21 — 23 августта Казанда Россия регионнарындагы милли мәгариф кураторлары, татар телле мәгариф органнары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелә. Көн тәртибенә дәүләт милли сәясәтенең үтәлешен тикшерү, регионара хезмәттәшлек, милли мәгариф өлкәсендә татар милли-мәдәни автономияләренең бергәләшеп эшләвен булдыру кебек мәсьәләләр куелган. Читать полностью
Сызран татарлары киңәш тотты / Состоялось собрание сызранских мусульман по вопросам строительства Соборной мечети
Үткән ял көннәрендә “Горизонт” мәдәният сараенда Сызран татарларының гомум җыелышы булып үтте. Анда шәһәрдә Җәмигъ мәчетен төзү эшләренең барышы тикшерелде. Җыелышта шәһәр һәм авыл мәхәлләләренең барысыннан вәкилләр килгән иде. Президиумга абруйлы, халык арасында хөрмәт казанган кешеләр — Рәфыйк Корбаналиев, Рәфыйк Бадаев, Илдар Камалетдинов, Ринат Шәрәфетдинов сайланды. Читать полностью
Иделдә – Сабан туе!
Сабан туйлары тәмамланды, дип уфтана гына башлаган идек, милли бәйрәмебез янә милләттәшләребезне бер мәйданга җыя. 21 августта Сабан туе Самарада яңа форматта – Идел өстендә теплоходта үтәчәк. Бу үзенчәлекле бәйрәмдә тамашачыны нинди сюрпризлар көтә?
Сабан туен Идел өстендә оештыручыларның берсе — Әлфия Хәбибуллина белән элемтәгә кереп, самаралыларны кызыксындырган кайбер сорауларга җавап алдык. Читать полностью
Кандидатлар бездән шүрлиләр… (РЕПЛИКА)
Элеккеге елларда үткәрелгән сайлауларда кандидатлар бик теләп “Бердәмлек”тә үзләренең түләүле сайлау агитацияләрен урнаштыралар иде. Аларга да бу файдалы булып, без дә, акча җитешмәүдән интегеп яшәүчеләр, бераз өстәмә керем ала торган идек. “Бердәмлек” газетасы укучыларының актив сайлаучылар да булуын күп кандидатлар яхшы аңлый иделәр. “Бердәмлек”тә сайлау алды агитациясен бастыручылар берничә генә тавыш белән көндәшләрен җиңеп, депутат итеп сайланганда безнең редакциягә килеп рәхмәтләрен дә әйтәләр иде. Читать полностью
Хатын-кызлар – тормыш бизәге
Июль башында Похвистнево районы хатын-кызлары советының икенче җыелышы узды. Ул көнне Урта Аверкино авылы Мәдәният йортында районның төрле авылларыннан 30лап хатын-кыз җыелды. Мөхтәрәм кунаклардан район башлыгы Юрий Рябов, аның урынбасары Мөдәррис Мамышев чакырылган иде. Җыелышка Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, аның урынбасары Зәйтүнә Газизуллина, авылыбызның хатын-кызлары советы әгъзалары — мин, Саимә Морзаханова, һәм Наилә Алтынбаева бардык. Читать полностью
Умыртка (телебез турында)
Безнең халыкта “ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә” дигән мәкаль бар. Әле кайчан гына “икмәк булса, җыр да була”, дип тәкрарлыйлар иде. Икенче төрле әйткәндә, кешенең рухи дөньясы икътисади нигезгә бәйле. Әлбәттә, “хикмәт”не төрлечә аңлаучылар бар.
Татарлар арасында элек тә бай кешеләр аз булмаган. Бүген аларның күбесен кем хәтерли?! Ә менә мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр салдырган, милли китаплар, газета-журналлар нәшер иткән Хөсәеневләрне, Рәмиевләрне, Юнысовларны, Акчуриннарны, Галикәевләрне әле дә истә тотабыз. Читать полностью
Нәҗметдин бабай янына намазлыкка басарга яшьләр кирәк
Без бала чакта авыл мәчетләрендә имам булып карт бабайлар эшләвен әле дә хәтерлим. Ә хәзер яшьләребезнең дә ислам юлын сайлап, югары дин белеме алып, хәзрәт дәрәҗәсенә ирешүләрен күреп шатланабыз. Шуларның берсе — Рәшит хәзрәт ХӘЛИМОВ белән миңа Камышлы районының Балыклы авылында танышырга насыйп булды. Яшь имамның Мәдәният йортында гарәп графикасы һәм ислам дине нигезләре укытуы турында ишетеп, туп-туры шунда киттем. Читать полностью
Самара Сабан туе кунагы: үзе уйный, үзе җырлый
