Берәүләре тәнкыйтьли, икенчеләре мактый…

(Сулдан уңга) Радик Яруллин, Сания Абрагимова һәм режиссер Гаяр Нариманов.

(Сулдан уңга) Радик Яруллин, Сания Абрагимова һәм режиссер Гаяр Нариманов.

Самараның “Художественный” кинотеатрында Мәскәү режиссеры Гаяр Нуримановның “Мәхәббәт — ул йөрәк эше — 2” дип аталган фильм күрсәтелде. 300 кешелек зал шыгрым тулы иде.

Фильм башланыр алдын­нан режиссер һәм төп рольләрнең берсен башкарган Радик Яруллин, тамашачыларны сәламләп, хәерле карау теләделәр. Фильм тәмамлангач та кунаклар тамашачы алдына чыгып, күп сорауларга җавап бирделәр, рәсемнәргә төштеләр. Читать полностью

Татар “Таймс”ы

derd8

Оренбургта 1906-1918 ел­лар­да нәшер ителгән «Вакытъ» газе­та­сының элмә тактасы.

Оренбургның бүгенге “Яңа вакыт” газетасының чишмә башында торган “Вакытъ” иҗтимагый-сәяси газетасына 110 яшь тулды

Аны оештыручы Шакир һәм Закир Рәмиевлар газетага юкка гына бу исемне бирмәгәннәр. Меценатлар вакыт бәясен бел­гәннәр һәм заман белән бергә атлаганнар.

Стамбулда югары белем алганнан соң Рәмиевлар Оренбургка күченәләр. Татар газетасы чыгару теләге белән янып йөргән Шакир һәм Закир әфәнделәр моның өчен 15 елга якын рөхсәт юллап йөриләр. Һәм, ниһаять, хыяллары тормышка аша — 1906 елның 2 фев­ралендә Рәмиевлар Петер­бургтан уңай җавап алалар. Тиздән, 21 февральдә, “Вакытъ” га­зетасының беренче саны дө­нья күрә. Читать полностью

Эшләсәң, барысы да була

Съезд

Татарстан Республикасы Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Гали авылы эшмәкә­ре Расих Латыйпов белән.

Быел яз Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып узды. Анда Россия Федерациясенең 36 регионыннан 700гә якын кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелган иде. Алар өч секциягә бүленеп эшләделәр.

Терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүче эш­мә­кәрләр җыелышы Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында узды. Анда катнашучылар үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды, төрле тәкъдимнәр дә яңгырады. Читать полностью

Путин: «Россия считает Турцию другом, но есть проблемы с некоторыми политиками» (ВИДЕО) / “Барыгызга да зур рәхмәт белдерәм”

______________Россия считает Турцию своим другом, но есть проблемы с отдельными политическими деятелями, заявил в четверг в ходе «прямой линии» президент РФ Владимир Путин. Читать полностью

Күршеләр, күршеләр — иң якын кешеләр…

Күрше балалары. Сулдан икенче - авторның бертуган энесе Ришат.

Күрше балалары. Сулдан икенче — авторның бертуган энесе Ришат.

Татар кешесе туган ягын, үскән авылын, бергә яшәгән күршеләрен һәм дусларын сагынганда хисләрен җырга салып җырлый. Кызганычка, мин алай ук матур итеп җырлый белмим. Ә сагынуым, чыннан да, чиктән ашкан. Кайчакта туган авылыма кайтым яшисе килә. Ләкин хәзерге авылны түгел, ә элеккеге, салам түбәле, бүрәнә аралары балчык белән сыланган, пөхтә итеп акшарланган өйле авылымны сагынам. Әтием Гәрәй белән әнкәм Хатирә Идиятовлар да исән булсыннар, шунда йөрсеннәр иде. Читать полностью

Киң җәелгән сулар сай була…

i3Зур кызыксыну белән Илдус Диндаровның «Мин җырлыймын шырдыйны…» дип аталган («Бердәмлек», №12, 12 март 2016 ел) татар эстрадасы хакында уйлануларын укыдым. Аның фикерләре белән килешәм, күптән һәм күбебезне борчый торган теманы күтәргән мөхтәрәм автор.

Бу хакта сөйләшүне бераз җиргә якынрак килеп дәвам итик, диимме инде? Читать полностью

Китап укып үскән бала тәрбияле була

библиотека Ермаково

Алисә ханым Хаматшина (артта) китап­ханәгә экскурсиягә килгән “Ромашка” балалар бакчасы сабыйларын кабул итә.

Авыл китапханәсе, үзенә күрә, мәдәни үзәк булып хезмәт итә. Халык анда китап алырга гына йөрми, ул — аралашу урыны да, рухи азык чыганагы да.

