Физкультура укытучысы истәлегенә спорт бәйрәме

Шириязданов1

Мө­хәммәтнур Шириязданов

20 февральдә Иске Яр­мәкнең Юкәле тау итәгендә уздырылачак спорт бәйрәменә рәхим итегез!

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы халкының үз йөзе, үз холкы, аңа гына хас гүзәл сыйфатлары, матур гадәтләре бар. Әлбәттә, һәр авыл анда туып-үскән шәхесләре белән бай. Без дә шулай Иске Ярмәкнең талантлы кешеләре белән горурлана алабыз. Аларның күбесе — укытучылар. Алтмышынчы елларда Иске Ярмәк урта мәктәбендә бик көчле укытучылар коллективы тупланган иде бит. София һәм Габделхак Шаһиевлар, Әсгать һәм Кәримә Мөхәммәтҗановлар, Рәйсә һәм Салих Шәрәфетдиновлар, Сәхия Шәвәлиева, Исмәгыйль һәм Асия Әһлиуллиннар ара­сында мәктәпкә зәңгәр спорт костюмы киеп йөрүче Мө­хәммәтнур Шириязданов та бар иде. Читать полностью

Сугыш кына булмасын…

абдулова

Мәрьям апа Абдуллова (гаилә архивыннан алынды).

27 январьда Россиянең хәрби даны көне — 1944 елда Ленинград блокадасы өзелгән көн билгеләп үтелде

Мин, Мәрьям Абдуллова, 1941 елның 25 маенда Ленинградта туганмын. Әнием­нең сөйләве буенча, ул җыеш­тыручы булып эшләгән 3 санлы мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәгәнбез. Ә әтием машинада бер башлыкны йөрткән. Ул еш кына командировкаларда булган, шул сәбәпле мин тугач, әни белән мине хастаханәдән дә килеп ала алмаган. Читать полностью

Губернаторыбызга – 65 яшь!

KSA_001487_00013_1_t218_2255595 февральдә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин үзенең туган көнен — 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул күпсанлы тәбрикләүләр, котлаулар кабул итте. Алар әле дә килеп торалар.

Өлкәбезнең милли-мәдәни берләш­мәләре белән беррәттән безнең “Бер­дәмлек” татар газетасы коллективы да үзенең тәбрикләү сүзләрен язып, юбилярга котлау телеграммасын җибәрде. Читать полностью

Грипптан ничек сакланырга?

sick-resizeТабиблар грипптан иң яхшы саклаучы чара дип прививка ясатуны атый. Әмма ул да кешенең чир йоктырмавына тулы га­рантия бирә алмый. Та­биб­лар да аның чирнең кат­лаулануыннан гы­на сак­ларга сәләтле булуын та­ный. Теләк булганда грипп йоктыру куркынычын үзеңә дә киметергә мөмкин. Читать полностью

В дружбе с царицей наук, Пегасом и Каиссой / Ел саен Иске Ярмәктә

news15042Вот уже в течение восьми лет в январе месяце в селе Старое Ермаково проходит областной шахматный турнир, посвящен­ный памяти Салиха Шарафутдинова.

Человек живет, пока о нем помнят, пишет в своем стихот­ворении поэтесса Юлия Войтова. Помнят своего односельча­нина, учителя, поэта, шахма­тиста, почетного гражданина Камышлинского района Салиха Загитовича Шарафутдинова не только жители села Ста­рое Ермаково, но и всего Камышлинского рай­она и любители шахмат облас­ти, и конечно, его дети. Читать полностью

Тормыш бүләге

oi_88fcd081f4fe4d9e8d3c6eaf0ee06b92_bigӘминә белән Фәрит Ульян шәһәренең медицина университетында укыганда таныштылар. Араларында мәхәббәт хисләре гади генә дуслыктан башланып китте. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр, укуларын тәмамлап, җайлы гына эшкә урнашкач та, өйләнешергә вәгъдәләшәләр. Тик тормышта бар да без уйлаганча гына булмый шул. Әминә авырып китеп, хастаханәгә эләгә. Табиблар аны ярты елга якын дәвалыйлар. Читать полностью

Талантлы, гадел каләмдәшебезне югалттык

АпанаевКөтмәгәндә, авырмый-нит­ми генә, 59 яше барганда, тук­санынчы елларда ун елга якын “Бердәмлек” газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшләгән, соңгы вакыт­ларда басмабызның штаттан тыш хәбәрчесе булган каләм­дәшебез, Россия Журна­лист­лар берлеге әгъзасы Ис­хак Хәнәфи улы Апанаев ара­быз­дан бакыйлыкка китеп барды.

