«Прогресс» хезмәткәрләрен зурладылар

Төзелеш министры урынбасары Анатолий БАРАННИКОВ «Прогресс-В» компанияләре составына кергән «Волга¬СтройКонсалт» оешмасының генераль директоры Рамил ЗАРИПОВка Мактау грамотасы тапшыра.

Төзелеш министры урынбасары Анатолий БАРАННИКОВ «Прогресс-В» компанияләре составына кергән «Волга¬СтройКонсалт» оешмасының генераль директоры Рамил ЗАРИПОВка Мактау грамотасы тапшыра.

14 августта 60нчы мәртәбә Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләнеп үтте.

Самараның «Прогресс-В» төзү компанияләре төркеме дә үзенең үзәк офисында төзүчеләр хөрмәтенә зур бәйрәм үткәрде. Тантанада Самара шәһәре башлыгы Олег Фурсов, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова, Губерна Думасының сәнәгать, элемтә һәм сәүдә эшләре комитеты рәисе урынбасары, депутат Сергей Иванов һәм өлкәнең төзелеш министры урынбасары, баш архитектор Анатолий Баранников катнашты. Дәрәҗәле кунаклар компаниягә һәм аның хезмәткәрләренә зур уңышлар теләп, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Читать полностью

Көрәшнең башы бар. Ахыры булырмы?

низагБу язма өлкәбездә зур тираж белән нәшер ителүче “Социальная газета”да 4 июньдә дөнья күргән иде. Аны без нәкъ бер ай үткәннән соң “Бердәмлек”нең 4 июльдә чыккан санында татарчага тәрҗемә итеп бастырдык. Анда сүз Камышлы районы фермерларының аһ-зарлары һәм аларның ихтыяҗларын аңламаган, язмыш ирегенә ташлаган җирле район хакимияте турында бара иде. Бу аңлашылмаучанлыкны хәл итү, арадашчы булу өчен Ка­мыш­лы районы фермерлары Гомүмроссия “Россия өчен” халык фронты иҗтимагый хәрә­кәтенең регион бүлеге вәкил­ләрен дә чакырган булганнар. Читать полностью

Артист тамашачыдан башка беркем дә түгел

 Әлфия Сөн­гатова гаиләсе белән.

Әлфия Сөн­гатова гаиләсе белән.

Самараның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле җырчысы Әлфия Сөнгатова коллективка әзер җырчы булып килеп керде һәм моңлы, зәвыклы тавышы белән Самара якларында да үз тамашачысын бик тиз тапты. Сәхнәдә ул үзен чын аристларча иркен тота, үз тавышына туры килә торган җырларны гына сайлап алып, бар җаны, таланты белән бирелеп җырлый, мөлаемлыгы белән әсир итә. Әлфиянең бала чагыннан сәхнәдә үскәнен белгән кеше моңа бер дә гаҗәпләнми.

Читать полностью

Шаулап үткән тормыш юлы

Әкълимә Әбүбәкер кызы Мөнирова.

Әкълимә Әбүбәкер кызы Мөнирова.

“Хатын-кыз бер кулы белән бишек тирбәтсә, икенче кулы белән җир шарын әйләндерә”, диелгән татар халык мәкалендә.

Бу сүзләр Камышлы авылы хастаханәсендә акушерка булып хезмәт итүче Әкълимә Әбүбәкер кызы Мөнировага бик тә туры килә, минемчә. Читать полностью

Гаделлек җиңдеме?

суд“Дөньяны артык ярату, дөньяда булган әйберләргә бик нык бәйләнү, аның өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүләр кешене җенләнүгә алып килә”.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов вәгазеннән.

Үзен мөселман өммәтеннән дип санаган татар кешесе, ким дигәндә, Коръән китабының тәрҗемәсен укып чыгарга тиештер. Анда бик күп акыллы фикерләр — мәңгелек йортка барып кергәнче тормыш дигән илә дә сикәлтәле һәм тайгалак­лы, бөтен җирдән куркыныч янаган һәм татлы җимешләре белән ымландырган олы юлны кешечә, мөселманча үтү кагыйдәләре язылган. “Үсешкә акча биреп торма”, “ятимнәр өлешенә кермә”, “ялгыштың икән – тәүбә кыл, Ходайдан да, җәберләнгән кешедән дә ярлыкау сора һәм башкача бу хатаңны кабатлама”… Шушы һәм башка шәригать кануннары буенча безнең ата-бабаларыбыз яшәгән һәм безгә дә шуны васыять итеп әйтеп калдырган.

Самараның Совет районы судында ике татарның, ике мөселманның судлашуын күзәткәндә башымда шундый уй-фикерләр әйләнде. Читать полностью

Халыкка ышаныч күбрәк

iЯрдәм итегез!

“Бердәмлек” газетасы ре­дак­циясенә укучылардан даи­ми рәвештә хатлар килеп тора. Анда кызыклы яңа­лыклар, файдалы киңәшләр белән беррәттән ярдәм сорап язылган хатлар да очрый. Күптән түгел шундый бер хат безгә чит төбәктән, Оренбург өлкәсенең Северный районы Бакай авылында яшәүче Расих Фәйзуллиннан килеп төште. Ул, һәлакәт нәтиҗәсендә бер аягын югалтып, баш җәрәхәте алганнан соң инвалид булып калган. Читать полностью

Туган телне үстерүгә багышланган гомер

зульфим

Зөлфим Асылгәрәева.

