Шушы көннәрдә генә Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәгендә каhарман якташыбыз — язучы, шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш hәм иҗат юлына багышланган — «Гакыйль Сәгыйров. Yзе турында hәм барысы да аның турында» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Өлкә татар автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе hәм мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган әлеге кичәдә җирле шагыйрьләр, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләре, милли хәрәкәт активистлары катнашты. Читать полностью
Кеше булып кала белергә кирәк

Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясенең студентлары Эльвира Вәлиева (уңда) белән Эльвина Шәвәлиевада “Намуслылык” акциясе зур тәэсир калдырган.
Өлкәбездә 1998 елдан алып “Намуслылык” акциясе үткәрелә. Аның оештыручылары — Россия журналистларының Самара өлкә оешмасы һәм өлкә иҗади берләшмәләр ассоциациясе арабызда яшәүче намуслы, мәрхәмәтле кешеләрне табып, аларның исемнәрен бөтен өлкәгә таныта. 18 ел эчендә чит кайгыга битараф булмаган, намуслы эшләр башкарган 500дән артык кеше бүләкләнде.
Быел да өлкәбезнең 20 районы һәм 9 шәһәреннән оештыручыларга 200 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан “Ветераннар”, “Погонлы кешеләр”, “Меценат”, “Тәрбиягә бала алу”, “Коткару”, “Кайгыртучанлык”, “Волонтерлар”, “Хатирә” һәм “Кыенлыкларны җиңеп чыгу” номинацияләрендә иң лаеклы 41 кешене сайлап алган. Лауреатларны бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Самараның Тимерьюлчылар мәдәният йортында узды. Зал шыгрым тулы булып, рәтләр арасында басып торучылар да байтак иде. Читать полностью
Сөйләшмәсәң, сүз чыкмас…
Күптән түгел Самараның Җәмигъ мәчетендә «Мөселманнар хәзерге дөньяда» дип аталган яшьләр форумы үткәрелде. Аны Самара өлкәсе губернаторы администрациясе ярдәмендә өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган иде. Форумның төп максаты итеп оештыручылар буыннан-буынга күчеп килгән традицион исламның рухи байлыгын саклап, аны бүгенге һәм киләчәк буыннарга тапшыру мәсьәләләрен билгеләгәннәр. Читать полностью
Самарада яңа стадионның өченче өлеше әзер инде / Николай Меркушкин выступил с основным докладом на заседании Совета по развитию спорта при президенте РФ
8 декабрь кичендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә физкультура һәм спортны үстерү Советының һәм Россиядә 2018 елгы дөнья чемпионатын оештыру комитетының берләштерелгән утырышы булып узды. Читать полностью
Саимә МОРЗАХАНОВА: «Ахирәт бизмәне гадел булсын иде»
Авыл халкы элеккеге колхоз җирләрен хосусыйлаштыруны аңлап бетерми. Аның бөтен булган байлыгы, шатлыгы, ныклы терәге – туган-үскән җире, үзенә бүлеп бирелгән җир кишәрлегендәге йорты һәм барлы-юклы бакчасы.
Хәзер инде менә бөтен көчебезне җигеп, юктан бар иткән йортларыбыз урнашкан җирне сатып алырга мәҗбүр итәләр. Аннары әле шул кишәрлек өчен ел саен салым түләп торырга туры киләчәк. Ә вакыты җитеп, хуҗа үзе җиргә кереп ятканнан соң, салым түләү бурычы балаларына күчәчәк. Читать полностью
Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде
25 ел гомер. Азмы ул, күпме? Кемнәрдер, парлы һәм бәхетле булып яшәгән кешеләр, чирек гасырның үткәнен сизми дә кала. Ә яшьлегендә бәхет кошының койрыгын тотып алган, ә бераздан ычкындырган кешеләр бу чорны бик озак вакыт дип бәяли. Бу сүзләремне бәхет көтә белгән кешеләр генә аңлыйдыр. Читать полностью
Мизгел, аз гына туктап тор!
Самараның Журналистлар йортында (Самарская урамы, 179а йорт) танылган фотожурналист Николай Никитинның “Тормыш параллельләре” дип аталган фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Ул авторның 70 яшьлек юбилеена багышлана.
