Классик әсәрләр бүген дә популяр

Артем Сафиуллин әтисе Марат әфәнде белән.

Артем Сафиуллин әтисе Марат әфәнде белән.

Самараның 5 санлы балалар китапханәсендә инде берничә ел рәттән әдәби марафон үткәрелеп килә.

- Әдәби марафон нәни укучыларыбызны китап укырга кызыксынуларын үстерү теләге белән оешты­рылган иде. Максатыбызга ирештек, дип уйлыйбыз, чөнки марафонда беренче елларда Киров районының өч мәктәбе укучылары гына катнашса, быел Совет, Промышленность рай­оннарыннан да берничә мәк­тәп укучылары кушылды, — дип сөйли китапханә җитәкчесе Елена Садовникова. Читать полностью

Син һәрвакыт күңелебездә…

Минатдинов-Я.Ф.-400x533-225x300Әле кайчан гына очрашкан, кочаклашып күрешкән һәм хәл-әхвәлебезне белешеп, хә­зерге тормышыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз турында, яшүсмер һәм яшьлек елларыбызны сагынып, искә алып утырган идек. Тик аны үлем сагалап торып, 75 яше белән барганда, арабыздан, туганнары һәм якыннары яныннан бакыйлыкка алып китте. Әнә инде аның милли гореф-гадәтләребез буенча билгеләнүче кырык көне дә үтте, илле беренче көне дә җитеп килә.

Без Ядкәр Фәрәхетдин улы Минатдинов белән курсташлар идек. Баштан ике ел Камышлы авыл хуҗалыгы техникумында, аннан анда бу уку йорты ябылгач, тагын ике ел Идел аръягындагы Рождествено авылында укып, кулыбызга агроном дип­ломы алып чыктык. Читать полностью

Сабантуйлар җитә диеп, бүләк әзерләдеңме?

DSC_3628Самараның Юрий Гагарин исемендәге ял паркында татар иҗтимагый оешмалары өлкәһәм шәһәр хөкүмәтләре, күпсанлы хәйриячеләр ярдәмендә 28нче өлкә Сабан туе үткәрелде.

Сөлге җыю

Атлар иярләдеңме,

Тайлар йөгәнләдеңме.

Сабантуйлар җитә диеп,

Бүләк әзерләдеңме? Читать полностью

Сез – безнең зур гаилә

Последний звонок 2Россиянең бөтен мәктәпләрендә, шул исәптән Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә, “Мәктәп вальсы” яңгырады.

Бу көнне ата-аналар яшереп кенә күз яшьләрен сөртәләр — әнә бит ничек үскән кызыбыз, яисә малаебыз дип, горурланып та, киләчәк тормыш сынауларыннан бераз шикләнеп тә карыйлар. Читать полностью

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар / Йөз еллык юбилееңда әле тагын очрашырбыз, Дәүләткол!

Ильяс Инсапов һәм Филат Шәйхетдинов.

Ильяс Инсапов һәм Филат Шәйхетдинов.

Кешелекнең үзе шикелле үк
Борынгыдан килә бәйрәмнәр,
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

21 нче май көнне болытлап торуга карамастан, халык тау итәгенә, Сабантуй мәйданына агылды. Дәүләткол авылының олуг бәйрәме — 95 еллык юбилеена багышланган бу бәйрәмгә читтән дә кунаклар, туган-тумача күп кайткан иде. Читать полностью

Хисаметдиновлар гаиләсе ни өчен борчыла?

DSC07567

Хәйдәр белән Рәшидә Хисамет­ди­нов­лар гаиләсе.

1 июнь — Балаларны халыкара яклау көне

“Хәзерге заманда балалар үстерүнең бер авырлыгы да юк, ә без сабыйларыбызны тәрбияләгән вакытларны искә төшерсәң, андагы юклык, хәерчелек”, — дип искә алырга яраталар өлкән буын кешеләре. Мин аларга: бала үстерү беркайчан да ансат булмаган, һәр заманның үз кыенлыклары, дип әйтер идем. Камышлы районындагы Иске Усман авылында яшәүче Хәйдәр Ядкәр улы Хисаметдинов та минем белән килешкәндәй: «Шөкер, кибет киштәләре товардан сыгылып тора, тик аларны сатып алу өчен бик зур акчалар кирәк», — дип каршы алды. Читать полностью

Ислам университеты төзелә башлады

Талип хәзрәт Яруллин (сулдан икенче) һәм Ринат Закиров (сулдан дүртенче) бер төркем имамнар арасында.

