Дүрт аяклап йөрү

4 ноги

Иске Ярмәк хатын-кызлары “скандинавиячә йөрү” белән актив шөгыльләнә.

Кичке якта Камышлы районының Иске Ярмәк авылы урамнарында еш кына чаңгысыз, кулларына чаңгы таяклары тотып, бик эшлекле кыяфәт белән чаңгы шуган кебек атлап баручы урта һәм олы яшьтәге хатын-кызларны очратырга була. Авылның социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чараларны оештыручы булып эшләгән Гөлисә Бәдретдинованың әйтүенчә, болар биредәге “Актив озак яшәү” клубы әгъзалары икән. Бүгенге көндә “скандинавиячә йөрү” дип аталган күнегүләрдә авылның егермеләп төрле яшьтәге хатын-кызлары шөгыльләнә. Соңгы вакытларда Иске Ярмәктә андыйларның саны күбәя, диләр.

Хәбәрләрдән күргәнчә, чаңгы таяклары тотып урамда йөрү Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә модага кереп бара икән бит хәзер. Ә кайдан, кайчан килеп чыккан соң бу галәмәт? Читать полностью

Журналист булып тугансыңдыр син…

нурсина“Бердәмлек” өлкә татар га­зетасының төньяк районнар буенча үз хәбәрчесе Шенталы районының Денис авылында яшәүче Нурсинә Хәсәншә кызы Хәкимовага 12 мартта 55 яшь тула!

Хөрмәтле Нурсинә ханым! Без сине, каләмдәшебезне, шушы тәүге юбилеең белән чын күңелебездән котлап, нык­лы исәнлек, тынычлык, гаилә бәхете, хәерле озын гомер, тормышыңда һәм иҗатыңда бетмәс-текәнмәс зур уңышлар телибез. Читать полностью

“Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — диләр бит…

Мәхмүт Гыйльметдинов.

Мәхмүт Гыйльметдинов.

Ап-ак кар бөртекләренә ку­шылып, тирә-юньгә пыч­кы чүбе оча. Ә станоктан чыккан тавыш сихри музы­кадай кышкы аклыкка тө­ренеп, тирә-якка тарала. Ка­мышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Мәх­мүт Гыйзетдин улы Гыйль­метдиновның гомер буе эштә чыныккан ал­тын кул­лары тудыра бу матур­лыкны. Читать полностью

Күпне күргән, күпне кичергән…

Әфидә апа КАЮМОВА.

Әфидә апа КАЮМОВА.

24 февральдә Кләүле район үзәгендә яшәүче  Әфидә Хөснулла кызы Каюмованың тууына 90 яшь тулды

Бу уңайдан бөтен гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган хезмәт һәм сугыш ветеранын котларга Кләүле муниципаль районы администрациясе, социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре, Кләүле мәчетеннән дин әһелләре килгәннәр иде. Шулай ук юбиляр озак еллар яшәгән һәм эшләгән күрше Камышлы районыннан да килүчеләр бар иде. Читать полностью

Гомерем минем моңлы бер җыр иде…

кичэдэ катнашучылар

Кичәдә катнашучылар.

Денис авылы китапха­нә­сендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Анда мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл китап­ханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Читать полностью

Кул эшләрендә күңел җылысы

Кул эшлэрендэ

Камышлы авылында яшәүче Рәхбәрия Минетдин кызы Юнысова.

8 март — Халыкара хатын-кызлар көне

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым бик кыйммәт тора. Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Арада яшьләр дә, олылар да байтак.

Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәй¬ләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Читать полностью

Спартакиада татарских поселений. Мочалеевка снова впереди! (ФОТОГРАФИИ) / Мәчәләйлеләр — беренче!

31Праздник спорта и здорового образа жизни уже стал традиционным для Похвистневского района и проходит поочередно в разных сельских поселениях. Первая спартакиада среди татарских поселений прошла в 2009 году в селе Алькино, и с тех пор стала одним из самых значимых и престижных мероприятий. В этом году почетное право проведения спартакиады было предоставлено сельскому поселению Новое Мансуркино. Читать полностью

Заманча киенергә яратабыз…

Ак калфакҮткән елны өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы калфак чигү буенча мастер-класс үткәргән иде инде. Февральдә гү­зәл затларыбызны кабат җыеп, аларны изү чигәргә өйрәтергә булдык. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе, Самара өлкәсенең халык кә­сепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы һәм Идел буе “Этно-дар” яшь модельерлар конкурсы дипломанты Гөлнара Насыйрова аны үткәрүгә бик теләп алынды. Читать полностью

Мәхәббәт һәм дуслык кичәләре…

Уңнан сулга: Рузил Минхәеров, Рузил Хәмәдиев (артта), Руслан һәм Алисә Җәләевлар, Альберт Долматов.

Уңнан сулга: Рузил Минхәеров, Рузил Хәмәдиев (артта), Руслан һәм Алисә Җәләевлар, Альберт Долматов.

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы кечкенә булса да, аның халкы күңелсезләнеп яшәми. Җәен дә, кышын да авыл клубында әледән-әле төрле кызыклы кичәләр үткәреп торабыз. Читать полностью

Праздник в память об учителе / Шуарга да шуарга!

120 февраля ермаковская земля принимала сельчан, гостей района и области на открытом спортивном празднике по лыжным гонкам, посвящённом памяти учителя физкультуры местной школы Мухаматнура Шириязданова и 25-летию образования Камышлинского района.

Читать полностью

«Пейзажи родного самарского края» … / Губерна Думасында татар рәссамы күргәзмәсе

555 22024 февраля 2016 года в здании Самарской Губернской Думы состоялось открытие персональной выставки члена Самарского творческого союза художников «Палитра», ветерана и активиста Самарского областного татарского общества «Туган тел» Азата Надирова «Пейзажи родного Самарского края». Читать полностью

Тәрбияле бала җанга шатлык бирә…

сания ягудина

Бу гаиләдә Фәритнең әнисе Сания апага (1997 елда төшерелгән фотосу­рәте) да кадер һәм хөрмәт кенә күрсәтелә.

Похвистнево районы Мә­чәләй авылында үрнәк бу­лырлык күркәм гаиләләр күп. Фәрит һәм Рәйхана Яһудиннар гаиләсе — нәкъ шундыйлардан.

Фәрит — үзебезнең авыл егете. Ул, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, мал табибы һөнәрен үзләштерә һәм Әхрәт авылында ферма мөдире булып эшкә урнаша. Өч елга якын эшләгәннән соң, уңган егетне күршедәге совхозга эш­кә чакыралар, һәм Фәрит ун елга якын мал табибы булып шунда эшли.

Әтисе вафат булгач, Фәрит әнисен ялгыз калдырырга телә­мичә, авылга кайта һәм Под­бельскиның кошчылык фаб­рикасына эшкә урнаша. Фаб­рика шул вакытта байтак кешене хезмәт урыны белән тәэмин итә иде. Безнең Мәчә­ләй авылыннан гына да эшче­ләр биш автобуска төялеп бара иде. Аларның күбесенә фатир да бирделәр. Тик за­маналар үзгәреп, фабрика ябылды. Читать полностью

Ватанны саклаучылар көнендә — спорт уеннары / В Самаре в День защитника Отечества почтили память всех, кто отдал жизни за родную страну

23 февраля 1

Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйганда.

Самарада 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бик күп кызыклы чаралар уздырылды. Өлкә губернаторы Николай Меркушкинның Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм локаль конфликтларда катнашкан хәрбиләр белән очрашуы иң мөһим чараларның берсе булгандыр. Читать полностью