Самарда шәһәрне төзекләндерү айлыгы бара. Урамнарны, скверларны һәм паркларны мәктәп укучылары, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре тәртипкә китерә. Ә 23 апрельдә Самар халкы гомумшәһәр шимбә өмәсенә чыгачак. Бу чарага барлык актив һәм битараф булмаган кешеләр чакырыла.
Самарның Җәмигъ мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе территорияләрен тәртипкә китерү буенча өмә 16 апрельдә уздырыла. Гыйбадәтханәдә бу чара 8 сәгатьтә, ә мәктәптә 8 сәгать 30 минутта башлана. Милләттәшләребезне өмәләрдә катнашырга чакырабыз! Читать полностью