Их син, тормыш, нинди кыска булып тоелдың! / Әти өйрәткәнчә яшибез

%d0%b2%d0%b0%d0%bb%d0%b8%d0%b5%d0%b22-%d0%ba%d0%be%d0%bf%d0%b8%d1%8f-1024x683

Мидхәт ӘМИНОВ (сулдан уңга), гармунчы Ринат ВӘЛИЕВнең улы Ибраһим һәм Рөстәмнең бертуган энесе Ринат.

Казанга Рөстәм Вәлиевнең 55 еллык юбилее тантанасына Самарадан бертуган энесе Ринат Вәлиев, аның тормыш иптәше Халидә ханым, “Идел” халык эстрада ансамбле җитәкчесе, гармунчы Мидхәт Әминов чакырылганнар иде. Аннан кайткач без Мидхәт Әминов белән очрашып, тәэсирләре белән уртаклашуын соралдык. Читать полностью

Газиземне күреп каласы иде… / Парад Памяти в Самаре продемонстрировал единство людей разных поколений и национальностей

Мәйдан аша Бөек Ватан сугышы чорының хәрби киемнәренә киенгән расчетлар үтте.

Мәйдан аша Бөек Ватан сугышы чорының хәрби киемнәренә киенгән расчетлар үтте.

7 ноябрьдә Самарада ал­тынчы тапкыр Хәтер Парады узды. Быел ул 1941 елда үткән тарихи парадның 75 еллыгына һәм Самарага “Хезмәт һәм хәрби данлы шәһәр” исеме бирелүгә багышланган иде. Читать полностью

Арабыздан беребез

Минзилә Фоат кызы РӘФЫЙКОВА.

Минзилә Фоат кызы РӘФЫЙКОВА.

10 ноябрь – Эчке эшләр хезмәткәрләре көне

“Төрле һөнәрләр бар, теләгәнеңне сайлап ал”, дип язган Владимир Маяковский “Кем быть?” шигырендә. Әйе, җәмгыятьтә һәркемнең үз урыны, аңа гына ошый һәм ул гына булдыра ала торган эше бар. Кемдер барыбыздан да яхшырак итеп балаларга белем-тәрбия бирә, кемдер сәламәтлегебез сагында тора, кемдер иген үстерә, икмәк пешерә, сата, кемдер җир үзәгеннән кара алтын суырып ала. Ә барыбызның да тыныч тормышы сагында полиция хезмәткәрләре тора.

Бүген, полиция хезмәт­кәрләре көнендә, хөр­мәтле укучыларыбызны үз эшен, үз урынын тапкан юстиция капитаны Минзилә Фоат кызы РӘФЫЙКОВА белән таныштырабыз. Читать полностью

Һәр мәзәктә – асыл мәгънә

%d0%ba%d0%b2%d0%bd8 ноябрь – Халыкара КВН көне

1961 елда беренче тапкыр зәңгәр экраннарга чыккан “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (КВН) уены бүген дә популяр. Аны балалар да, өлкәннәр дә яратып карый. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында шаяннар һәм тапкырлар үз командаларын булдыралар, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә берничә ел элек “Алга” командасы барлыкка килгән. Ул үзен шәһәр Шаяннар һәм тапкырлар клубының яшүсмерләр лигасында гына түгел, Татарстан Республикасында үткән уеннарда да танытып өлгергән инде. 9-11 сыйныф укучыларыннан торган команда әгъзалары физика укытучысы Рәшит Камил улы Саттаров “канаты астында” эшлиләр. Без команданың төп составы – 11 сыйныф укучылары Гөлнара Галимова, Азат Куртяков һәм Лиана Курмакаева белән очрашып, “Яктылык” шаяннарының һәм тапкырларының тормышлары белән кызыксындык. Читать полностью

Килер бер көн…

Гали авылы мәдрәсәсе.

Гали авылы мәдрәсәсе.

15 ел элек, Похвистнево районының Гали авылында мәдрәсә ачылгач, авылның бөтен баласы да шунда йөреп дин гыйлемен ала иде. Ә бүген анда укырга берничә бала гына йөри.

Җир шары — бөтен кешелек дөньясының уртак йорты. Ә без анда кунак кына. Аллаһы Тәгалә безгә җиргә ни өчен килүебезне аңлату өчен төрле сынаулар бирә, ә без шуларны күрмәмешкә салышып, һаман дөнья куабыз. Читать полностью

“Аллаһыга дога кылам, шөкер итәм”…

OLYMPUS DIGITAL CAMERAӘфидә апа Сафиуллина-Каюмова — минем укытучым. Быел февральдә аңа 90 яшь тулды. Инде шактый олы яшьтә булса да, ул һаман яшь чакларындагыча безгә, яраткан “Бердәмлек” татар газетасына үзенең яшьлек хатирәләре, истәлекләре турында язып тора, шигырьләрен дә җибәрә.