Илле елдан артык гомерен кулына фотоаппарат тотып үткәргән бу шәхес белән миңа да үткән гасырның җитмешенче — сиксәненче елларында өлкәбезнең төп басмасы булган “Волжская коммуна” газетасында берникадәр вакыт эшләргә насыйп булды. Әле дә аның белән бергәләп өлкә авылларына материаллар артыннан командировкаларга баруыбыз истә. Мин шул вакытларда аның үҗәтлелегенә, тормыш мизгелләрен тотып алып, рәсемнәрендә оста итеп чагылдыра белүенә соклана идем. Ул үзенең коллегаларын истәлеккә төшереп шәхси фотоальбомында калдырган. Шулар арасында мин дә бар, әлбәттә. Читать полностью
“Ак каен” белән горурлану
Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык фольклор ансамбле үзенең 45нче туган көнен билгеләп үтте
Иске Ярмәк авылы халкы, гомумән, сәнгать җанлы халык. Күпме үземне беләм, шул хәтле авыл клубы, мәктәп сәхнәләре гөрләп тора. Укытучылар коллективы — үзенә, авыл яшьләре — үзенә, мәктәп укучылары — үзенә тематик кичәләр, концертлар, спектакльләр әзерли. Элек бу тамашаларда җыр-биюләр генә түгел, уңышсыз эшне, ялкаулыкны, эчүчелекне тәнкыйтькә тотучы такмаклар да яңгырый иде. Авылда берәр кызык яисә гыйбрәтле хәл була калса да, күпертелеп сәхнәдә күрсәтелә. Шыгрым тулы зал егылып көлә, ә тәнкыйть утына эләгүчеләр икенче көнне күз күтәреп карарга оялып йөриләр иде… Читать полностью
Иң газиз кешеләребезгә мәдхия
Самарада Әниләр көне уңаеннан күптөрле чаралар уздырылды
Опера һәм балет театрына җыелган меңнән артык ананы өлкә губернаторы Николай Меркушкин котлады. - Бүген иң якын кешеләребезгә мәдхия укыйбыз, чөнки әни — безнең иң газиз, иң кадерле кешебез, — диде ул. Читать полностью
В память о мастере / Гали оста истәлегенә
27 ноября в селе Старое Ермаково состоялось торжественное открытие мемориальной доски известному мастеру по изготовлению гармоней-тальянок Гали Гаряеву.
Занавес мемориальной доски прикрепили на дом, где жил и работал наш земляк. Увековечивание имени мастера состоялось по инициативе Самарской областной татарской национально- культурной автономии при поддержке ГКУ СО «Дружба народов» в рамках реализации проекта «Имена и события в истории Самары». На торжественном мероприятии выступил председатель областной татарской национально-культурной автономии Анвер Горланов, который назвал текущий день уникальным для истории района и области. Почётное право открыть мемориальную доску предоставили сыну Гали Гаряева Асфандияру Гаряеву и Анвару Горланову. Открытие провели под звуки тальянки.
Алар безгә якты маяк төсле
29 ноябрь — Әниләр көне
Бу язмамны язарга утыргач, бөтен балачагым күз алдымнан үтеп, әниемне яшь вакытында исән-сау килеш күргәндәй булдым.
Кышкы салкын көннәрнең берсендә калын боз белән капланган елга өстендә дус-ишләрем белән артык озак уйналды. Инде кич җиткәч, өшеп-туңып өйгә кайтып керүемә, әнием Мәрьям мине баштан орышып алды, аннан кәсәгә бал салып, кайнар чәй эчерде, җылы куллары белән аякларымны ышкыды, “Балам, бик каты өшедеңме?” — дип өзгәләнде. Мин аның шул чактагы борчулы күзләрен гомер буе оныта алмам, ахыры. Үсеп, тормышка чыгып, балаларымны үстергән вакытта аларга да шул хакта сөйли идем. Һәркемгә үз әнисе кадерле, бердәнбередер, мөгаен. Читать полностью
Күктә Ай белән Кояшыбыз бар
Күктә Ай белән Кояш булган кебек, җирдә әти белән әни бар. Бала өчен дөньяда алардан да газизрәк, якынрак башка бернәрсә дә юктыр. Авырганда — баш очыңда утырган, булган ризыгының иң тәмлесен синең тәлинкәгә салып биргән, өшесәң — күкрәгенә кысып җылыткан, еласаң — елашкан, шатлансаң — сөенгән, янсаң — көйгән кешеләр алар, әти белән әниләребез.
Безнең әтиебезне — Гәрәй Минегали улы Идиятовны, 1930 елда армия хезмәтенә алалар. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән егет Үзбәкстанда хезмәт итә. Өч еллык хезмәтен тәмамлаганнан соң, турыга авылга кайтмый ул, Нурсалих абыйсы яшәгән Сурхандарья өлкәсенә сугыла. Анда егеткә бик ошый, һәм ул Иске Ярмәккә кайтып иң чибәр, иң уңган Хәтирә исемле кызга өйләнә дә, кабат Урта Азиягә юл тота. Читать полностью
В Камышле прошла презентация книги «Гакиль Сагиров. Про себя и все о нем» / Камышлылылар Гакыйль Сәгыйров иҗатына гашыйк
20 ноября в ЦСО муниципального района Камышлинский, в отделении социальной реабилитации, где отдыхали пенсионеры и инвалиды села Камышла, прошла презентация книги Рафгата Аглиуллина о жизни и творчестве земляка, поэта и художника Гакиля Сагирова «Гакиль Сагиров. Про себя и все о нем» («Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында»). Читать полностью