Фермер Рашит Багаутдинов хочет взять в собственность арендуемые земли / Төзер идем — җир үземнеке түгел…

f2bf4fd8-0c83-4d2c-821b-0150b83d9f18Небольшое крестьянско-фермерское хозяйство Р.К.Багаутдинова в селе Малая Каменка Красноярского района обеспечивает качественным молоком, растительным маслом и свежим мясом не только местных жителей. А в планах — увеличение производства. Читать полностью

Разия ӘЮПОВА: «Каһарман шагыйребез исемен мәңгеләштерик!»

iБез, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, “Яңа гасыр — Планета” телеканалын бик теләп һәм яратып карыйбыз. Миңа аеруча “Татарлар” тапшыруы ошый. Анда милләттәшләребезнең, шул исәптән Россия төбәкләрендә гомер итүчеләрнең тормышы да киң яктыртыла. Менә декабрь урталарында журналист Илдар Кыямовның Татарстан Дәүләт Советы депутаты, күренекле татар шагыйре Разил Вәлиев белән әңгәмәсе булды. Ул 2015 елда үткәрелгән әдәбият елына багышланган иде. Читать полностью

Хезмәттәшебез белән горурланабыз

Зулия Исламгареевна учитель

Зөлия Маннанова

“Укытучы булып туарга ки­рәк”, — ди халык. Бу сүзләрдә чынлап та, хаклык бардыр. Ба­лаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, уртак тел таба белү һәркемгә дә хас түгел бит. Кайбер укытучы, укучыларын олы тормыш юлына озаткач та, алар белән аралашып яши, хәлләрен белешеп тора. Гали авылы мәктәбендә рус теле укытучысы Зөлия Исламгәрәй кызы Маннанова нәкъ шундыйлардан.

Ул Похвистнево районының Гали авылында туып үскән, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Самара педагогия инс­титутының филология факультетына укырга кергән. Нәкъ шул вакытларда таныштым да инде мин аның белән. Кызның сызылып киткән кара кашы, икегә үреп салган толымнары, ягымлы итеп сөйләшүе әле дә күз алдымда тора. Читать полностью

Наҗия ХУҖИНА: «Картлык көнемдә таянычым бар»

Рифгат ХузинЕлховка районы Түпли авылында туып үскән улым Рифкать Хуҗинга 3 январьдә 50 яшь тула. Күпләр аны Самара шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак беләләр, ә быел ул Самара шәһәр округы депутаты итеп тә сайланды. Аның бу казанышларын күреп, мин чиксез куанам, улым белән горурланам. Читать полностью

Яңа елга яңа теләкләр

 162 YW5rLmpwZw==Өлкә мөселманнарының региональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин:

- Самара өлкәсендә эшләп килүче татар милли үзәкләре өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте белән берлектә телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, аларны үстерү юнәлешендә күптөрле чаралар үткәреп тора. Үткән елда форумнар, кызыклы очрашулар, милли бәйрәмнәр уздырдык. Читать полностью

«Яктылык» әкияте

Кыш бабай белән Кар кызын балалар алкышлап каршы алды.

Кыш бабай белән Кар кызын балалар алкышлап каршы алды.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Яңа ел алды көннәрендә кунаклар күп булды. Мәктәптә укучылар өчен чыршы бәйрәмнәре үткәннән соң да Кыш бабай тынычланмады, шәһәрнең башка мәктәпләрендә укучы татар балаларын да шунда җыйды.

Матур итеп бизәлгән мәктәп серле дөньяны хәтерләтә. Фойеда ук кунакларны яшел чыршы каршы ала, янәшәдә балаларның иҗат җимешләре – Яңа елга багышланган рәсемнәр, күргәзмәләр урнаштырылган. “Боз”дан ясаган өй янында Кыш бабайның чанасы басып тора. Читать полностью

Кытай сәгате ничек Кышны уяткан

будильник1(Яңа ел әкияте)

Декабрь башында ук Кар кызы Кыш бабайның туганнарына: “Тизрәк килеп җитегез! Бабакайны йокыдан уята алмыйм!” — дип телеграмма суккан иде. Менә бүген Ерак Устюгка Кыш Бабайның энесе Көз белән сеңелесе Назлы Яз килеп төштеләр. Читать полностью

Могҗиза көткәндә

mid_106060_7077- Могҗизалар булмый ул! Исәп-хисапларны төземичә, бер­кем дә китми! — дип кырт кисте Сәлим Әхмәтович. — Аннары соң мин сезне ничек җыеп бетерим ди? Алда ничә көн ял бар — киләсе елда хисапларны җиренә җиткереп утырыр хәлем юк!

