Филүс Каһировның таланты Рәшит Ваһапов исемендәге II Халыкара татар җыры фестивалендә калкып чыга. Хәзер инде ул бөтен дөньяга билгеле зур артист — Америка, Европа, Россия киңлекләрен яулаган искиткеч лирик тавыш иясе. Аның моңы җаннарга үтеп керә, тавышы кеше күңелендә хисләр өермәсе күтәрә.
Әлбәттә, Самара Сабан туенда Филүс Каһиров чыгыш ясаячагын ишеткән халык Гагарин паркының күл өстендәге сәхнәсен сырып алды. Ә мин Филүсне сәхнә артындагы чишенү-киенү бүлмәсендә табып алдым. Ул “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме биючеләре арасында концерт туфлилары киеп азаплана иде. Ә балалар татар эстрадасы йолдызы янында киенүләрен аңлап та бетермәделәр бугай, үз эшләре белән мәшгуль булып, аңа күтәрелеп тә карамадылар. Мин генә бу идиллияне бозып, Филүскә сораулар бирә башладым. Читать полностью