Шәһәребезнең гыйбадәтханәләрендә дин сабагы алучы милләттәшләребез өчен Самара Җәмигъ мәчете 4 сентябрьдә Шәһри Болгарга сәяхәт оештырды. Һава шартлары бик уңай булмаса да, барырга теләүчеләр шактый җыелды.
46 кешедән торган төркемебезне Сания абыстай Мингачева җитәкләде. Без автобусларга утырып, иртәнге 6 сәгатьтә мәчет йортыннан юлга чыктык. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин догалар укып, хәерле юл теләп безне озатып калды. Читать полностью