Мәңге шиңмәс ак чәчәкләр…

i19 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Танылган җырчы Салаватның “Шәфкать туташы” җыры миңа аеруча ошый. Анда:

Кар кызыдай килдең,

Төшләремә кердең,

Коткаручым булып нигәдер, — дигән сүзләр бар. Ә бит авырулар өчен шәфкать туташы чынлап та коткаручы. Үзәк хастаханәләр дистәләгән чакрым ераклыкта булган авылларда халык аның ярдәменә аеруча мохтаҗ. Безгә, медицина хезмәткәрләренә: “Син капкадан килеп керүгә үк хәлем яхшылана”, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Үз һөнәрен яраткан табиб дару белән генә түгел, ачык йөзе, тәмле сүзе белән дә дәвалый. Читать полностью

В Самаре прошел турнир по мини-футболу «Одна страна – Одно будущее!» / Мөселманнар футбол командасы беренче урында

odna-strana-_-odno-budushchee-1В Самаре в четвертый раз прошел турнир по мини-футболу «Одна страна – Одно будущее!». Он проводится среди команд, представляющих различные религиозные объединения, и в этом году был приурочен ко Дню России.

Организаторы – Альянс евангельских христианских церквей Самарской области, подчеркивают, что основная цель турнира – гармонизация межнациональных и межконфессиональных отношений. Читать полностью

В райцентре Камышла отметили государственный праздник — День России (ФОТОГРАФИИ) / Ветераннар бу бүләккә лаек

3fbcfb20e6f1aca0dba59962b36184e512 июня в райцентре отметили государственный праздник — День России. И отметили его широко и ярко, потому что этот праздник нашей страны, её истории и культуры, праздник тех, кто любит Россию — всех её патриотов.

В преддверии праздничного дня во всех пришкольных лагерях дневного пребывания прошли торжественные линейки и праздничные мероприятия, где главными участниками, конечно же, стали дети.

Читать полностью

Әминә апаның биш шатлыгы

DSC07303

Әминә апа Сабирова кызы Рәсилә һәм кияве Азат белән.

Авыл хуҗалыкларын күмәк­ләштерү чорында дөньяга килгән Әминә апаның балачагы бик авыр үткән. Йортларындагы бөтен әйбер таланып алынгач, өйләре янып, көл булгач, әтисе Миневәли абзый гаиләсе белән Шенталыга күчеп китәргә мәҗбүр була. Бердәнбер шатлыгы -  яшереп өлгергән аты.   Читать полностью

Праздник плуга объединил всех своей красотой, мощью и весельем / Сабан туе — хезмәт туе, бәхет һәм шатлык туе

23

Почетный гражданин Камышлинского района Ринат Нуриев (в центре)

Для многонационального Камышлинского района Са­бантуй — не просто народный праздник, а настоящее куль­турное событие, полноценный этнический фестиваль. Каж­дый год организаторы стара­ются сделать развлекатель­ную программу насыщеннее и интереснее. И до начала тор­жественной части праздника плуга сотни гостей райцентра и сельчан могли насладиться красотой убранства майдана, богатством презентационных площадок, познакомиться с историей и отведать блюда многонациональной кухни. Читать полностью

В Самаре «Парад дружбы народов» собрал всех в огромном хороводе / Без барыбыз да — Россия…

FYLM-myjZO412 июня, в День России, на площади имени В.В. Куйбышева впервые состоялся «Парад дружбы народов». Он прошел в рамках праздничного мероприятия «Россия – великая наша держава!».
Читать полностью

Кабат кайтаруы – мәсьәлә…

Камышла1

Зур сөйләшү.

Самара өлкә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары Камышлы районының татар авылларында, шул исәптән район үзәгендә ана телен укыту проблемасы буенча район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, зур сөйләшү үткәргәннәр иде.

Бер очрашу гына татар авылларында татар телен укыту мәсьәләсен радикаль рәвештә уңай якка борып җибәрә алмый, әлбәттә. Ә шулай да, тын күл өстеннән җиңелчә генә җил исеп куйгандай булды, күренер-күренмәс дулкын күтәрелде. Татар авылларының татар теле укытучылары редакциягә шалтыраткаладылар, мәктәплә­рендә туган телдә һәм туган телгә кагылышлы кызыклы чаралар уздырылып торуы турында сөйләделәр, эш планнарын җибәргәләделәр. Читать полностью

“Ак калфак”лылар токмач кисте

2Безнең Похвистнево районының Гали авылында “Ак калфак” оешмасы әледән-әле төрле чаралар, мастер-класслар уздырып тора. Үткәннәрендә калфакләр, изүләр чиккән булсак, бу юлы олы апалары авыл кызларын чын татарча юка токмач кисәргә өйрәттеләр. Читать полностью

Урының оҗмахта булсын, Зәйнәп апабыз! / Ул безнең укытучыбыз иде

зайнап апа5 июньдә 78нче яшендә “Бердәмлек” татар газетасының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллина кинәт кенә вафат булды.

