Китап укып үскән бала тәрбияле була

библиотека Ермаково

Алисә ханым Хаматшина (артта) китап­ханәгә экскурсиягә килгән “Ромашка” балалар бакчасы сабыйларын кабул итә.

Авыл китапханәсе, үзенә күрә, мәдәни үзәк булып хезмәт итә. Халык анда китап алырга гына йөрми, ул — аралашу урыны да, рухи азык чыганагы да.

Ләкин күп авылларда ки­тапханәләр ябыла. Камышлы районында үткән ел ахырында гына да 4 китапханә шундый язмышка дучар булган.

- Безне бу бәла әлегә чит­ләтеп узды, — ди Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы китапханәчесе Алисә Хаматшина. — Авылыбыз бик зур булмаса да, китап укырга яратучылар күп. Бу ел башыннан укырга алынган китапларның саны гына да 700гә якын.

Китапханә клуб бинасының бер бүлмәсендә урнашкан. Киштәләрдә татар һәм рус телендә нәшер ителгән басмалар, белешмәләр, сүзлекләр. Балалар да, өлкән яшьтәге укучылар да үзләренә ошаган китапны сайлап ала ала, газета-журналлар укый.

- Китап фондыбыз бай, ул яңа китаплар белән даими тулыландырылып тора. Аеруча балалар өчен татар телендә басылган матур рәсемле китаплар күп кайта, — ди Алисә ханым. — Авылыбызга Урта Азиядән килеп урнашкан дин кардәшләребез дә китапханәдә еш кунак. Алар татарча укый белмиләр, күбрәк рус телендәге әдәбият белән кызыксыналар. Татарча укый белмәгән балалар өчен андый басмалар азрак шул әле. “Непоседы”, “Тридевятое царство” кебек журналларга язылган идек. Аларны балалар бик яратып укыйлар.

Алисә ханым Хаматшина (артта) китап­ханәгә экскурсиягә килгән “Ромашка” балалар бакчасы сабыйларын кабул итә.

Алисә ханым Хаматшина (артта) китап­ханәгә экскурсиягә килгән “Ромашка” балалар бакчасы сабыйларын кабул итә.

Китап уку балачактан тәр­бияләнә. Моны китапханәче бик яхшы аңлый, шуңа да ул балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән дә, башлангыч сыйныф укучылары белән дә кызык­лы очрашулар үткәреп тора. Алисә апалары нәни дусларын яңа китаплар белән уен формасында таныштыра, аларның кадерен белергә өйрәтә. Балалар төсле, матур китапларны кызыксынып караганда, тылсымлы әкият иленә сәяхәт итәләр, татар шагыйрьләренең, язучыларының иҗаты, тормыш юлы белән танышалар.

Кызыксынучан балалар өчен китапханә каршында “Почемучка” түгәрәге дә эшләп килә. Китапханәче ярдәмендә сабыйлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлиләр, ребуслар чишәләр, ә аннары клуб залына чыгып, хәрәктәтле уеннар да уйнап алалар.

Укучылар килми торган чакта да китапханәче эшсез утырмый. Ул таушалган китапларны тәртипкә китерә, яңаларыннан күргәзмә оештыра. Аларның барысын да электрон картотекага кертү генә дә күп вакыт тәлап итә бит.

Менә икенче ел инде Яңа Ярмәк авылы китапханәсе “Җиңүле май” акциясендә катнаша. Аның кысаларында сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырыла, мәгълүмат туплана. Алисә Хаматшина авыл клубы мөдире Рузалия Гафуровага әдәби- мәдәни чаралар оештыруда ярдәм итә, үзе дә анда актив катнаша.

Эше шундый тыгыз булуына карамастан, Алисә ханым гаиләсенә дә вакыт таба. Ул уңган хуҗабикә, сөекле хатын, яхшы ана да.

- Мөмкинлек килеп чыккан саен улларым Радик белән Динарны да үзем белән китапханәгә алып киләм, аларда да китап укуга мәхәббәт уятырга тырышам. Китап укып үскән бала тәрбияле, зыя­лы, зәвыклы, тирән белемле була бит, — ди Алисә Хаматшина.

Ул укучыларда китап укуга мәхәббәт уятып, киләчәк буын кеше­ләренең күңелен баета, шәхес буларак тәрбияләүгә үз өлешен кертә.

Алия АРСЛАНОВА.

 Галия ВӘЛИӘХМӘТОВА фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 978

Комментирование запрещено