20 марта 2016 года в Самаре прошел ежегодный праздник Каргатуй-2016. Первый раз в этом году праздник прошел как межнациональный, объединив людей разных национальностей. Этот древний башкирский праздник давно перестал быть сугубо национальным — отметить его приходят все, кто любит великолепную природу нашей страны и красочную культуру населяющих ее народов. Участниками стали не только башкиры г. Самары и Самарской области. Приехали участники ансамбля «Центра башкирской национальной культуры» г. Пугачева Саратовской области (руководитель Туктаров Рафик), артисты из Республики Башкортостан. Порадовали яркими номерами студия танца «Веснушки» из Самары (руководитель Ольга Кулебякина), татарский ансамбль «Идель» (руководитель Мидхат Аминов), народный чувашский ансамбль песни и «Самар ен» (руководитель Любовь Максимова), солисты Самарской региональной общественной организации «Гуманитарная Ассоциация Туркменского Землячества в Поволжье» и многие другие. Читать полностью
Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян
Линарга быел 5 яшь тула. Шушы туган көнен көтә-көтә көтек булып бетте инде ул. Әтисе белән әнисе аңа бүләккә берәр йорт җәнлеге алып бирергә вәгъдә иттеләр бит. Әлбәттә, әгәр үзен яхшы тотса инде. Әнә, йорттагы дусларының көчекләре дә, песиләре дә, хәтта балыклары да бар. Аның гына әлегә кадәр дусты юк… Читать полностью
Иң ахыр көнгәчә телемнән язарга язмасын
Рәмис Сафинның “Бердәмлек”, “Өмет” газеталары өчен әзерләгән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән әңгәмәсе
- Шәмсия ханым! 2016нчы елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар арасында сезнең исемегезне күреп, без бик тә шатландык. Чөнки иҗатыгыз яхшы таныш. Читать полностью
“Мин җырлыймын шырдыйны…”
Татар җырының, татар эстрадасының бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар
Үткән ел ахырында мәш килеп, зурдан кубып “Татар җыры” эстрада фестивален үткәреп җибәрдек. Ә минем исә ике ел чамасы элек “Казан утлары“ журналында басылган “Җыр өмәсе үткәрик әле!” язмасы исемә килеп төште. Читать полностью
«Халкым минем» дусларын җыйды
Похвистнево районының Гали авылында сигезенче мәртәбә “Халкым минем” татар халык иҗаты фестивале үткәрелде
Югалып баручы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, милләтебезнең милли бизәкләрен, ядкарь-истәлекләрен барлап, кадерләп саклап, яңа буыннарга тапшыруда Бөтендөнья татар конгрессы, аның башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи бәяләп бетергесез зур эш башкаралар. Читать полностью
Горурлыгыбыз син, Камышлыбыз!

Рафаэль Баһаутдинов районны кайтаруда актив катнашучыларның берсе — хезмәт ветераны Хәбибулла Нигъмәтуллинга юбилей медале тапшыра.