Менә хәзер дә үзенең бер шигырен “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим иткән. Ул “Намаз” дип атала. Сез дә укыгыз, Әфидә апабызның бу тирән эчтәлекле фәлсәфәле шигъри юлларыннан гыйбрәтләр алыгыз. Читать полностью

Гали авылы укучыларының Изге Болгар җирендә күргәннәре

%d0%b2-%d0%b1%d1%83%d0%bb%d0%b3%d0%b0%d1%80%d0%b5Октябрьнең җылы һәм матур көннәренең берсендә без иртән-иртүк сәяхәткә кузгалдык. Барыр җиребез — борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар шәһәре күптән инде үзенә тартып тора иде. Читать полностью

Хәтерне алдап булмый…

836976Үткән якшәмбедә Камыш­лы районы Яңа Ярмәк авы­лында репрессиягә дучар бул­ган авылдашларны искә алды­лар. Клуб бинасында үткән чарага олы яшьтәгеләр һәм мәктәп балалары чакы­рылгын иде. Читать полностью

Ульяновскида «Ак калфак»ның IIIнче төбәкара форумы узды

%d1%83%d0%bb%d1%8c%d1%8f%d0%bd%d0%be%d0%b2%d1%81%d0%ba-2-1129 октябрьдә Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәгендә татар хатын-кызла­рының IIIнче төбәкара форумы узды.

Ульяновск төбәге татарлары, башкарган эш-гамәлләре буенча, Россия күләмендә алдынгылардан санала. Дөрестән дә шулай, Сембер мишәрләре hәрбер башлангычта юл ярып баралар. Милли-мәдәни автономия канаты астында уңышлы гына эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте моннан унбер ел элек беренчеләрдән булып нәкъ менә шушы җир­лектә оешты hәм бүген күрше төбәкләргә үрнәк булып тора. Өлкә татар хатын-кызлары форумы да алты ел элек беренче булып Ульяновск шәhәрендә үткәрелгән иде. Ә узган шимбә көнне Татар мәдәният үзәгендә әлеге җыен быел инде өченче тапкыр ике йөзгә якын гүзәл затны бергә җыйды. Төбәкара форумда Татарстаннан, Самара hәм Пенза өлкәләреннән вәкилләр hәм төбәкнең барлык авыл районнарыннан да делегатлар катнашты. Читать полностью

4 ноябрьдә уздырылачак чаралар / День народного единства в Самаре: программа мероприятий

i4 ноябрьдә Россия халкы Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итә. Төп чаралар Са­мараның Куйбышев мәйда­нында уздырыла. Быелгы бәйрәмнең яңалыгы да бар. Ул 15 ел дәверендә беренче мәртәбә зур уңыш җыеп алган аграрийларга багышлана. Читать полностью

“Восток” кояшы якты яна

%d0%bc%d0%be%d1%87%d0%b0%d0%bb%d0%b5%d0%b5%d0%b2%d0%ba%d0%b0Похвистнево районының Мә­чәләй авылында Ринат Ис­кән­дәров җитәкчелегендә «Вос­ток» күмәк хуҗалыгы эш­ләп тора.

Берничә ел инде алар пай хуҗаларының җирләрен арендага алып эшкәртәләр, икмәк чәчәләр, моның өчен авылдашларына ашлык һәм көнбагыш мае белән түләп торалар, үз­ләренең техникасын яңартып торырга мөмкинлек табалар. Моны күреп, җир пайларын күрше авыл хуҗалыкларына бирүче авылдашларыбыз ялгыш­ларын аңладылар һәм үз хуҗалы­гыбызга кайтардылар. Безнең хуҗалык җитәкчеләре авыл халкына кырдан салам, печән җыеп алырга да рөхсәт итә. Читать полностью

“Алтын көз” күргәзмәсе

Тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары Асия Сәйфетдинова.

Бүген кешелек алдында экология проблемасы аеруча үткен тора. Киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза­нышлары түгел, ә җир-сулар­ның экологик торышы хәл итәчәк, диләр. Шуңа да ба­лалар моны белеп үсәргә, тирә-як мохитны сакларга өй­рәнергә тиеш. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бу юнәлештә зур эш алып барыла. Читать полностью

Самара — Әстерхан круизы

iКөзнең алтын чорында Самара өлкәсе  ветераннары “Федор Достоевский” теплохо­дында Самара-Әстерхан марш­руты буенча сәяхәткә кит­те­ләр.  Аны Самара өлкәсе губернаторы Николай Ивано­вич Меркушкин инициа­тивасы белән  ветераннарның өлкә Советы  рәисе Иван Алек­сее­вич Сахаров оештыр­ды.    Читать полностью