Самараның Халыклар дуслыгы йортында шигърият кичәсе булып узды. Быел ул өченче мәртәбә үткәрелеп, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды.
Беренче бәйрәмдә (ә бу бәйгене чынлап та шигърият бәйрәме дип атап буладыр) миңа да жюри әгъзасы буларак катнашырга насыйп булган иде. Казаннан балалар өчен шигырьләр язучы танылган шагыйрә Йолдыз Шәрапованың да килүен, аның белән бер жюри өстәле артында утыруыбызны һәм шигырь укучыларның кайсысына өстенлек бирергә дип гәпләшүләребезне дә хәтерлим. Ул чакта “Ипозембанк” тарафыннан бирелгән бүләкләр дә саллы булып (ялгышмасам, Гран-при бүләгенә зур телевизор тапшырылган иде), бәйгедә катнашучылар да шактый иде. Ә менә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Роберт Миңнуллин катнашындагы икенче конкурста миңа булырга туры килмәде. Шулай да, аның да уңышлы үтүе турында хәбәрдар идем. Читать полностью