Ләкин күп авылларда ки­тапханәләр ябыла. Камышлы районында үткән ел ахырында гына да 4 китапханә шундый язмышка дучар булган.

- Безне бу бәла әлегә чит­ләтеп узды, — ди Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы китапханәчесе Алисә Хаматшина. — Авылыбыз бик зур булмаса да, китап укырга яратучылар күп. Бу ел башыннан укырга алынган китапларның саны гына да 700гә якын. Читать полностью

Кадерләп үстергән мин синең җимешең…

photo1499Татарстан — Яңа гасыр “Планета” телеканалында драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча Әлмәт драма театры сәхнәгә куйган “Балакаем” спектаклен карагач (режиссёры Нәфисә Исмәгыйлева), түзмәдем, кулыма каләм алып, үземнең борчулы хисләрем белән уртаклашырга булдым. Читать полностью

Ваһаҗевның тормыш кагыйдәләре

Рәфыйк Ва­һа­җев.

Рәфыйк Ва­һа­җев.

12 апрель – Космонавтика көне

Мин бу авылдашымны ике-өч ел элек, Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният са­раенда гөрләп узган Фи­лүс Каһиров концертында оч­раттым. Рәфыйк абый Ва­һа­җевның Иске Ярмәк авылы тарихчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать абый Мө­хәммәтҗановның “Прогресс” кос­мик кораблар төзү заводында эшләүче олы улы икәнлеген генә белә идем. Рәфыйк абый, киң күңелле кеше буларак, бу кимчелекне төзәтеп, якыннанрак танышу нияте белән мине кунакка да дәшкән иде. Ләкин бу очрашу быел гына насыйп булган икән. Читать полностью

Мин беренче космонавтларны күрдем…

Юрий Гагарин хатыны белән һәм космонавт Владимир Комаров (сулда) Сочида ял ил иткән вакытларында. 20 ноябрь, 1964 ел.

Юрий Гагарин хатыны белән һәм космонавт Владимир Комаров (сулда) Сочида ял ил иткән вакытларында. 20 ноябрь, 1964 ел.

12 апрельдә — Юрий Гагаринның космоска очуына 55 ел

1961 елның 12 апреле мил­лионнарның хәтерендә сакланган кебек, минем дә исемдә мәңгегә уелып калды. Без, Рождествено авыл хуҗалыгы техникумында агроном булырга укыган бер төркем студентлар, поездга утырып, Сергиевск районындагы Суходол тимер юл станциясенә 1961 елның 12 апрель иртәсендә килеп төштек. Исаклы районының “Рассвет” совхозына практика үтәргә баруыбыз иде. Көч-хәл белән азаплана-азаплана йөк машинасы әрҗәсенә менеп утырып, язгы баткак юллардан район үзәгенә төш вакытында гына барып җиттек. Үзәк мәйдандагы баганага эленгән радиодан атаклы Мәскәү дикторы Юрий Левитанның көр тавышы яңгырый. Ул совет кешесе Юрий Гагаринның беренче тапкыр галәмгә — космоска очуы турында хәбәр укый иде. Читать полностью

Идеал Муса улы ГАЛӘҮТДИНОВ: «Тукай юлыннан атлыйбыз»

Tukay-2Сөекле Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым татар мәктәбенең башлангычына туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызык­лы шәкерт”, “Шаян песи” кебек шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар. Шагыйрь: «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэ­сире булгандыр. Читать полностью

Чәчәк кебек матур бит ул — туган тел

Ачык дәрес вакытында.

Ачык дәрес вакытында.

Подбельск урта мәктәбенең Иске Мәчәләй авылындагы тугызъеллык филиалында “Го­реф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап калсак, гомеребез дә сакланыр”, — дип аталган фәнни семинар булып үтте. Бирегә Похвистнево муниципаль районы имам- мөхтәсибе Илнур Гайнетдинов, Иске Мәчәләй мәчете имамы Таһир Булатов, Подбельск, Первомайск мәктәпләре укытучылары, ата-аналар килгән иде. Кызганычка, башка татар мәктәпләре укытучылары семинарга килә алмаганнар. Читать полностью

Ир кирәк икән – табыла ул…

спектакль-премьераКүптән түгел Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт драма театры үзенең 110 һәм театрның яңадан торгызылуына 25 елллык юби­лейларын билгеләп үтте. Ә 18 апрельдә инде ут күршеләребез Самарага гастроль­ләргә килә.

Алар Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда 19 сәгатьтә Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган “Ул бит кичә генә иде” дип аталган лирик комедия күрсәтәчәкләр. Читать полностью