Юлларыңа бәхет яугыры

Фаил Гыйль­фанов.

Фаил Гыйль­фанов.

30 октябрь — Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Көз айлары уңышка бай булгандай, бәйрәмнәргә дә бай. Үткән атнада гына юл­чылар көнен билгеләп үткән идек, инде менә шул юллардан йөрүче автомобиль йөртүчеләрне котлыйбыз.

Шушы көнне күршедә үскән Фаилне котламыйча узып буламени? Аны бөтен авылдашлары да тыйнак, тәртипле егет, бик яхшы шофер дип бәялиләр. Читать полностью

Жертва суровой истории / «Шөкер итеп яшим»

img_0028

В списке реабилитированных села Старое Ермаково числится Шайдуллина Загида Гымадиевна.

30 октября в России отмечается День памяти жертв политических репрессий

День памяти жертв политических репрессий — памятный день, в который проходят траурные акции и памятные мероприятия, посвященные памяти людей, погибших и пострадавших в ходе политических репрессий.

Ежегодно в отделении социальной реабилитации села Старое Ермаково ГБУ СО «ЦСО м.р. Камышлинский» проводятся мероприятия, посвящённые Дню памяти жертв политических репрессий, куда приглашаются реальные свидетели и участники трагических событий прошлого. По данной теме оформляем выставку, стенд, обсуждаем литературные произведения, посвященные теме последствий режима политического террора для отдельного человека, народа, государства в целом («Колымские рассказы» Шаламова В.Т., «Реквием» Ахматовой А.А., «Архипелаг ГУЛАГ» Солженицына А.И., «Мы» Замятина Е.И., «Котлован» Платонова А.П.,  «Зулейха открывает глаза» Гузель Яхиной).

Идут годы, и всё меньше и меньше становится их, жертв суровой истории…
Читать полностью

Акчага кызыгып бала табарга ярыймы?!

iЭлеккеге заманда гаиләләр ишле булган, йортта кимендә 5-6 бала үскән. Хатын-кызларга  сабыйларын басуда урак урганда, печән, салам эскертләгән вакытта да тудырырга туры килгән. Ә хөкүмәт ул елларда ана һәм бала турында бер­нинди кайгыртучанлык та күр­сәтмәгән, дияргә дә ярыйдыр.

Ә хәзер икенче, өченче бала тапкан аналарга ана капиталы сертификатлары (453 мең 26 сум) тапшырыла. Соңгы елларда шуңа кызыгып  бәби алып кайтучылар саны шактый артты. Ярый ла бу бала мәхәббәт һәм назда үссә. Юк бит, эчкече, сабый кадерен белеп җиткермәгән аналарны да очратырга мөмкин. Читать полностью

Дөнья нигә шундый шыксыз икән?

%d1%82%d0%b0%d0%bd%d0%b3%d0%b0%d0%bb%d1%8b%d1%87%d0%b5%d0%b2

Рәфгать Әһлиуллин һәм Камил Тангалычев. Болгарда (июль, 2016 ел).

Без Камил белән инде күптән танышбыз. Си­рәк кенә булса да “Бер­дәмлек”кә ул милләтебезгә, язмышка кагылышлы яз­маларын җибәргәләп тора иде. Ә инде рус телендә иҗат итүче шагыйрь Камил Тангалычев Мордовия Рес­публикасының татар телендә нәшер ителүче “Якташлар” газе­тасы­ның мөхәррире итеп билгеләнгәч, без аның белән Казанда якыннан таныштык.

Минем шәхси китап­ханәмдә аның “Рябиновые бубенцы”, “Мой поводырь”, “Дорога в Казань” кебек шигырь һәм әдәби китаплары саклана. Читать полностью

Мәңгелеккә китеп барды…

valeevЭх, кеше язмышлары, гомер агышлары! Бигрәк тә аянычлы булалар шул кайчакта. Бөтен Россия татарларын ду китереп биетүче, танылган җырчыларның моңына кушылып уйнаучы, Татарстан, Россия, чит ил киңлекләрен гизеп, татар моңын дөньяга тараткан гармунчыбыз Рөстәм Вәлиевка 29 октябрьдә 55 яшь тулган булыр иде… Гомере кыска булды шул, арабызда юк инде хәзер. Ләкин ул үзе, аның көйләре, аның якты истәлеге безнең күңелләрдә яши. Шуңа да шушы көннәрдә Казанда гөрләтеп Рөстәм Вәлиевнең юбилеен уздырачаклар, анда танылган артистлар, дәрәҗәле кунаклар катнашачак. Самарадан да туганнары барачак, әлбәттә, Самара гармунчысы Мидхәт Әминов та анда булачак. Читать полностью

Укытучылар көненә – Корбан ашы

tumblr_inline_o8exbnotvf1sv8abq_1280Похвистнево районы Га­ли авылында ата-бабала­рыбыздан килгән гореф-гадәт­ләрне, дини йолаларны хөрмәт итә­ләр. Анда милләтебезнең киләчәген кайгыртучы, көнү­зәк мәсьәләләрне хәл итүче, милли һәм дини бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итүче шәхес­ләр, эшкуарлар байтак яши.

