл халкы җиң сызганып эшли дә, мөмкинлеге булганда рәхәтләнеп ял да итә белә. Шуңа да: “Казаннан җырчы Айдар Галимов килә икән”, — дигән яңалыкны без, галилеләр, бик куанып каршы алдык. Ар­тистның “25 ел бергә. Яңа сулыш” программасына билетлар берничә көн эчендә сатылып та бетте.

Концерт буласы көнне Мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Билет алырга өлгермәгән авылдашлар: “Басып булса да карарбыз”, — дип концертка килгәннәр. Читать полностью

“Еллар һәм язмышлар” нәрсә турында сөйли?

Лифкать Рифкать улы Балтаев үзе иҗат иткән “Еллар һәм язмышлар” дип аталган китабы белән.

Лифкать Рифкать улы Балтаев үзе иҗат иткән “Еллар һәм язмышлар” дип аталган китабы белән.

Камышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Лифкать ага Балтаев туып-үскән җире турында китап язган. Сөйләшүебезне ул үзенең балачагыннан башлап җибәрде. Читать полностью

Самарада Ватаныбыз геройларын зурладылар

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин Хәтер парадының махсус кунагы Василий Лановой белән.

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин Хәтер парадының махсус кунагы Василий Лановой белән.

1941 елның  7 ноябре илебез өчен истәлекле дата. Бу көнне Мәскәүдә, Куйбышевта һәм Воронежда Совет гаскәрләре парады уза. Шуннан сугышчылар турыга сугышка китә.

Хәрби парад Советлар Союзының көчен, халкыбызның бердәмлеген, дошманга каршы ахыргы сулышына кадәр сугышырга әзер булуын бөтен дөньяга күрсәтте. Читать полностью

Денис урта мәктәбенең 11нче класс укучысы Рафаэль БАДЫЙКОВ: «Рә­симә әби — утлы сугыш еллары баласы»

1

Рәсимә ХӘЛИМОВА (яшь елларында төшерелгән рәсем).

Бу гаилә әгъзаларына тормышта бик күп авыр­лыклар күрергә туры килә. Габделкаюмның әнисе бе­лән әтисе бик яшьли, аңа әле 16 яшь кенә тулып килгәндә, тагын 12 яшьлек Габделхәбирне, 3 яшьлек Сәхипҗамалны ятим кал­дырып, үлеп китәләр. 18 яше дә тулыр-тулмас Габ­делкаюмга өйләнеп, гаилә корырга туры килә. Үзеннән бер генә яшькә кечерәк булган хатыны Хафизәсе белән ул туганнарын да, үзләренең 9 баласын да үстерә.

1941 елның сентябрендә 40 яшьлек Габделкаюм сугышка алына. Бу вакытта Хафизәнең кулында 8 бала, ә йөрәге ас­тында — карынында әле тагын Рәсимәсе кала. Читать полностью

“Яктылык” мәктәбе укучысы Руфия КОТЛАЕВА: «Онытырга хакыбыз юк…»

bvsБөек Ватан сугышы — илебез тарихында халкыбызның йөрәгендә төзәлмәслек яра калдырган иң зур вакыйгаларның берсе. Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклау өчен бөтен ил аякка баскан.

Безнең гаиләне дә сугыш афәте читләтеп үтмәгән. 1941 елда фронтка Мостафа бабам Котлаев китә. Ул күп юлларны үтеп, Сталинград өчен барган сугышта яраланып госпитальгә эләгә. Ә катлаулы операциядән соң бабамны туган авылы – Похвистнево районы Иске Мәчәләйгә кайтарып җибәрәләр. Биредә ул безнең булачак әбиебез – Минебаян Әүшәевага өйләнә. Читать полностью

Разия ӘЮПОВА: «Без дә тик утырмыйбыз»

соленья

Төрледән-төрле соклар, кайнатмалар, са­латлар күргәзмәсе.

Без, хатын-кызла­ры­быз­ның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, җәй айларында зур проектларда катнашмасак та, бер дә тик тормадык. Дөньяда һәм илебездә килеп туган кризисны җиңеп чыгу өчен үзебездән өлеш кертергә булдык.

Быел әдәбият елы булгангадырмы, “Бердәмлек” газетабызда төрледән-төрле матур хикәяләр, күренекле язучы­ларның китапларыннан кызык­лы өзекләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фаҗигале һәм олуг язмышлы шәхесләр турында язмалар дөнья күреп тора. Мавыгып китеп, бөтен дөньяны онытып укырга була газетабызны. Читать полностью

Хезмәткә багышланган тормыш

Полиция капитаны Наил МАДЬЯРОВ.

Полиция капитаны Наил МАДЬЯРОВ.

10 ноябрь — Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне

Көн саен гомереңне куркыныч астына кую, бәйрәмнәрдә дә хезмәт урынында булу, төнге кизүдә тору… Полициядә хезмәт итүнең шундый авыр яклары булуга карамастан, күп кенә егетләр һәм хәтта кызлар да Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә хыяллана.

Большая Черниговка районының Утекаево (Бөрьян) авылында туып үскән Наил Мадьяров та нәкъ шундыйлардан. Балачактан милиционер һөнәренә гашыйк егет Саратов юридик институтының Самара бүлеген тәмамлап, менә 20 ел инде өлкә үзәгенең иминлек сагында торучылар рәтендә хезмәт итә. Читать полностью

ФОТООТЧЕТ: в Самаре отметили XV татарский праздник «Сембелэ» /Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә

DSC_05847 ноября 2015 года во Дворце Торжеств (пл. им.Кирова) прошел татарский национальный праздник урожая «Сэмбелэ», связанный с окончанием осенней страды. Его главным организатором выступила Национально-культурная автономия татар города Самара при поддержке Правительства Самарской области, ГКУСО «Дом дружбы народов» и остальных областных татарских общественных объединений. Читать полностью

Әфидә апа — бүгенге көндә дә укытучы…

docs.mail.ru«Бердәмлек”нең 33нче санында чыккан “Әбиемнең серле догалары…” язмасын укыгач, Әфидә апа Каюмованың бүгенге көндә дә элеккеге еллардагы кебек укытучы, белем бирүче булганын аңладым. 1950 елларда Камышлы районының кечкенә генә Йолдыз авылында укытучы булып эшләгәндә төшерелгән рәсем миңа бик күп истәлекләрне күз алдыма китерде. Читать полностью

Гали авылы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Рөстәм ГӘРӘЕВ: «Минем дә укытучы буласым килә!»

Разия ГАРИ­ФУЛ­ЛИНА кызы Алия һәм оныклары белән.

Разия ГАРИ­ФУЛ­ЛИНА кызы Алия һәм оныклары белән.

Беркөнне мәктәбебездә һө­нәр сайлау турында сөйләшү булды. Безнең класста 18 укучыдан бары икесе генә укытучы булырга теләген белдерде. Шуларның берсе мин идем. Миңа шушы фикергә килергә укытучы булып эшләгән әбием, бабам, әнием һәм ике апам этәргеч булдылар.

Классташларыма да әнием ягыннан әбием Разия һәм бабам Мидхәт Гарифуллиннар турында сөйләдем. Каникул вакыт­ларында мин һәрвакыт аларга кунакка барам, җәен урманга җиләккә, гөмбәгә йөрибез, бакчада да эшлибез. Читать полностью