“Белоснежка” кафесында искитәрлек мәҗлес

1Без Самара шәһәренең Га­гарин урамындагы “Белоснежка” кафесында юбилей мәҗлесебезне үткәрдек. Шундый әйбәт итеп хезмәт күрсәтүләренә әле дә исебез китеп тора. Иркен зал матур бизәлгән, җиһазландырылган. Өстәлләрдә нинди генә хәләл татар ашамлыклары юк иде икән?! Өчпочмаклар, гөбәдия, хәтта авылча кайнаткан шикәр дә кунакларыбызга бик хуш килде. Читать полностью

Сөлге җыю

1-DSC_0039Сабан туена сөлге, бүләкләр җыю — борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр кыш буе Сабан туе батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап  торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән. Ни кызганыч, бу күркәм йолаларыбыз берәм-берәм гасырлар тузанына күмелеп, югалып баралар. Шуңа да быелгы Самара Сабан туенда ул йоланы яңартырга булдык. Читать полностью

Профилактика авыруларны булдырмаска ярдәм итә

DSCN5982а

Семинарда катнашучылар (уртада) — Александр Муравец, (уңнан сулга беренче) Екатерина Выровцева.

Бүген төрле чирләр баш калкытып торганда, кайберләренең хәтта исемнәрен дә белмәгән һәм ишетмәгән заманда, матбугат чараларында медицина темасының, табиб киңәшләренең яктыртылуы аеруча мөһим.

“Сәламәт губерния”  (“Здоровая губерниЯ”) проекты кысаларында үткән “Массакүләм матбугат чаралары көзгесендә җәмгыять сәламәтлеге проблемасы” дип аталган семинар нәкъ шушы темага багышланган иде.
Читать полностью

В Самарской области заложена новая мечеть / Ногайда яңа мәчет нигезенә таш куелды

dsc_0090В посёлке Нугайка сельского поселения Алькино муниципального района Похвистневский Самарской области состоялось торжественное мероприятие, посвященное началу строительства новой мечети. Читать полностью

Тормыш ул — серле бер могҗиза

Шатдинов

Сөләйман Шатдинов.

18 май — Музейлар көне

Гүзәл Камышлы җиренә район булу хокукы кире кайтарылуга егерме биш ел тулган көн Сөләйман Сәүбан улы Шатдиновка зур шатлык-сөенечләр алып килгән. Чөнки Камышлыдагы ике катлы иске мәктәп бинасында аның “Яңадан СССРга әйләнеп кайту” дип аталган шәхси музее ачылган. Бу уңайдан анда Самара шәһәреннән, Камышлыдан һәм башка авыллардан бик күп кунаклар җыелган. Читать полностью

Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән…

DSC_8260Туганнан туган апам кайтты. Шактый өлкән яшьтә булса да, шаянлыгын югалтмаган ул. Чәй эчәргә чакырган саен, иң әүвәл көйли: “Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән…”

- Бала-чага юк, бал да бетеп китте әле, — димен, уенын-чынын кушып.

- Җыры шундый бит. Балдан аллергия, кыстасаң да эчмим. Читать полностью

Денис халкы безгә рәхмәтле

(сулдан уңга таба)  Денис авылының то¬рак-коммуналь хуҗалык хезмәт¬кәрләре Рәшит ЛАТЫЙПОВ һәм Илдус ГАЛИЕВ.

(Сулдан уңга таба) Денис авылының торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Рәшит ЛАТЫЙПОВ һәм Илдус ГАЛИЕВ.

Иртән йокыдан уянуга барыбызга да су кирәк, авылдан каядыр булса да бару өчен яхшы юл кирәк…

…Авыл тормышындагы шушы мөһим нәрсәләрне хәл итүче Денис авылының торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Рәшит Латыйпов белән шул турыда сөйләшеп утырабыз. Читать полностью

Проголосуйте, поддержите землячку-соплеменницу на всероссийском конкурсе! / Фотосурәтләрдә милли төсмерләр

фотоконкурсПо инициативе Гильдии межэтнической журналистики проводится конкурс фоторабот «Дети России». Он рассчитан на участие россиян разных национальностей. Цель конкурса — показать преемственность поколений, красоту и многообразие культур народов России через традиционный костюм; вызвать интерес к возрождению народной культуры в семьях.   Победителей будет два: одного определит жюри, второго выберут пользователи голосованием на сайте конкурса.