Яңа ел рухы офис бинасын тоташ чолгап алган иде инде. Коридорда чыршы бизәнеп утыра, бар халык, ярышкан шикелле, шуңа берсеннән-берсе матур уенчыклар ташый тора. Канцтоварлар белән эш итүче кызларның барчасы тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләре яудыра. Ә Диана җыйнак кына авыл өе дә ясап куйган — морҗасыннан төтененә кадәр күтәрелә! Картриджлар тутыручы егетләр, турагентство кызлары белән уйный-көлә, түшәмгә ялтыравыклы серпантиннар элеп йөрде. Телефон ремонты начальнигының кәефе бүген аеруча күтәренке: ул бер тартма мандарин алып килеп, аны бар бүлмәләргә өләшеп чыкты. Ылыс исенә мандарин исе дә килеп кушылды. Читать полностью

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН: «Бердәмлектә – көч!»

12015 елда без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бил­геләп үттек. Сугыш чоры балалары һәм сугыштан соң туганнар өчен Яңа ел бәйрәме аеруча кадерле. Балачакта без аны зарыгып көтеп ала идек. Авылыбызның кечкенә генә клубында яшел чыршы куелып, ул төсле кәгазьләрдән ясалган уенчыклар белән бизәлә иде. Читать полностью

Йөрәкләрдән чыккан язмалар

i“Халык күңелендә сакланган батырлык – мәңгелек!” конкурсына нәтиҗә ясыйбыз

2015 елның 11 апрелендә дөнья күргән “Бердәмлек”нең 15 санында Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш корбаннары һәм ветераннар турында язылган материалларга конкурс игълан иткән идек. Әлбәттә, ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, “Халык күңелендә сакланган батырлык – мәңгелек!” дип аталды. Шуны гына көткән кебек, укучыларыбыз газетага берсеннән-берсе тирән мәгънәле, чиксез батырлык, Ватанны сөю турында һәм фашистларга карата нәфрәт тулы хатлар яудыра башладылар. Читать полностью

Бала җанлы булу кирәк

Алсу ханым тәрбиягә алган балалары Мария һәм Игорь белән.

Алсу ханым тәрбиягә алган балалары Мария һәм Игорь белән.

Алсу һәм Алексей Криво­усовларның Үзбәк­станнан кай­тып, Камышлы авылында төпләнүләренә байтак гомер үтеп киткән инде. Хәзер алар­ның өч балалары Александр, Марина, Мария дә үсеп җитеп, әти-әниләре яныннан китеп, читтә үз көннәрен үзләре күрәләр. Тәрбиягә алган Мария белән Татьяна да шулай ук бүген шәһәрдә эшлиләр. Ә сабый чагында гаиләгә алынган Игорь әлегә мәктәпнең дүртенче сыйныфында укый. Читать полностью

Ярышта беркем дә сынатмады

sport_v-sevastopole-proydut-sorevnovaniya-po-bochcha-sredi-paralimpiycev_471Похвистнево районы Подбельски авылында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде.  Анда районыбызның төрле авылларыннан килгән  60ка якын кеше төрле спорт төрләрендә көч сынашты.
Читать полностью

Салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп

Фәхретдин Канюкаев (сулда) мөхтәрәм кунакларны каршы ала.

Фәхретдин Канюкаев (сулда) мөхтәрәм кунакларны каршы ала.

Самарада гөрләтеп Мәүлид – ән – Нәби бәйрәмен үткәрделәр

Пәйгамбәребезнең туган көне — Мәүлид бәйрәме мө­сел­маннар өчен иң олы бәй­рәмнәрнең берсе. Соңгы ел­лар­да аны Самарада да зурлап үткәрәләр. Быел, га­дәттәгечә, бәйрәмнең төп чарасы Киров мәйданындагы Мә­дәният сараенда узды. Аны дүр­тенче тапкыр Самара өл­кәсе мөселманнарының ре­гио­наль Диния нәзарәте белән бер­лектә өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы оештырды. Чарада катнашкан мөх­тә­рәм кунаклар арасында өлкә хө­күмәте вәкилләре дә, шәһәр Думасы депутатлары да бар иде. Читать полностью