Тумышы белән Пенза өлкә­сенең Неверкино районы Октябрьск авылыннан булган, тук­санынчы еллар башында Мәскәүдә яшәгән Исхак Са­марада “Бер­дәмлек” татар газе­тасы чыга башлаганын ише­теп, безгә еш кына үзенең язма­ларын җибәреп тора иде. Ә бераздан бөтенләйгә “Бер­дәм­лек”кә ки­леп, эшкә ур­нашты. Читать полностью

Возраст мудрости / Тормыш тәҗрибәсе тупланган чак

596be4b47520ba3ecc7dff0f0a6ac03eСегодня мне хотелось бы рассказать еще об одной матери-труженице Камышлинского района — Назии Нуриахметовой из села Камышла, которая прошла весьма суровый жизненный путь.

Ее судьба, как и судьбы простых наших соотечественников, которые тихо и незаметно живут рядом с нами, работают на совесть и о себе из лишней скромности говорить не любят, не менее показательна для истории района, чем жизнь великих людей.

Читать полностью

Село Татарское Абдикеево Шенталинского района готовится к приему гостей со всех уголков губернии / Татар Әбдекиендә II өлкә авыллары Сабан туе үтәчәк

DSC_1323Здесь 9 июля 2016 года
пройдет II областной
сельский Сабантуй

27  января 2016 года в ГКУ СО «Дом дружбы народов», в офисе татарских общественных организаций, состоялось очередное заседание Совета СОТО «Туган тел». На встречу были приглашены глава администрации Шенталинского района Александр Михайлович ЛЕМАЕВ, чемпион Европы и СССР по дзюдо, президент Федерации дзюдо Самарской области, выходец села Татарское Абдекеево Хабиль Хазиевич БИКТАШЕВ.  Участники заседания обсудили вопросы, связанные с подготовкой и проведением II областного сельского Сабантуя в селе Татарское Абдикеево Шенталинского района, а также общего годового собрания СОТО «Туган тел». Читать полностью

Камышлыда үтте гомерең…

ШакуровМөхәммәт абый Шәкүров 29 январьда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул бөтен гомерен шушы туган Камышлы авылына багышлаган. Күп еллар җирле колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Камышлы урманнарында аңа егерь хезмәтен башкарырга да туры килгән. Тормыш иптәше Халидә апа белән матур тормыш корып, өч бала үстергәннәр. Читать полностью

Җырсыз, моңсыз яшәү мөмкинме соң?! / Праздник объединил людей

репетиция

Авылның фольклор ансамбле коллективы репетиция вакытында.

Җитәкчеләрнең тырышлыгы белән Иске Усманда мәдәният йорты сакланып калган.

Камышлы районының Иске Усман авылы кышкы матурлыкка төренгән. Һава бераз салкынча. Ә авыл мәдәният йортында яңа ел кичәсенә әзерлек бара иде. Биредәге матур җыр-моң тирә-юньдә бәйрәм мохиты тудыра. Фольклор ансамбль җитәкчесе Фидания Әхсән кызы Нуретдинова да биредә булып чыкты. Без хәл-әхвәл сорашкач, аның белән сөйләшеп киттек. Читать полностью

Тамырлар

обложка книгиБез, самаралылар, Татар­станның күрше Нурлат районы, аның кешеләре белән гел бәйләнештә булып, еш кына очрашып торабыз. Гомеренең күп өле­шен Кошки районының Иске Фәй­зулла (Иске Җүрәй) авылында үткәргән кү­ренекле татар шагыйре, талантлы рәс­сам Гакыйль Шәрифулла улы Сә­гыйровның шушы төбәк­нең Әхмәт авылында туып, аннан берничә ел Биккол авылы мәк­тәбендә укуы да шулай ук ике араны якынайтуга ярдәм итәдер, мөгаен.

Күптән түгел генә нәшер ител­гән “Нурлат җиренең кү­ренекле кешеләре” дип аталган китапта йөзләгән исемнәр арасында Гакыйль Сәгыйров турындагы мәгълүматлар белән беррәттән биредә яшәгән Диндаровлар гаи­ләсенә — нәселенә кагылышлылары да бар. Читать полностью

Саимә МОРЗАХАНОВА: «Яшисе дә яшисе килә…»

iБез уң як күршебез Маһи­камал әби белән туганнардай аралашып, гөрләшеп яшәдек. Аның оныгы Фәнүзә белән дә, миннән өч яшкә олырак булса да, без бик дус идек.

Балачактан бергә уйнап, бакча артыбыздагы инештә су коенып үстек. Таллар арасына качып, инәкәйләрдән сорамыйча алган ситсылардан үзебезгә кирәк-ярак теккән чаклар да бүгенгедәй истә әле. Үсә төшкәч, икебез дә колхоз фермасында сыер савучы булып эшли башладык, кич утыруларга да бергә йөри идек. Читать полностью