Әле октябрь башында гына Олылар көне зурлап үткәрелгән иде, инде шушы көннәрдә “Ак калфак” оешмасы әгъзалары авыл халкын Укытучылар көненә багышланган Корбан мәҗлесенә чакырдылар. Читать полностью

Җылы төс төсмерләре

dscn4557Самараның Краснодонская урамындагы 16 китапханә филиалында рәссам Тәслимә Мостафинаның күргәзмәсе ачылды

Моңа кадәр Самара татарлары арасында андый рәссам турында ишеткәнебез юк иде әле. Шуңа да бик кызыксынып күргәзмәне карап кайтырга булдык. Читать полностью

Сез төзегән юллар буйлап күңелле барулары

Юл эксплуатацияләү идарәсе җитәк­чесе Ильяс Инсафов.

Юл эксплуатацияләү идарәсе җитәк­чесе Ильяс Инсафов.

16 октябрьдә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булып үтте

“Юл газабы — гүр газабы” дигән әйтем бар халыкта. Әйе, элек аркасына биштәр асып авыл гына түгел, ерак шәһәр араларын да җәяү йөргән ата-бабаларыбызның шулай уфтанырлыгы булгандыр. Чакырымнарны саный-саный ничәмә пар чабата туздырган алар…

Ә бүген исә тигез асфальт юллардан машинада җилдергән кешегә ни! Аңа югарыдагы әйтемнең мәгънәсе дә аңлашылып бетмидер. Ул инде башкача җырлый:

Бизмәгәндәй яшәү   бәхетеннән,

Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин… Читать полностью

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

dsc_7125

Шәһәр башлыгы Олег Фурсов Сәгыйдә Нуруллинага бүләк тапшыра.

Балаларның теле кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең
                                       сорау,
Барысына да җавап бирәсез -
Сез иң галим кеше икәнсез.

Һәр кешенең бу дөньяда Беренче укытучысы була. Ул сине тәүге тапкыр белем сукмагына  бастыручы да, мәктәп ишеген атлап кергәндә елмаеп, ягымлы итеп каршы алучы да, хәреф, саннар белән таныштыручы да, матур итеп язарга һәм укырга өйрәтүче дә. Читать полностью

Рәхмәт сиңа, Ришат!

%d1%82%d1%83%d1%85%d0%b2%d0%b0%d1%82%d1%88%d0%b8%d0%bd8 октябрьдә Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда татар эстрадасының иң моңлы җыр­чыларының берсе – Ришат Төхвәтуллинның кон­цер­ты аншлаг белән узды. “Исеңдәме…” дип аталган тамашага бер атна элек би­летлар сатылып бетте, концерт көнне дә тамашага эләгергә өметләнүчеләр: “Ар­тык билетларыгыз юкмы?” – дип фойедагылардан сорашып йөрделәр. Читать полностью

Ул аш-суны күңел биреп пешерә

Халидә ханым Мусатова.

Халидә ханым Мусатова.

20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне

Кайбер укучы балалар мәктәп ашханәсендә пеше­релгән ризыкларны яратып бетерми, әти-әниләренә: “Ан­да тәмсез пешерәләр”, — дип өйдән бутерброд алып килергә тырышалар. Ә менә Самараның 90 санлы мәк­тәбендә укучы 850 баланың барысы да ашханәдә туклана. Иртән-иртүк коридорда тәмле ис таралуга башлангыч сый­ныф укучылары: “Бүген нәрсә белән сыйларлар икән”, — дип ашханә янындагы диварга эленгән меню янына җыела. Читать полностью

Незабываемая встреча / Онытылмаслык очрашу

%d0%b1%d0%b0%d0%b9%d1%82%d1%83%d0%b3%d0%b0%d0%bd-300x185Я родилась в славящемся своими красотами Камышлинском районе. Здесь протекает река Сок, и бьют многочисленные родни­ки. Называется моя деревенька Байтуган. Здесь жили и похоро­нены мои предки. «Деревня, далёкая деревня, — в ней только можно чувствовать полную, не оскорбленную людьми жизнь природы. Деревня, мир, тишина, спокойствие! Безыскусственность жиз­ни, простота отношений!» — так описывал мой край великий писатель Сергей Тимофеевич Аксаков в «Семейной хронике». Читать полностью

Оренбург шәле — челтәрле бизәк…

 Гөлнара На­сыйрова Татар Каргалысы җирлеге адми­нистрациясе би­на­сында оеш­ты­рылган күргәз­мәдә.Оренбургта татар хатын-кызларының Бөтенроссия “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды

Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Удмуртиядән, Пенза өлкә­сеннән, Пермь краеннан бик күп кунаклар җыелган иде. Самараның “Ак калфак” оешмасын декоратив-гамәли сәнгать остасы, Самара шәһәренең “Алтын инә” остаханәсе җитәкчесе Гөлнара ханым Насыйрова тәкъдим итте. Аннан кайткач ул “Бердәмлек” газетасы укучыларына үзенең уй-хисләрен сөйләде. Читать полностью