С фотоработами «Татарские девочки», «Веселое чаепитие», «Секреты бабушкиного сундука»  в конкурсе принимает участие администратор группы «ТАТАРЫ НЕФТЕГОРСКА» в социальной сети «Одноклассники», представитель татарского коллектива «Дуслык» г.о. Нефтегорск Линара-ханум Николашкина. Читать полностью

Ветераннарны зурладылар

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин ветераннар белән.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин ветераннар белән.

Самараның Җәмигъ мә­четендә йөздән артык сугыш һәм тыл ветераннары өчен, Бөек Җиңү көне уңаеннан Коръән мәҗлесе үткәрелде. Ул азан әйтеп, Коръән сүрәләре укып башланып китте.

Мәҗ­лескә җыелучыларны Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин бәй­рәм белән котлады, киләчәктә шулай исәнлектә-саулыкта яшәп, очрашып то­рырга насыйп булсын иде, дигән те­ләк­ләрен белдерде. Читать полностью

Чын хәтер көне булды бу… (ФОТОСУРӘТЛӘР)

9 мая2

Тыл ветераны Гомәр ага Сәгыйров (арттагы утыргычта).

Быел илебез 71нче тапкыр Бөек Җиңү көнен каршылады. 9 майда барлык шәһәрләрдә, авылларда бәйрәм митинглары, концертлар узды.

Самарада үткәрелгән төп бәйрәм чарасы, әлбәттә, Җиңү көненә багышланган парад булды. Куйбышев мәйданында бу көнне 30 меңләп кеше җыелган иде. Арада милләттәшләребез дә байтак иде. Отставкадагы милиция полковнигы Таһир әфәнде Әбүзәров парадка гаиләсе белән килгән. Читать полностью

Энҗе-мәрҗән калфагым…

“Калфак чигәм” бәйгесендә беренче урын алган Гөлнара Насыйрованы Кадрия Идрисова котлый.

“Калфак чигәм” бәйгесендә беренче урын алган Гөлнара Насыйрованы Кадрия Идрисова котлый.

Апрель ахырында Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Анда Татарстан Респуб­ликасының 43 районыннан, Россия Феде­рациясенең 52 төбәгеннән һәм 22 чит илдән (Австралия, Төркия, АКШ, Украина, Кытай, Узбәкстан, Литва һәм башка дәүләтләрдән) килгән 500ләп гүзәл затлар катнашты. Форумга Самара өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасыннан да без 10 кеше бардык. Читать полностью

Авыл тормышы мәктәп белән нык бәйләнгән

Тәүхидә Абсат­тарова (алгы рәттә сулда) үз коллективы арасында.

Тәүхидә Абсат­тарова (алгы рәттә сулда) үз коллективы арасында.

- Районнан мәктәпне тә­мамлаган укучыларыбыз турында мәгълүмат сорыйлар. Шуны әзерләп утыруым әле, — дип, каршы алды мине Камышлы урта мәктәбенең Балыклы филиалы җитәкчесе Тәүхидә Назах кызы Абсаттарова.

Ул “Правда” колхозының таркалуы һәм элеккеге күмәк хуҗалык җирләренең инвес­торларга бирелүе турында сөйләде. Аңлавымча, җирләр әрәм булып, буш ятканчы дип, авыл халкына моңа ризалашырга туры килгән. Инвесторлар арендага алган җир пайлары өчен икмәк, фураж бүлеп бирергә яки акчалата түләргә вәгъдә итәләр икән. Өметсез шайтан гына диләр, кем белгән бит, бәлки киләчәктә эшләр шулай җайланып та китәр әле. Читать полностью

“Ипи ашыйсым килә”

image115881939“Бердәмлек” газетасын яздыра башлавыма быел 23 ел була инде. Аның беренче битеннән ахырына кадәр укып чыгам, файдалы киңәшләрен аерым дәфтәргә язып барам.

Үткән елны илебез Бөек җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итте, яраткан газетамда да бу вакыйгага карата язмалар күп булды. Аларны укыганда: “Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен кан койган әти-бабаларыбызны онытмыйлар”, — дип куансам да, ул авыр елларны искә төшергәндә еламыйча түзә алмадым.
Читать полностью