
«Йолдыз» бию төркеменең бер өлеше.
Самараның «Яктылык» татар мәктәбе беренче көненнән үк үзенең көчле бию коллективы белән танылды. Безнең укучылар шәһәр бәйрәмнәрендә дә, милли чараларда да, фестиваль-конкурсларда да катнашып, призлы урыннар алып киләләр. Берничә ел элек безнең мәктәпнең “Йолдыз” бию төркеменә Польша татарларының Сабан туенда чыгыш ясарга һәм шунда Санкт-Петербургка сәяхәтнамә белән бүләкләнеп, аны да күреп кайтырга насыйп булган иде.
11нче сыйныф укучысы Салават Хәкимов һәм 10 сыйныф укучысы Әдилә Рәхимова да “Йолдыз” бию төркеменә йөриләр. Бигрәк тә үткән елгы “Татар балалары җырлый” фестивале истә калырлык шәп булды. Анда Әдилә Рәхимова башлап биегән “Ана сагышы” биюе бөтен тамашачыларны да тетрәндергән иде. Салават Хәкимов та бик талантлы егет. Ул бии дә, өздереп җырлый да, “Идел” халык эстрада коллективында да шөгыльләнә. Менә нәрсәләр сөйләделәр алар миңа: Читать полностью →