Ана телебезне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтлә­ребезне саклап калуда укыту­чыларның өлеше гаять зур, чөнки алар бу юнәлештә зур эшләр башкаралар. Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә 42 ел буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Зөлфим Асылгәрәева да шундыйлардан. Читать полностью

Татар Әбдекие авылының укытучы-ветераны Әлфия НУРТДИНОВА: «Без ничек йөзәргә өйрәндек»

10_0375ХӘТЕР — ХАТИРӘ

Ямьле дә соң авылыбызның тирә ягы! Бигрәк тә җәй көн­нәрендә. Яшел палас җәйгән су буйларын, урман-кырларын, тәмле чишмәләрен әйтәсе дә юк инде. Ә авылны, берсеннән — берсенә кушылып, зурая барып, уратып алган дүрт елга тагын кайда бар? Кыскасы, берни белән дә алыштырып булмаслык матур урыннар! Ә инде Чия тавы?! Без шул тау башына менәргә бигрәк тә яратабыз. Аның иң биек җиренә менеп, авылга карасаң, искиткеч хисләр кичерәсең. Нинди биек бит ул безнең Чия тавы! Узыша-узыша менеп җитеп, тау буйлап йөгергәндә, кулларны сузып, кош кебек талпына-талпына күккә омтылганда ак болытларга якынайган кебек буласың… Читать полностью

Туган ягыбыз көтә!

Үрнәк авылының дин әһелләре – Таһир Рәхмәтуллин (уңда) һәм Ильяс Курмаев.

Үрнәк авылының дин әһелләре – Таһир Рәхмәтуллин (уңда) һәм Ильяс Курмаев.

Татар авылларында олы яшьтәге имамнардан: “Мәң­гелек йортка күчкәч, безнең урыныбызга килүче яшьләр табылырмы соң, мәчетләребез ябылмасмы икән?” — дигән борчулы сүз­ләрне еш ишетергә туры килә.

Беркөнне Похвистнево рай­онының Иске Мәчәләй авылы җирлегенә кергән Үрнәк авылына барып чыктым. Урам буйлап барганда мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады. Түзә алмадым, мәчет ишеген ачып, эчкә үттем. Мине монда дин, мәчет тормышы гына түгел, башка проблемалар да каршы алды. Читать полностью

Мондый китапханә кайда бар микән тагын?

Китапханәдә очрашу вакытында.

Китапханәдә очрашу вакытында.

“Бердәмлек”тә Оренбург шә­һәрендә булуыбыз һәм анда “Вакыт” татар газетасының 110 еллыгында, шушы басманың дәвамчысы булган “Яңа ва­кыт”ның 25 еллык юбилеенда катнашуыбыз турында язган идек инде. Ә бәйрәм чаралары Хөсәен Ямашев исемендәге татар милли китапханәсендә башланып киткән иде. Әйе, ялгыш ишетмәдегез, Оренбургта, Россия күләмендә мөгаен бердәнбердер, татар милли китапханәсе эшләп килә. Аңа да быел 110 ел тула. Шушы дәвердә ул бер генә көнгә дә ябылмаган, нинди генә кыен­лык­лар, гарасатлар булса да, бертуктаусыз эшләп торган, бү­ген дә укучыларына хезмәт итә. Читать полностью

Актанышның һәр кешесе моңлы, үз көе бар хәтта җиленең

Бө­тендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе (сулда) Кадрия Идрисова, Самара өлкәсе кунаклары Айсылу Әбдиева һәм Рәсимә МИННЕБАева (уңда).

Бө­тендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе (сулда) Кадрия Идрисова, Самара өлкәсе кунаклары Айсылу Әбдиева һәм Рәфисә МИННЕБАева (уңда).

Татарстанның Актаныш ра­йоны администрациясе, Бө­тендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы шушы районда форум-семинар уздырдылар. Анда Россиянең бөтен регионна­рыннан һәм Таҗикстан, Төрк­мәнстан, Казахстан, Белоруссия, Польша һәм Австралия илләреннән килгән 150ләп делегат катнашты. Шулар арасында Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары — мин, Айсылу Әбдиева һәм Кошки районының Иске Җүрәй авылы хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәфисә Миннебаева да бар идек. Читать полностью

Завершилась работа VII Всемирного форума татарской молодежи (ВИДЕО с пленарного заседания) / Самара делегатлары сынатмады

zavershilas-rabota-vii-vsemirnogo4aC 4 по 7 августа 2016 года в Казани проходил VII Всемирный Форум татарской молодежи (ВФТМ), в работе которого принимали участие 10 делегатов от Самарской области.
Читать полностью

Бүләкләр һәм бүләкләнүчеләр

0C0A1174-114 август – Төзүчеләр көне

Опера һәм балет театры бинасында алтмышынчы тапкыр Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Тантанага өлкә губернаторы Николай Меркушкин да килгән иде. Залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп: “Өлкәбездә торак төзелеше тулы көчкә бара. 2015 елда ул 2,2 миллион квадрат метр тәшкил иткән иде. Бу регионыбыз тарихында күрелмәгән сан. Төзеләчәк квадрат метр­лар күләме быел да шуннан ким булмас, дип көтелә. Моңардан тыш социаль объектлар — спорт, белем бирү, медицина учреждениеләре дә күп төзелә. Бу тармак киләчәктә дә үсештә булсын иде. Без шәһәрләребезне һәм авылларыбызны нык фундаментта торучы матур биналар белән бизәрбез әле. Мин өлкәбезнең барлык төзүчеләрен дә профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим” — диде ул. Читать полностью