Бу сүзләр Камышлы районының яңадан оештырылуына 25 ел тулуга багышланган юбилей чараларында еш яңгырады
Камышлы авылы, Камышлы районы Самара өлкәсе татарлары өчен бик тә якын, чөнки биредә халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, күп гасырлар аша үтеп, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Ә инде бу як минем кебек кешенең туган җире булса, аның нинди зур илаһи көчкә ия булуын аңлавы кыен түгел. Юкка гына Камышлы төбәгендә туып үскән күренекле татар шагыйре Әнвәр ага Давыдов үзенең бер шигырендә: Читать полностью
Фольклорны “тере” килеш саклап калсак иде
Өлкәбездә быел өченче тапкыр “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале уздырылды. Быел ул губернаның 165 еллыгына багышланып, регионның иң зур мәдәни чарасына әверелде. Читать полностью
Телебезне саклап калу үзебездән тора…
Исәнмесез, хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре һәм аның укучылары! Басманың 5 санында (2016 елның 30 январе) басылган “Татар Әбдекиендә II өлкә авыллары Сабан туе үтәчәк” дип аталган язманы укып чыккач, фикерләремне язарга булдым. Читать полностью
Әтием алмагачы
Камышлы районы Байтуган авылында туып үскән әтием Минсәхи Минзәки улы Зәкиев 17 яшендә фронтка китә һәм анда минометчы булып хезмәт итә. 1944 елда Белоруссиянең Бобруйск шәһәре янындагы бәрелештә каты яраланганнан соң ул озак вакыт госпитальдә дәвалана. “Дошманның миңа дип аткан пулясы иң элек юкә агачына, аннан соң гына миңа эләкте, шуңа гына исән калдым”, — дип сөйли иде әтиебез. Шуңа да сугыштан соң туган авылына кайткач, үз йортына да, авыл урамнарына да юкәләр утырта ул. Камышлы район үзәгендә дә әтиебез утырткан агачлар бүген дә шаулап үсә. Ул юкә агачын бик яратса да, минем өчен туган авылыбызның бер йортында әле дә үсеп утырган алмагач әтиемнең истәлеге булып тора… Читать полностью
Анда мөселманнар да күмелгәндер…
…Иске Ярмәк авылының сабантуйлары Юкәле тау башында әүлияләр кабере янында уздырылганда, ел саен диярлек авылны урап узучы Сок елгасында берәр бала батып үлә иде. Ә хәзер, Сабан туе урынын авыл башына күчергәннән соң, андый хәлләр юк диярлек…
63.ru интернет-сайтында Самараның Юрий Гагарин исемендәге балалар ялы паркында үткән гасырның 30-40нчы елларында репрессиягә дучар ителеп, җәзалап үтерелгән гөнаһсыз якташларыбызның күмелүе турындагы тема кабат күтәрелде. Ел саен шунда гөрләтеп сабантуйлары үткәрүче Самара татарлары да моңа битараф түгел, әлбәттә. Шуңа күрә дә бу мәкаләне татарчага тәрҗемә итеп, үзебезнең дә комментарийларны өстәп, “Бердәмлек”тә бастырырга булдык. Читать полностью
Безне дөньяда изгелек яшәтә түгелме?
24 мартта 17 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Бөтендөнья Татар Конгрессы карамагында булган «Казан» милли-мәдәни үзәгендә (НКЦ) “Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барсы да аның турында” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәреләчәк.
“Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барсы да аның турында” китабы кулыма килеп эләккәч, мин аны шунда ук бер тында укып чыктым. Китап шундый гади тел белән язылган, матур итеп эшләнгән ки, аны укыган саен кабат-кабат укыйсы гына килеп тора. Читать полностью
Яңа Ярмәк кызлары назлы да, сөйкемле дә…

Бәйгене оештыручы, клуб мөдире Рузалия Гафурова “Гламур кыз” номинациясендә җиңүче Аделина Хәмидуллина белән.
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан “Озын толым” бәйгесе уздырылды. Бу тамашачы тарафыннан бик җылы каршыланды.
Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган булулары белән дан тотканнар бит, ә аларның матурлыгы чәч толымнарының озынлыгына да бәйле булган. Андый кызлар Яңа Ярмәктә дә күп икән.
Клуб мөдире Рузалия Гафурова әниләрне, апаларны, кызларны Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикләп, чараны башлап җибәрде. Китапханәче Алисә Хаматшина да бәйрәмгә килгән хатын-кызларга җылы сүзләрен җиткерде. Аннан соң берсеннән-берсе чибәр, зифа буйлы кызлар сәхнәгә күтәрелеп, үзләре белән таныштырдылар, исемнәренең мәгънәсе турында сөйләделәр, аш-суга, җыр-биюгә, тапкырлыкка, киенү, прическалар ясауга осталыкларын күрсәттеләр. Аеруча Ләйсән Фәйзуллинаның озын толымнары үтә дә матур булып күренде. Читать полностью
Бу көннәр безне тагын да якынайтты
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә без, укучылар, бер-беребез белән бик тату яшибез, укытучыларыбызны да икенче әти-әниләребездәй якын күрәбез. Шуңа да төрле җыелышлар, ял кичәләре гаилә бәйрәме кебек бик тә җылы төстә үтә. Әле күптән түгел генә мәктәбебез белән “Космос-2” лагеренда да ял итеп кайттык. Бу көннәр онытылмаслык булып исебездә калачак. Читать полностью