Казан белән Болгарны күргәч яшисе килә…

2a31b169219bc25491605db2643b9b52Ниһаять, быел миңа мәркәзебез Казанны барып күрергә насыйп булды. Мин анда май азагында үткән “Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Самара делегациясе вәкиле буларак бардым. Шуңа да башкалада күргәннәрне гади турист кебек кенә түгел, ата-бабаларыбыз мирасы буларак бәяли алдым һәм үткәннәрне бүгенге көн һәм киләчәк белән бәйләдем.

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкләгән делегациябездә Челно-Вершины районының Зәет (Заиткино) авылы мәчете имамы Рәшид Исхаков, Совет Иглае мәктәбе директоры Марат Мәүлетов, Борский районының Благодаровка авылында туып үскән, бүген Самарада яшәүче Габделбари Галиев тә бар иде. Юлда башка делегатлар белән дә таныштык. Үзләрен ислам диненә багышлаган бу кешеләр белән аралашу кызыклы булды.

Казандагы форумга Россия-нең 67 регионыннан 900гә якын дин әһеле җыелган иде. Алар арасында илебезнең мөселман өммәтенең даны булып торучылар да байтак булды. Алар халкыбызның милли-мәдәни һәм дини үзенчәлеген саклап калуга, милләтара дуслыкны ныгытуга күп көч куялар. Бу фикер форумда да еш яңгырады.

Чыгыш ясаучы делегатлар яңа мәчетләр төзү, мәдрәсәләр ачу, хаҗга бару, хәләл ризыклар җитештерүче оешмалар барлыкка килү мөселман җәмгыятьләрендә һәм татар мәдәни — мәгәриф үзәкләрендә яхшы бәяләнә дип белдерделәр. Әмма кайбер регионнарда мөфтиләр һәм җирле хакимиятнең бергә эшләве аркасында гына чишеп була торган проблемалар да бар. Ә менә Татарстанда, Башкортостанда, Самара өлкәсендә дин һәм хакимият арасында элемтә яхшы урнаштырылган.

Форумда чыгыш ясаучылар-ның күбесе хөкүмәтебезнең ислам диненә киртәләр куймавы турында искәртте. Шулай да Аллаһы Тәгалә кушканча яшәүчеләр әлегә сирәк. Моның сәбәбе — укучыларга әхлак нормаларын һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен, дәүләт законнарын тулысынча җиткерә алган белемле имамнар җитешмәве. Шуңа да Болгар ислам академиясен ачу фикере туган да инде. Ул диндар халкыбызның рухи яңарышка, хак белем һәм дини хәзинәләрне таратуга омтылышын чагылдыра. Әлеге уку йортын булдыру ниятен Россия Президенты Владимир Путин да хуплаган.

Ә нигә әлеге уку йорты Болгарда ачыла соң? Бу соравыма җавапны Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин бирде. “Болгар — безнең борынгы ата-бабаларның рухи мәдәнияте үзәге. Анда алар ислам динен рәсми рәвештә кабул иткәннәр һәм без шуннан рухи көч алып яшибез. Ислам академиясен булдыру өчен аннан да яхшырак урын юктыр”, — диде ул.

Болгарны беренче мәртәбә мин 10 ел элек — архитектура — тарихи комплекс ачылу тантанасына баргач күргән идем. Менә хәзер VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында икенче мәртәбә барырга насыйп булды. Анда Болгар ислам академиясе нигезенә киләчәк буынга юлланылган капсула салынды. Чара тантаналы рәвештә, бик матур узды, истәлек капсуласы салынганда халык тәкбир әйтеп торды.

Самарага без күтәренке күңел белән кайттык. “Парижны күргәч, үлсәң дә була”, — дигән әйтем бар бит халыкта. Ә менә мин бу сәфәрдән соң: “Казан белән Болгарны күргәннән соң яшисе дә, яшисе килә”, — дип әйтер идем.

Тик дөрес итеп, Коръән кушканча яшәргә кирәк.

Рәшид ГАРИФУЛЛИН,

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Самара.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1008

Комментирование запрещено