Губернаторыбызга – 65 яшь!

KSA_001487_00013_1_t218_2255595 февральдә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин үзенең туган көнен — 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул күпсанлы тәбрикләүләр, котлаулар кабул итте. Алар әле дә килеп торалар.

Өлкәбезнең милли-мәдәни берләш­мәләре белән беррәттән безнең “Бер­дәмлек” татар газетасы коллективы да үзенең тәбрикләү сүзләрен язып, юбилярга котлау телеграммасын җибәрде.

“Хөрмәтле Николай Иванович!

“Бердәмлек” газетасының барлык укучылары исеменнән сезне чын күңелдән туган көнегез — 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез”, — диелгән ул телеграммада.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1126

Комментирование запрещено