Талип хәзрәт Яруллин (сулдан икенче) һәм Ринат Закиров (сулдан дүртенче) бер төркем имамнар арасында.

19 — 21 майда Татарстан башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үткәрелде. Форумда Татарстан Респуб­ликасыннан һәм Россия Феде­рациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашты. Самарадан да җыенга тулы бер автобус — 45 дин әһеле барып кайтты. Аннан кайткач, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очраштык. Читать полностью

Власть и национальные общественные объединения должны взаимодействовать на благо всех жителей Самарской области / Очаг, у которого всем тепло / Бар кешегә җылы бирүче учак…

124 мая 2016 года в Доме дружбы народов состоялась встреча начальника ГУ МВД России по Самарской области Сергея Александровича Солодовникова с руководителями национальных общественных объединений и представителями религиозных организаций региона.
Читать полностью

Намус белән яшәргә кирәк

Мә­чәләй авылы

Мә­чәләй авылы.

Похвистнево районы Мә­чәләй авылында туып-үскән Исмәгыйль Шамил улы Мамышев — зур хезмәт юлы үткән абруйлы шәхес һәм чын мөселман. Аның тормышка үз карашы, һәр вакыйгага карата үз фикере бар. Без аның нәсел-нәсәбе, үзенең тормышы турында язарга булдык. Исмәгыйль әфәнде сүзен ерактан, үзенең балачагыннан башлады. Читать полностью

Туган якның гүзәллеге тарткан аны

ГадельшиныШенталы районының Карабикол авылында язгы чәчү эшләре бара. Авыл читендәге ашлык амбарлары янында да кайнар эш вакыты. Бер җирдә чәчүгә чыгарыла торган игенне агуласалар, икенче урында ашлыкны бер амбардан икен­чесенә күчерәләр, тегермәнгә он тарттырырга — бодай, терлек фермасына фураж илтергә дә кирәк. Бихисап бу эш­ләрне санап бетереп тә булмый. Равил Харис улы Гаделшин иртән торып ма­шинасының руле артына утыра да, кайда кушалар, шунда китеп бара. Шушы руль ар­тында кырык ел гомере үткән инде аның… Читать полностью

Мескен хәленә калып барабыз түгелме?

news_14994Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 71 ел тулды. Миңа әле дүрт яшь кенә булса да, мин ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. 1945 елның 9 маенда без икәү — күрше малае Әгъзам белән (аңа ул вакытта биш яшь иде) авылыбызның балта остасы Габдрахман абзый Нәҗметдинов йорты турына ремонтка китереп куелган чәчкеч янында яшел чирәмдә уйнап утыра идек. Бервакыт күрше әбиләр, апалар, шул санда дүрт бала белән тол калган әнием дә (хәзер мәрхүм инде) йортларыннан йөгереп чыгып, бер-берсенә: “Ишеттегезме? Сугыш беткән бит! Сугыш беткән!” — дигән хәбәрне җиткерә башладылар. Читать полностью

Бәхет өчен тагын ни кирәк?

FotorCreatedКамышлы районы Иске Усман авылында клуб мөдире булып эшләүче Фидания Нуретдинова белән тормыш — яшәеш, мәдәният — сәнгать яңалыклары турында бераз сөйләшеп алдык. Менә нәрсәләр белдем мин аңардан.  

- Татар хатын-кызлары го­мер-гомергә эштә уңган­лык­лары, аш-суга осталыклары белән тирә-юньдә дан тотканнар. Шатлыкка, безнең авылыбызда да андый кешеләр байтак. Төрле күргәзмәләрдә катнашырга туры килсә, бер дә аптырап калмыйбыз: тегү, чигү, бәйләү осталары Халисә апа Шәймәрданова, Әлфия апа Зиннурова, Гөлшат апа Кәримоваларның мактанырлык, күрсәтерлек эшләре җитәрлек. Алар быел язын авыл Мәдәният йортында оештырылган “Үзебез бәй­либез” дип аталган түгәрәктә катнашып, яшь буынны шушы эшнең серләренә өйрәттеләр, — дип сөйләп китте Фидания ханым. Читать полностью

Сугыш кына була күрмәсен

1Моннан 5 ел элек безнең Гали авылында биш сугыш ветераны булса, быел инде алар икәү генә калды. Мин аларның барысы турында да тәфсилләп язган идем инде. Шуңа күрә кабатлап тормыйм, бүгенге тормышларына гына кагылып узам. Читать полностью