Фән Вәлиәхмәтов халык җырларын җырлап, көмеш телле тальян гармунын сыздырып уйный-уйный сәхнәгә килеп кергән чын мәгънәсендә зур артист. Гәүдәсе белән дә, тавышы белән дә сәхнәләрне тутыра ул. “Әрем исе, әрем тәме”, “Сарманай”, “Герман көе”, “Ак каеннар безне какмаслар” кебек халык яраткан җырларны сузып җибәргәндә күңелләрдә татарларның шушындый алыптай ирләре, талантлы җырчылары булуы, шулар булганга халкыбыз моңнары гасырларда яшәве белән горурлана башлыйсың. Менә быелгы Самара Сабан туенда янымда утыручы ак яулыклы бер апа: “Мин бүген Сабан туена Фән Вәлиәхмәтовның килүен ишетеп бик шатландым һәм махсус аны тыңлар өчен килдем. Ә моңача оныгым Казаннан алып кайтып биргән кассетасын әйләндереп юанырга туры килә иде”, — дип сөйләп торган иде. Ялгыш сүз кушкан апа да аның “фанаткасы” булып чыккач, мәйданда андыйлар күптер дип уйлап, Фән Вәлиәхмәтовтан интервью алырга булдым. Читать полностью
Әтиле үссеннәр балалар
Мин Башкортостанның Янаул районы Кызылъяр авылында туып үстем, хәзер инде гаиләм белән Тольятти шәһәрендә яшим. Шулай да, туган авылыбызны, мәктәп елларын еш искә алам. Сыйныф җитәкчебез – Гайшә апа Рәфыйкова турында хатирәләрем аеруча җылы. Ул безнең дустыбыз да, киңәшчебез дә булды, тормышны яратырга, әти-әниләрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Укытучыбыз безгә һәрвакыт: “Бәхетле булыгыз, ятимлекне күрмәгез, балалар”, — дия иде. Үзе әтисез үсеп, сугыштан соңгы авыр елларның әчесен татыган кеше булганга шулай тели иде ул. Читать полностью
Дөньяда мәңгегә калырлык
Бүген Ульян өлкәсенең Чардаклы районындагы Үрән (Енганаево) авылында яшәүче хезмәт ветераны Фазылҗан Шәйхелислам улы Алиулловка 78 яшь тулган инде. Ул Татарстанның Буа районы Вольный Стан авылында туып үсеп, бөтен тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Әле армиягә киткәнче туган авылы кырларында комбайнчы булып эшләгән, аннан соң институтта укып, агроном белгечлеген алгач, ун ел дәвамында үз авылында бригадир да, агроном да булган. Ә инде 1975 елда аны күрше Мари Эл Республикасының Волжск районындагы “Луговое” совхозы директоры итеп билгелиләр һәм Фазылҗан Шәйхелислам улы шунда дүрт ел дәвамында җитәкчелек итә. 1980 елда, Чардаклы районына күченгәннән соң, “Енганаевский” совхозында башта баш агроном, аннан, 1992 елда пенсиягә киткәнче, директор булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң туган Вольный Стан авылының тарихын язу белән шөгыльләнә башлый һәм үзенең бу шактый кызыклы хезмәтен 2015 елда аерым китап итеп бастырып чыгара.
“Самара татарлары” журналында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның әңгәмәсе басылып чыккач, Фазылҗан ага Минтимер Шәймиевка багышлап шигырь дә язган. Аны без “Бердәмлек” укучыларына да тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью
Өлкә халыклары съезды уңаеннан / Предложения татарских НКО по проведению съезда народов Самарской области
20 августта Самарада өлкә халыклары съездын уздырырга исәплиләр. Шул уңайдан үткән атна башында Халыклар дуслыгы йортында татар милли оешмалары әгъзалары очрашып, съездда татарлар күтәрәчәк мөһим мәсьәләләрне билгеләделәр.
Күпчелек тавыш белән татар оешмалары милли мәгарифне торгызу мәсьәләсен беренче планга чыгарырга карар кылдылар. Ә моның өчен съездда дәүләт һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең катнашуы зарур. Чөнки алардан башка милли мәгариф, мәдәният проблемалары хакында сөйләшү – сүз боткасы гына булып калачак. Читать полностью
Шәфкатьлелек бизи кешене
Олы яшьтәге кеше сабый баладай үзенә дикъкать, тәрбия таләп итә. Сабыр гына аның зарын тыңлап, тынычландыра белү, кәефен күтәрердәй сүзләр табу мөһим. Моның өчен чын мәгънәсендә изге җанлы, түземле, шәфкатьле булу кирәк.
Похвистнево районы Гали авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Наилә Фазуллинада бу сыйфатларның барысы да бар. Менә 23 ел инде ул ялгыз яшәүче әби-бабайларның ярдәмчесе дә, якын дусты да. Читать полностью
Башкалардан ким булмады
Түбән Новгородта узган XVI Федераль Сабан туена Россиянең 47 төбәгеннән 500ләп кунак җыелды. Самара өлкәсеннән дә бу бәйрәмгә егерме биш кеше барган иде — Тарихи мәчеттән имам Наил Биктаев, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасыннан Идеал Галәүтдинов, Винер Нурмөхәммәтов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясеннән Минәхмәт Хәлиуллов һәм башкалар. Бигрәк тә Похвистнево һәм Камышлы районнарыннан баручылар байтак булды. Читать полностью