Үткән җомга көнне генә газетабызның 4 июньдә чыгачак соңгы санын укып, хаталарын төзәтеп типографиягә озатканнан соң, киләсе санга куелачак язмаларны барлап, әзерләп калдырды ул.
Читать полностью

Идел буендагы яшел аланлыкта

Николай МЕРКУШКИН Зөлфия ГАЛИХАНОВАга Рәхмәт хатын тапшырганда.

Николай МЕРКУШКИН Зөлфия ГАЛИХАНОВАга Рәхмәт хатын тапшырганда.

Үткән якшәмбедә, 5 июньдә, Тольятти шәһәре үзенең 279нчы туган көнен билгеләп үтте. Шәһәрнең бөтен районнарында, уннарча мәйданчыкларда, бәйрәмгә багышланган чаралар булып узды. Шуларның иң зурысы — Автозавод районының Идел буе паркындагы Сабан туе мәйданы булгандыр, мөгаен. Быел 29нчы тапкыр уздырылучы бу милли бәйрәмгә өлкә губернаторы Николай Меркушкин да килде. Читать полностью

Мондый күркәм Сабан туен Кулаткы җирендә генә күрергә була

Самара кунаклары - "Ял­кынлы яшьлек" ансамбле.

Самара кунаклары — «Ял­кынлы яшьлек» ансамбле.

Ульяновск өлкәсендә инде менә өченче тапкыр Феде­раль күләмдә Сабан туе үткәрелә. Быел бу күркәм чара Бөтенроссия авыллары бәйрәме буларак Иске Кулаткы районында узды. Аңа Россиянең 23 төбәгеннән 500дән артык кунак килгән иде. Самара өлкәсеннән сызранлыларны аеруча күп очраттым.

- Шәһәребездә яшәүче та­тарларның 70 проценты төпләре белән Иске Кулаткыдан, шуңа да без бу бәйрәмне читләтеп үтә алмадык, — диде Сызран мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев. Читать полностью

Бары — бергә, югы – уртак бездә…

зарина и танзиля

Тәнзилә апа килене Заринә белән.

“Килен — каенана туфрагыннан”, — дип әйтәләр бит. Халык әйтсә, хак әйтә шул. Камышлы авылында яшәүче каенанасы Тәнзилә белән килене Заринә Га­тауллиналар бер-берсенә шул­ка­дәр охшаганнар, хәтта апты­рап:

- Сеңелем, син Тәнзилә апаның кызы буласыңмы әллә? — дип сорамыйча булдыра алмадым. Ул:

- Әйе, Раилгә кияүгә чык­кан­чы ук күпләр миннән: “Тән­зиләгә охшагансың, син аның кызы түгелме?” — дип сорыйлар иде. Тәкъдир каләме язган булгандыр инде, аның килене булып куйганымны сизми дә калдым, — дип көлеп җибәрде Заринә ханым. Читать полностью

Шәфкатьлелекнең чиге юк

бикулова

Кәримә Рәшит кызы Бикулова.

8 июнь — социаль хезмәткәрләр көне

Иртә белән авыл урамына чыксаң, ашы­га-ашыга каядыр баручы хатын-кыз­ларны очратасың. Болар, әл­бәттә, социаль хез­мәткәрләр. Алар шу­лай көн саен үзлә­ренә беркетелгән өлкән яшь­тәге әби-бабай­лар­ның хәлен белергә, ярдәм итәргә ашыгалар.

- Унҗиде елга якын го­меремнең узып кит­кәнен дә сизми калдым, — дип сөйләде Похвистнево районының  Яңа Мансур авылында социаль хезмәткәр булып эшләүче Кәримә Рәшит кызы Бикулова. — Коллективыбызда барлыгы уналты кеше эшли. Безнең белән күп еллар инде Галимҗан Миргабиҗан улы Шәяхмәтов җитәкчелек итә. Мин үзем җиде әби-бабайга хезмәт күрсәтәм. Читать полностью